#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Оста шигырь сөйләүче кызчыклар

14-9Азалия һәм Азалина Мадеевалар белән Яркәү мәдәният йортында узган “Таң йолдызы” район балалар бәйгесендә таныштык. Анда алар Нәҗип Мадьяровның “Татар теле – туган телем” дигән шигырьне бик сәнгатьле итеп сөйләп, 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломына һәм тамашачыларның алкышларына лаек булдылар. Кызларыбыз Ваңгы авылында яшиләр. Авылда башлангыч мәктәп ябылу сәбәпле, укучылар Яңа Александровка урта мәктәбендә 2нче сыйныфта белем алалар. Менә Азалия белән Азалинага да көн саен күрше авылга махсус автобус белән йөреп укырга туры килә.

Класс җитәкчеләре Венера Изил кызы Ашербакиева аларны...

Подробнее...

Бәла-казадан дару

Аягы бик авыртканга чыпчыкның кәефе юк иде. Ярый әле әнисе гел янында. Ә ул аны: “Икенче атнага тереләсең, Аллаһ теләсә”, дип юата. Чыпчык малае кечкенә наратның юатуын, тынычландырырга тырышуын искә алды. Нишли икән анда кечкенә нарат?!

Күрәсе иде үзен. Әнисе чиста су алыйм дип чишмәгә киткән иде. Шуңа да чыпчык малаена бигрәк тә ямансу бит... Шунда ул якында гына: “Исәнме, чыпчык дускай” дигәнне ишетте. Борылып караса, ап-ак күгәрченне күрде.

- Исәнмесез, рәхим итеп керегез!

- Сине күрүемә шатмын, чыпчык туганым, - диде күгәрчен, – тизрәк терел инде. Дустың кечкенә нарат...

Подробнее...

Розалинадан үрнәк алыйк

9-19Розалина Даудова Ялутор районының Коктюль урта мәктәбенең 5нче сыйныфында укый. Ул үзенә игътибарны район “Таң йолдызы–2018” балалар иҗаты бәйгесендә Ләйсән Сираеваның “Ал чәчәкле туган җиребез” шигырен сәнгатьле итеп сөйләве белән җәлеп итте. Татар теле дәресләрен укымаган кызчыкның сәхнәгә чыгып басуы, бары тик аның туган телен, туган ягын, әти-әнисен хөрмәт итүеннән дип уйлыйбыз. Туган тел дәресләренә ул мәктәптән соң, туган авылы Рауды китапханәсендә эшләүче Ләйлә Уразова җитәкчелегендә үзе теләп өйрәнә. Авылда узган бәйрәм чараларында, район бәйгеләрендә дә бик теләп катнашып, призлы...

Подробнее...

Турай кызы Алинә

9-20Таныш булыгыз сабыйлар: рәсемдә Төмән районы “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестиваленең смотр-конкурсы катнашучысы Турай кызы Алинә Шәрипова. Ул бәйгедә нәфис сүз номинациясе буенча IIнче, вокалдан III урыннарны яулады. Сөйкемле, чая, шаян кыз белән очрашып, үзе турында сораштык.

- Миңа 10 яшь, Ямбай мәктәбенең 4”а” сыйныфында яхшы билгеләргә укыйм. Әтиемнең исеме - Наил, әниемнең – Регина. Минем 7 яшьлек энем Данил, 10 айлык сеңлем Самирә бар. Мәктәптә татар теле дәресләренә бик теләп керәм, туган телебезне ифрат яратам.

Минем Том исемле песием, әбиемнең Бусинка исемле мәчесе, Джек...

Подробнее...

Кызлар, сезгә! Үз кулларың белән

9-18Айсылу белән Гөлназ 8 Мартка алдан ук әзерләнделәр.

Менә бу “кесә”не дәү әниләренә бүләк иттеләр. Бәйләү энәләре, кайчы ише кирәк-ярак салырга бик уңайлы “кесә” булып чыкты ул. Әзерләве бер дә кыен түгел икән. Айсылу 30-35 см озынлыктагы тукымага кесәләр текте, ә Гөлназ аның тирәсен челтәр энәсе белән мережкалап (аркау җепләрен суырып алып, материягә эшләнгән челтәр) чыкты.

Аннары Айсылу кызыл тукыма кисәгеннән (25х12см) кечкенә капчык-төенчек ясады, аның аскы очын җыеп бөрде дә, әйләндереп, эченә мамык тутырды. Гөлназ исә яшел җеп алып, бөрелгән урынны чигеп куйды. Энәләр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836