#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районының Индрәй урта мәктәбе укучылары язалар

Дөнья йөзендә күп гаиләләр яши, шулар арасында минеке дә бар. Ул биш кешедән тора: әтием, әнием, абыем, апам һәм мин. Регина апам Мәскәүдә университетта укый, абыем гадәттән тыш хәлләр министрлыгында (МЧС) эшли. Әтием шәһәрдә автобус йөртүче, әнием – хуҗабикә. Мин үзем 4 нче сыйныф укучысы.

Безнең гаиләбез бик тату. Әтием белән әнием бервакытта да безгә авыр сүз әйтмиләр, гел ярдәм итеп торалар. Без дә аларга өй эшләрендә булышабыз. Барыбыз бергә җыелып, көнебезне әйбәт үткәрәбез. Мин гаиләмне нык яратам.

Алисә ШӘРИПОВА

...

Подробнее...

Минем әти

Минем әтием бик яхшы кеше. Аның исеме Румил. Без әти белән бергә балык тотарга, гөмбә җыярга йөрибез. Ул миңа курчакларга өй ясый, мин әтиемне бик яратам.

Анжела ИСМАГИЛОВА, 4 “а” класс укучысы

* * *

Дәү әнием

Дәү әнием Яркәү районы, Кызылъяр авылында үсә. Сигез классны тәмамлагач, Тубыл педагогия училищесында урта белем ала. Сайлаган һөнәре – укытучы. Балаларга белем бирү эшенә 40 ел гомерен багышлаган. Дәү әнием күп мәртәбә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Дәү әниебез якты йөзле, ярдәмчел, кайгыртучан. Без, 4 оныгы, аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аңа...

Подробнее...

“Салават күпере”

41-6Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында яшәүче «Яңарыш» газетасының актив хәбәрчесе, җирле шагыйрә Гөлнур Хәйруллинага 3 июлдә 85 яшь тулды. Гөлнур апаны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбриклибез.

Җәйге айларда аның Төмәннең «Молот» типографиясендә «Салават күпере» исемле балалар өчен сыйфатлы кәгазьдә, төсле матур рәсемнәр ясалган китабы бастырылды. Алдагы елларда бу типография Гөлнур Әкрам кызының сабыйлар өчен тагын 3 китабын бастырган иде.

Басма 43 биттән тора, тиражы 200 данә, редакторы һәм корректоры - Наилә Айнетдинова, рәссамы – Вера Садыйкова. Монда Гөлнур апаның «Мәрьям...

Подробнее...

Октябрь ае

Октябрь – көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел «кара көз» дип йөртелә. Табигать инде җәйге яшеллеген җуйган, игеннәр җыелып, туңга сөрелгән басулар да каралып ята, урам-юллар пычрак, баткак...

Октябрь аенда агачлар төрле буяулар белән бизәлеп, яфраклар ташлый башлый. Көннәр кыскара, һавада салкын исе килә. «Октябрь аенда төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш», - дип юкка гына әйтмиләр.

Интернеттан

Подробнее...

Октябрьгә сынамышлар

Җылы октябрь – салкын кышка.

Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак.

Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак.

Беренче кар чын кышка кадәр кырык көн кала төшә.

Яфраклар тиз коелса – кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса – кыш кыска була.

Октябрь башында каенга карагыз – яфраклар әле дә коелмаган булса, кар соң ятачак.

Интернеттан

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836