#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Губернатор чыршысын кабыздылар

Декабрьдә Төмәннең «Нефтяник» мәдәният сараенда Губернатор чыршысын кабыздылар. Якты шарлар, гирляндалар, Кыш бабай һәм Кар кызы, бүләкләр – боларның барчасы Губернатор чыршысында булды. Монда өлкәнең төрле районнарыннан 10-13 яшьләрдәге 800 дән артык бала җыелды. Алар арасында талантлы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнарның сабыйлары булды.

Балалар өчен төрле мастер-класслар, чыршы янында фәнни шоу, фотокабина, фотозона, өстәл уеннары, гейм-зона һәм башкасы оештырылды. Мәсәлән, мастер-класста балалар бик яратып Яңа ел уенчыклары, открыткалар ясадылар...

Подробнее...

Россия пионериясен «Беренчеләр хәрәкәте» дип атадылар

18-20 декабрьдә Мәскәү манежында яңа балалар һәм яшьләр Россия хәрәкәтенең (РДДМ) съезды уздырылды. Оешмага «Беренчеләр хәрәкәте» исеме бирелде. Бу вариант өчен 1278 делегат (барлыгы 1300дән артык) тавыш бирде, алар арасында мәктәп укучылары күп булды.

Ачылу тантанасы көнендә съездда катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. «Бик яшь вакытыгызда илебез үсешенә өлеш кертергә, дәүләткә, халыкка файда китерүче хезмәткә омтылу хәзердән үк сезне берләштерә. Бүгенге көндә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда үзгәрүләр бара. Бу үзгәрешләр яхшы якка булачагына ышанабыз...

Подробнее...

Капчык авызын чиш, бабай!

Ә безнең бабайлар Яңа елны ничек билгеләп үткәннәр? Яңа ел аларга карлар эреп, гөрләвекләр аккан чорда, 21 март көнне генә килгән дисәм, аптырап калырсызмы икән? Шаярта дип уйларсыз әле. Һич тә юк. Төрки халыклар Яңа елны язын, көн белән төн озынлыгы тигезләнгәч, көн озынлыгы төннән узып китәргә торган вакыттан башлап исәпләгәннәр. Яңа ел бәйрәме дә «Нәүрүз» (фарсыча «яңа көн» мәгънәсендә) дип аталган.

Нәүрүз бәйрәме көнне иртә таңнан урамга чыгып китәсең. Анда бүтән малайлар да җыелып өлгергән була. Барың бергә авыл башындагы иң кырый йортка барып керәсең. Бөтен йоласына туры...

Подробнее...

Куян елы

2023 ел безгә нәрсә вәгъдә итә?

Көнчыгыш календаре буенча 2023 ел Куян яисә Мәче елы булачак. Аны ничек каршыларга һәм ул безгә нәрсә вәгъдә итә?

Куян да, Мәче дә – йомшак, назлы җәнлекләр. Шул ук вакытта аларда хәйләкәрлек тә, очлы тырнаклар да бар. Шуңа бу елны йомшак, ягымлы, ләкин уяу да булырга кирәк.

2023 елның стихиясе – су. Көнчыгышта аны ике төрле аңлаталар: бер яктан ул – иминлек, икенче яктан таркалу да булырга мөмкин. Бу елның «холкын» тоеп, аңа яраклашырга куша белгечләр. Шул вакытта барысы да яхшы булыр. Куян да, Мәче дә гармонияне өстен куя.

2023 елны өйдә...

Подробнее...

2023 елга балалар йолдызнамәсе

Кара су куяны елы. Кара су куяны – тынычлык, тотрыклылык, уңдырышлылык, матди иминлек һәм тәртипле тормыш символы. Юаш һәм конфликтларга керергә теләмәүгә карамастан, ул барысын да үз гаиләсе яки дуслары хакына эшләячәк. Үзенә ошаган кешеләргә тынычлык, татулык, тотрыклы тормыш, муллык һәм гаилә бәхете бирәчәк. Холкы – тыныч. Куян үз гаиләсен, якын һәм ерак туганнарын, дусларын кадерли. Ул якыннарын кирәкле әйберләр белән тәэмин итә белә.

Кучкар (Овен)

Балалар йолдызнамәсе бу елда Кучкарның әти-әнисенә кечкенә балада...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836