Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
(Уен)
Бу - почмак алыш уеннарының бер төре. Уенга биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе песи була. Калган дүртесе тычкан булып, дүрт почмакта урын алалар. Песи уртада тора. Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша. Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән, яки кул белән ымлап, я булмаса йөткереп, “әйдә урыннарны алмашабыз!” дигән серне белдерәләр. Шул вакыт песи башын аска игән, күзен йомган булып астан гына аларны күзәтеп тора...
Безнең өебез урамнан эчкәрәк кертеп салынган һәм кышларын без мәһабәт кар дәрьясы эчендә ялгыз утырып калабыз. Март ае җитсә, бөтен кояш безнеке. Тәрәзә белән тигезләп салынган кар дәрьясы җем-җем итә; өйгә әллә бүрәнәләрдән, әллә тәрәзә пәрдәләреннән алсу нур тулган, әни мич томалап йөри, ә өстәлдә алсу тышлы дәфтәр. Мин аңа язып утырам: “Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр...” Ал тышлы дәфтәрнең бер ягында күзен кысып, бераз хәйләкәррәк елмайган Ленин рәсеме. “Нихәл, агайне, укырга-язарга өйрәнәсеңме?” – дип якын итеп сорый сыман...
Алсу тышлы дәфтәр миңа әле дә март...
Табигать календаре үзенең яңа исәбен марттан башлый.
Мартта бүреләр, бурсыклар, кондызлар һәм тиеннәр балалый.
Төлке һәм куяннарның, йорт хайваннарының йоны-ябагасы коела башлый. Пошиларның январь аенда төшеп калган иске мөгезе урынына яңасы төртеп чыга.
Кошлар арасында да зур җанлану сизелә. Март уртасында кара каргалар очып килә, ә бер-ике атнадан тургай, сыерчык, бибекләр күренә.
Су асты патшалыгы йокыдан уянып килә. Балык, бигрәк тә чуртан, яхшы чиртә башлый.
Агачларга әле җанланырга иртәрәк. Бары кызыл тал белән зирекнең генә песиләре күренгәли. Кайбер елларда март...
Яңа ел бәйрәме балаларның гына түгел, ата-аналарның да көтеп алган яраткан бәйрәмнәре. Яңа елдан һәркем тылсымлы могзиҗа, күңелле маҗаралар, яхшы якка үзгәрешләр, яңалыклар көтә. Шуны күздә тотып Рауды авылы китапханә-клуб бинасында китапханә мөдире Ләйлә Уразова Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре (җитәкчесе Ильяс Бакиев) белән берлектә авыл балалары өчен Яңа ел бәйрәмен бик күңелле итеп оештырдылар. Ләйлә Уразова үзе җитәкләгән “Күңелгә якын көйләр” түгәрәгенә йөрүче өлкән класс укучылары белән “Ничек Кыш бабай бүләкләрне югалтты” дигән театраль күренеш тәкъдим...
14 февраль – Изге Вәли көне.
Соңгы вакытларда бәйрәм “Гашыйклар көне” исеме астында уздырыла, мөселман динендәге татарлар өчен болай атау уңышлырак, аның дини эчтәлеге арткы планга күчә.
1.Коридорларга почта тартмалары куела. Бу көнне укучылар үзләре яраткан егет һәм кызларга гына түгел, укытучыларына, иптәшләренә дә мәхәббәтләрен аңлаталар;
2.Мәктәптә югары сыйныф укучыларыннан почта хезмәте булдырыла. Алар хатларны һәм котлау открыткаларын адресатларына илтеп тапшыралар;
3.Кичен “Сораулар буенча концерт”. Көндез тәнәфестә диварлар янында шаян уеннар:
а) “Кемнең...