#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алмагачның хикмәте

Бервакытны бакча өебездә төн кундым. Әллә төшкә керде: төне буе ике алмагач сөйләшкән сыман тоелды. Яшь алмагач карт алмагачка әйтә, имеш:

- Без синең белән кышны да, язны да күрдек. Инде менә август аена кердек. Әйт, әле, апам, - безнең өчен иң әйбәт вакыт кайчан булды?

Карт алмагач, хәйләлерәк тавыш белән:

- Ә үзең ничек уйлыйсың? – ди имеш.

- Миңа ап-ак чәчәкләргә төренеп утырган чагым бик ошады. Быел беренче кат чәчәк аттым бит мин! Ап-ак күлмәк кигән кәләш төсле булдым. Бөтенесе миңа сокланып карады. Күбәләкләр, бал кортлары янымнан китми оча-куна йөрделәр. Бер абзый, гармунын...

Подробнее...

Көтеп алган балалар Сабан туе

27-8Тубыл шәһәренең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашында Сабантуй узды. Шәһәр мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймов кунакларны котлап тыныч күк йөзе, имин тормыш, каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрүләрен теләде. Гореф-гадәт, йолаларыбызны саклаучы укучыларга, киләчәктә дә изге эшләрен дәвам итүләрен теләп, бәйрәмгә фатиха биреп, догаларын юллады. “Кояшкай” лагере балалары көче белән әзерләнгән бәйрәм программасын тамашачылар яратып карадылар, үзләре дә теләп катнаштылар.

Сабантуйның нәни тамашачылары спорт ярышларында...

Подробнее...

Җиңүгә рухландыручы себер егете

27-714-17 июнь көннәрендә Түбән Тәүде рйоны, Киндерле урта мәктәбенең 5нче сыйныфына күчкән Вилдан Әхтәриев әтисе Ринат Ильяс улы белән Казанга Франция-Австралия матчын карарга бардылар. Без җанатар (болельщик) егет белән очрашып, Татарстан каласына ясаган сәяхәте турында сораштык.

- Матчка билетны интернет аша заказ биреп алдык. Төмәндә “җанатар паспорты”на ия булдык. Казанда кунакханәдә яшәдек. Матч 16 июньдә 45 мең тамашачы сыешлы “Казан-Арена” стадионында барды. Мин Франциягә ставка куйдым, ул 2-1 хисабы белән Австралияне отты.

Стадион искиткеч зур, яңа технологияләр белән эшли...

Подробнее...

“Ратники” лагеренда ял

27-620-27 июнь көннәрендә Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары физкультура укытучысы Эмиль Ришат улы Зәйнетдинов җитәкчелегендә Төмәннең “Аванпост” үзәгенең “Ратники” оборона-спорт палата лагеренда ял иттеләр. Без 7нче сыйныфка күчкән Реналь Әсәдуллин белән очраштык, лагерь турында тәэсирләре белән бүлештек.

- Без, төрле сыйныфларда укучы балалар – Дамир, Илдан Гыйльмановлар, Марат Сәйдуллин, Ваня Соколов, Илдар Фәйзуллин, Самир Рахмонов, Илназ Умбитов, Илнар Гыйльфанов бер атнага чын армия тормышына чумдык.

Сменада 150 кеше ял итте. Бер палаткада 8...

Подробнее...

“Ике шагыйрь – ике йолдыз”

27-5Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәгендә өлкә татар яшьләренең “Яшь буын” оешмасы һәм үзәк хезмәткәрләре оештыруында икенче ел бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатларына багышланган “Ике шагыйрь – ике йолдыз” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтә.

“Быел бәйгедә районның татар авылларыннан, Яркәү районының Тархан авылыннан сабыйлардан алып 78 яшькә кадәрге шигырь яратучылар катнаштылар. Шигырьләр татар һәм рус телләрендә яңгырады.

Яшьләренә карап төрле төркемнәргә бүлеп, алар арасында җиңүчеләр билгеләнде. “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов һәр катнашучыга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836