#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вак яңгыр сибәләгәндә...

Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. Керегез...

Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең кайрысын пошилар килеп каезлаган. Карт юкәләр, вак яңгыр тамчыларын өсләренә җыеп, акрын гына шыбырдап утыралар. Каен инде саргаеп яфрак коя. Юеш киртәле печән кибәннәре, җиләк исе бәреп торган, коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре – барысы да көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да...Киләсе елда да шулай...

Подробнее...

Төмән кызы ләйсән

32-6Таныш булыгыз балалар: рәсемдә Төмән кызы Ләйсән Хәбибуллина. Ул шәһәрнең 89 мәктәбендә яхшы билгеләргә укый, быел икенче сыйныфка керә. Китаплар укырга ярата, нәни сабыйларны сөя. Балалар бакчасыннан бирле Евромәктәпкә инглиз телен өйрәнергә йөри. Аның дус кызлары күп: Амалия, Сафина, Алинә, Аделина, Милена. Сафина Түбән Тәүдедә, Аделина Киндерледә яшиләр. Быел өлкә һәм Төмән шәһәре Сабантуйларында төрле уеннарда катнашып төрле бүләкләргә лаек булды. Ләйсән телевизордан “Татарстан - Яңа гасыр” каналын яратып карый. Кечкенә вакытында “Яшьлек” тапшыруында балалар биегәнне күрсә, яулык бәйләп...

Подробнее...

Сәләтле егет Айдар

32-5Төмән өлкәсенең иң актив укучылары ел саен Татарстанның «Сәләт” лагерендә ял итә. Тубыл шәһәреннән быел бер төркем укучылар дипломнар белән бүләкләнеп кайттылар. 15нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Айдар Ниязов үткән елны да “Сәләт”тә булган. Айдар унбишенче июньнән егерме беренче июньгә кадәр Изге Болгарда, аннары бер атна Изге Биләрдә файдалы, кызыклы оештырылган ял көннәрен сагынып искә алды.

“Болгарда без палаткаларда яшәдек. Төмән өлкәсеннән унҗиде сәләтле бала, яшьләр катнашты. Изге Болгар җирләрендә бабаларыбыз яшәгән, Ислам дине кабул ителгән.

Монда бик матур...

Подробнее...

Сәлимә

Безнең Вәли абый узган ел уракка төшүгә яшьләр өмәсе ясады. Өмәдә безнең ише унөч-ундүрт яшьлек малайлар белән яшь кызлар күбрәк иде. Мин башта ук иң кырыйда, Сәлимә янында булып чыктым. Бәлки, аның биленә төшеп торган кара-коңгырт чәч толымнары күзгә чалынгандыр? Әллә иягенә таба очлаеп килгән матур коңгырт битенә ялгыш кына ябышып калган мәк орлыклары кебек вак кына сипкелләре сөйкемле күрендеме? Ул ягын тикшереп торган юк. Сәлимә ура, мин урам. Ул сөйләшми, нишләптер, мин дә сөйләшмим. Аның янында миңа сөйләшмичә дә бик рәхәт...Шуның өстенә тагын Сәлимә сулагай ура...

Подробнее...

Бүләк кемгә?

(Әкият)

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын – Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.

- Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә уңганрак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән.

Ә бүләк бик затлы икән – уч тутырып йолдызлар бирергә уйлаган Кояш.

Сүзне Көз башлаган:

- Үзегез дә яхшы беләсез, мин басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә чакырдым. Бүләк миңа тиеш!

Әллә мин аз эшләдемме?! – дип сикереп торган Яз.

- Мин карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836