#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җәйге каникул

36-9Мин быел җәйге каникулымның зур өлешен Төмәндә уздырдым. Берничә тапкыр Яркәү районы, Карагай авылындагы өебезгә бардым, Түбән Тәүде районы, Киндерледә туганнарымда булдым.

Төмән шәһәре Сабан туе күңелемә нык ошады. Икедән туган энем Костя белән Заречный микрорайонындагы яр буе ял зонасы территориясенең бөтен почмагында булдык. Төрле уеннарда катнашып, көч сынашып жетоннар җыйдык, аннары алар белән түләүсез батутта сикердек. Ял көннәрендә песиебез «Киса» ны алып дачага бардык. Анда мин әтиемә-әниемә бакча эшләрендә булыштым: яшелчәләргә су сиптем, утадым, җиләк-җимеш җыйдым, мунчага утын...

Подробнее...

“Бәхетле елмайган йөзләре дәлил”

36-8Төмән өлкәсендә мәктәп каршындагы балаларны сәламәтләндерү лагерьлары ябылды.

Төмәннең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче мәктәптә җәйге айларда өч смена лагерь эшләде. Без өченче смена лагере начальнигы тырыш, энергияле, җаваплы югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Алена Әхмәдъяновадан лагерь турында сораштык.

- Лагерь начальнигы булып беренче тапкыр эшләдем, минем өчен бу сыналмаган гамәл иде. Бераз каушадым, чөнки тәрбия эше бөтенләй башка, педагогия эшчәнлегенең катлаулы өлеше. Төрле яшьтә булуларын күздә тотып, балаларны көнозын ничек уйнатырга? Мәктәп коллективының...

Подробнее...

Сентябрь ае

Сентябрь – җәйге ай түгел, көзге ай дип тә атарга авыр. Көз – ул яңгырлар, эсселек, туңдыру. Сентябрь аенда көндез кояш яхшы кыздыра. Әмма кояш горизонтка керүгә, табигать көз турында искә төшерә. Шунда ук салкыная, чөнки җир кыска көзге көн аркасында җылына алмый. Иртәнге сәгатьләрдә дә салкын белән бөрки.

Агачлар яфракларын теләмичән генә алыштыралар. Тик көннән-көн агачларда чуар яфраклар арта бара. Табигать үзгәрә, яшел буяулар салмак кына сары, көрән, кызыл төсләргә алышына. Паркларда, скверларда, урманнарда матурлык төсләрнең табигый төрлелеге белән таң калдыра. Сентябрь аенда барысы...

Подробнее...

Эш үткәч, үкенүдә файда юк

Матур җәй көне иде. Марат берүзе бакчада уйнап йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган да, әле бер, әле икенче агач янына барып, таш ата. Шулай итеп, ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте дә, ерак түгел юл кырыена барып кунды. Шулчак Марат, аңа төбәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына барып тиде. Ул шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер тамчы гына кан тамган. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп...

Подробнее...

Динозавр һәм тычкан

(Әкият)

Урманда динозавр яшәгән. Ул гел боек булган, беркем белән исәнләшмәгән һәм һичкемгә елмаймаган. Урманда бөтен хайваннар динозаврдан курыкканнар, чөнки һичкайчан елмаймаган җәнлектән ни көтәргә? Ул үтеп барганда хайваннар аннан куркып качканнар, кеме куак арасына, кеме оясына. Алар шулай яшәгәннәр.

Бервакыт, динозавр бер биек урында йоклап китә. Аның бит үзенең өе дә булмый, нәрсәгә ул? Аңа барыбер һичкем килми, дуслары да юк. Ул тычкан оясына ятып, үзенең зур яны белән аның ишеген каплап куюын белми.

Тыныч кына йокыга талган, ә бу вакытны тычкан өенә кайта. Йортының ишеге...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836