#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бүләк кемгә?

(Әкият)

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын – Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.

- Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә уңганрак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән.

Ә бүләк бик затлы икән – уч тутырып йолдызлар бирергә уйлаган Кояш.

Сүзне Көз башлаган:

- Үзегез дә яхшы беләсез, мин басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә чакырдым. Бүләк миңа тиеш!

- Әллә мин аз эшләдемме?! – дип сикереп торган Яз.

- Мин карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым...

Подробнее...

Советлар чорындагы көзләр

Балачактагы, Советлар чорындагы көз айлары үзенчәлекләре белән истә калган. Алар хәзерге заманнан аерылып торды, чөнки бүгенге мәктәп балалары күмәкләшеп колхоз кырларына ярдәмгә чыкмый. Безнең Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында «Большевик» колхозы нык көчле иде. Ел саен көзен, нәкъ менә октябрь аенда, мәктәп укучыларын еш кырда тырма яки озын таяк белән чабылган культураларны әйләндерергә чакырдылар. Машина әрҗәсенә укытучылар, берничә сыйныф укучылары төялешеп кырга киләбез. Кызу эш башлана, менә төш тә җитә, кем өеннән нәрсә алып килгән, бер урынга җыелышып ашап алабыз, аннан янә хезмәт...

Подробнее...

Искер музеенда

41-7Август аенда Тубыл шәһәре янында урнашкан Искер җирендә узган “Искер җыен” халыкара фестивалендә катнашучылар арасында балалар да күп булды. Аларның кайберсе җырлап-биеп сәхнәдән тамашачыларның күңелен ачтылар. Күпләре “Нәфис сүз” бәйгесендә ярыштылар. Рәсемдәге балалар да әлеге бәйгедә катнашып, җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗат җимешләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шул арада алар Искер ханлыгы музеенда булып, экспонатлар белән таныштылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Подробнее...

Безнең колхозда

Безнең колхозда басулар бик күп һәм әллә ничә төрле. Арыш, бодай, борчак басулары күз күреме җитмәслек киң мәйданнарда җәелеп ята... Игеннәр, без өлгерәбез инде дигәндәй, бер-берсенә кагыла-кагыла шаулыйлар һәм шаулаган саен җитлегә баралар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп, куанып бетә алмыйм мин.

Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагыш участоклары көндезләрен генә түгел, караңгы төннәрдә дә төтенсез янган карнавал утларын хәтерләтәләр.

Безнең зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар...

Ә инде карабодай басуларына таба атласаң, табигать аны, яман күзләрдән...

Подробнее...

Санак артында озак утыру сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый

Санак каршында утырганда укучы бала гел бер позада утыра: үзе экранга карый, куллары я клавиатурада, я «тычканда», шушы халәттә ул эше беткәнче утыра. Чикләнгән позада утыру кайбер авырлыклар тудырырга мөмкин.

- Сулау процессы чикләнә. Алга юнәлтелгән куллар күкрәк читлегенең хәрәкәт итүен чиклиләр һәм бу төрле тын юлы авыруларына китерергә мөмкин.

- Остеохондроз. Бик озак җилкәләр төшкән килеш утырганда сөяк – мускуллар системасының үзгәрүе барлыкка килә, умыртка баганасы кыегаюы мөмкин.

- Кул буыннарының авыртуы. Санак алдында эшләгәндә куллар бик күп төрле хәрәкәтләр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836