#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әти истәлегенә...

43-8Кадерле кешебез, Бөек Ватан сугышы ветераны - Мөхәммәтрәхим Муркамал улы Рәхимовның якты дөньядан китүе, безнең өчен олы югалту булды. Әтиебез Уват районы, Өге авылында туып-үсә, гомерен дә шунда кичерде дип була. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә күрә, 10 яше дә тулмаган малай әнисе белән сеңлесен жәлләп, колхоз эшенә җигелә һәм хуҗалыктагы бар хезмәтне үз җилкәсенә ала. Шул сәбәпле ул сабыр холыклы, җаваплы, кайгыртучан булып үсеп җитә. 7нче сыйныфтан соң, хисапчылар курсын тәмамлап эшләп кенә киткәндә, сугыш башлана. 19 яшьлек егет туган илебезне сакларга беренчеләр рәтендә фронтка китә. Әле...

Подробнее...

“Яшәү белән үлем арасында”

Менә инде 70 ел буе бу сүзләр һәркемнең йөрәгендә шатлыктан башка тирән кайгы хисләрен уята. Бөтен дөньяга үрнәк булырлык, безнең Ватаныбызны саклап, рәхимсез дошман гаскәрләре белән кара-каршы басып көрәшкән, яу кырларында үлеп калган концлагерьларда җәберләп үтерелгән, җәзаланган, ачлыктан һәм тән җәрәхәтләреннән үлгән, тылда көне-төне фронт өчен хезмәт күрсәткән халкыбызның данын һәркем йөрәгендә саклый һәм аларны кадерләп искә ала. Дүрт ел барган сугыш өермәсендә нинди генә сынаулар үтмәде безнең совет солдаты.

Минем әтием Мәгъфүр Әгълам улы сугышка 1943 елны китә...

Подробнее...

Сугыш еллар балаларының берсе

Балачак, яшьлек вакытлары сугыш елларына туры килгән буын кешеләренең, кызганычка каршы, сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Шуңа күрә, сугыш һәм тыл ветераннарына алар исән чакта олы хөрмәтебезне күрсәтеп өлгерергә тырышыйк.

Әтием – Мукминов Мәсхуд Әбдрахман улы сугыш башланганда әле 12 яше дә тулмаган малай була. Тархан мәктәбенең башлангыч классларын тәмамлап, Карбан авылына барып укырга тиеш булалар. Әтием 6 класска укырга барган җиреннән качып кайтып китә һәм хатын-кызлар, үзеннән олы яшьләр белән колхозда эшли башлый. Ул ат ярата, ат белән агач әзерләү, җир сукалау, печән ташу кебек...

Подробнее...

Илебез батырлары

1941нче елны фашист илбасарларына каршы көрәшкә кулларына мылтык тота алган һәркем Бөек Ватан сугышына күтәрелде. Себердән сугышка китүчеләрнең яртысы да әйләнеп кайтмады. Җиңүчеләр сафында туган илләренә кайтучылар арасында безнең якыннарыбыз да бар. Алар безнең хәтеребездә. Аларның батырлыклары турында хәзерге буын белеп үсә һәм горурлана.

Сәгыйть Сәлих улы Юмашев 1924нче елның 24нче октябрендә Вагай районы, Сопра авылында туа. 10 яшеннән колхозда эшли. Тырыш, эштән курыкмаган егет төрле эшләр башкара. Илебездәге яңа үзгәрешләргә сөенеп, тыныч дөньяларда колхоз...

Подробнее...

Нәрсә сөйлиләр өчпочмаклы хатлар?

Сугыштан килгән өчпочмаклы хатларга да инде 70 еллап вакыт үтте. Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 елның 20нче июненә барып тоташа.

Яшьләр! Әгәр сез иртә белән гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез, кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез – бу иртәнге шатлыкта һәлак булганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әниегез, я әбиегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән һәм үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән – белегез – ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән...

Подробнее...

Разведчик Мирхәт

Бөек Ватан сугышында катнашкан Мирхәт Әмин улы Әминов 1914 елның 10 мартында Аромаш районы, Үткәрмә авылында мулла гаиләсендә туа. Мирхәткә 8 яшь булганда, 1922 елда тиф авыруыннан аның әтисе вафат була. Гаиләгә авыр вакытлар җитә. Әнисенә биш баланы күтәрергә туры килә. Мирхәт авырлыкларга карамый, 7 классны тәмамлый. Ул вакытларда егет бик укымышлы кеше булып исәпләнә. Аны комсомолга алалар. Ялутор районында райком комсомолында эшли.

1932 елда авылга әнисе янына кайта. Үткәрмәдә ул укытучы, бухгалтер, налог агенты булып эшли.

1941 елның 20 августында сугышка алына...

Подробнее...

Мәңгелек дан солдатларга

Минем Тубыл районы, Торбы авылыннан сугышка киткән кешеләр турында язасым килде. Безнең авыл бик матур – бормалы-бормалы аккан елгасы, яр буенда үскән таллары, киң болыннары, мыжлап йөргән мал-туарлары белән. Халкы тырыш, иртән торып Кутарбитка авылына йөгерә-йөгерә эшкә баралар. Шундый шартларда да авылны ташлап читкә китмәделәр. Хәзер авыл төзелә, матурлана, Аллага шөкер, мәчетебез бар, халык җомга намазларына йөри.

1 нче һәм 9 нчы майларда зиратны чистартырга чыгабыз. 1941 нче елны сугыш башлангач, авылдан яше-карты сугышка киткән. Минем әбием – Зөлхәмидә Абдуллинаның 4...

Подробнее...

Коммунистлар партиясе һәм фәнгә багышланган гомер

31-8Закуан Шәрип улы Рахманов Татарстанның Бөгелмә районы, Дим (Дымской) авылында 1916 елның мартында дөньяга килә. 1917 елны әтисе 8 баланы калдырып үлә. Кечкенә Закуанга 6 яшеннән көтүче ярдәмчесе, көтүче булырга туры килә.

1926 елны “Урак һәм чүкеч” колхозында төрле эштә эшли башлый. Кышын укый, җәен эшли. Колхоз яшьләре мәктәбен (ШКМ) тәмамлый. Пионерга, соңыннан комсомолга алына. Комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. Яхшы укуы һәм эшләве өчен иң актив комсомол буларак, Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга җибәрәләр. Берникадәр вакыттан соң читтән торып укуга...

Подробнее...

Безнең өчен яшәгәннәр

31-9Картатам Шириястан Камалов хуҗалык эшләрен бик оста башкаручы алтын куллы кеше булган. Колхозны торгызуда катнашкан, бригадир, балта остасы вазифаларын зур җаваплылык белән үтәгән. Башта үзенә, аннары бөтен балаларына өйләр салган.

Картатам 17 яшеннән Кызыл армия сафларына чакырыла. Ант кабул иткәч, себер хәрби округының 18нче ату бригадасы составында 1942 елның 16 июнендә сугышка керә. Яшь санинструктор алгы сафларга ыргыла. Күп яралыларга вакытында ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап кала. Бер сугышта үзе дә яралана. Сугышчан батырлыклары өчен “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Ул туган...

Подробнее...

Тормыш сукмаклары

Галиев Могыйбулла Гадиятулла улы 1919 елда Чаплык авылында туып-үсә. Колхозда эшли, көз җитсә, комбайнга утырып Костылево-Червишево кырларында иген ура. Авыл кызы Шәүкыяга өйләнә. 1939 елның сентябрендә хәрби хезмәткә алына. Ул киткәч ике айдан кызы туа.

Могыйбулла Япон чигендә авылдашы Алиулла Мавлюшев белән бергә хезмәт итәләр, Алиулла штабта була.

Сугыш башлангач, Могыйбулланы фронтка җибәрәләр, Алиулла соңрак озатыла. Якташлар сугышта да бергә булалар. Могыйбулла артиллерияче була. 1943 елның январь аенда немецларның танк һөҗүме вакытында дошманның биш танкын яндыра, сугыш бик...

Подробнее...

Мин сугыш чоры баласы

Мин Ялутор районы, Кактамак авылында 1932 елның 21 июлендә туганмын. Сугыш башланганда миңа 9 яшь була.

Зур абыем 18 яше тулып хезмәттә иде, ул аннан фронтка озатылды. Әтиемә дә чакыру кәгазе килеп, аны да алып киттеләр. Әниемнең җилкәсендә мин һәм энем калдык.  Бөтен авырлык хатын-кызлар, бала-чагага калды.

Мин 1943 елны 4 класс тәмамлагач, колхозда эшли башладым. Әнием мәрхүмә бик җаваплы булган күрәсең, кышын фермада каравылчы, җәен кырда трактор, урып-җыю коралларын саклады. Миңа аның белән бергә авыр еллар кичерергә туры килде. Булган игенне хөкүмәткә тапшырдылар.

Ачлык...

Подробнее...

Уллары сугыштан кайтмадылар

«Әтием – Таеп Хәмидулла улы Вагитов 1918 елны туган. 1943 елның 8 июлендә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Әнием – Халисә Вәли кызы Вагитова (Нуруллина) 1918 елның сентябрендә Ялутор районы, Аслана авылында туган, 2009 елны мәңгелеккә яныбыздан китте. Әни бер сыйныфта мәктәптә укымаган, ләкин латин графикасында исемен яза белә иде. Миңа 6 ай булганда әти сугышка китә. Әни, мин, әнинең сеңлесе, әтисе (бабаем Вәли Нуруллин 1946 елны 63 яшендә авырып үлә) бергә яшибез. Әни авыру әтисен дә карый, колхозда ат урынына көне-төне эшли. Җәен колхозда 5-6 кибән куя, берсе үзебезгә кала. Бер...

Подробнее...

Олыатам һәм өннәм истәлегенә

29-8Олыатам Хәкимҗан Сәгыйтулла улы Ногманов 1922 елның 18 апрелендә Кызылбай авылында дүрт баланың өченчесе булып дөньяга килә. Аның әтисе Сәгыйтулла Ногман улы указлы мулла, ә әнисе Җәмилә Мөхәммәдталиб кызы сәүдәгәрләр гаиләсеннән булалар.

Хәкимҗан үз авылында татар мәктәбендә 4 класс белем ала. Гарәп графикасында һәм латинча яза белә. Яшь вакытында гармунда, тальянда уйнарга өйрәнә.

1941 елның август аенда 19 яшендә армиягә алына. Омск шәһәренә җибәрелә. Черемушкида 3 ай хәрби әзерлек үтә. Шунда бергә укыган дусты, остазы 35 яшьлек Азизҗан Әйтнәков белән бергә сугыш юлларын үтә...

Подробнее...

Кулик егетләре

29-7Минем кулымда 1937 елда төшерелгән фоторәсем. Өч дус Кызыл армия сафына китәр алдыннан истәлеккә фоторәсемгә төшәләр. Алда нәрсә буласын беркем дә белми, күз алдына да китерми.

Гомәр абый Ибраһимов сугыштан ике кулын да калдырып кайта. Бибинур апа белән Уралда бер кыз, бер егет үстерәләр. Соңгы елларда мин аны перчатка кидерелгән протез белән күргәли идем. Җәйгә Куликка кайталар иде. Кызы Урал якларында тормыш көтә, ә малае Рафаэль лаеклы ялга чыккач, Ямбай авылында көн күрә. Малае, кызы, оныклары белән әйбәт кенә яшиләр. Пенсиядә булса да, тик ятмый, матур итеп өй төзеп чыкканнар. 94 яшьлек...

Подробнее...

Фәрештә җанлы Сәлиха апа

29-5Тубыл шәһәрендә яшәүче Сәлиха Сәхаветдин кызы Камалетдинова күп балалы гаиләдә туа. Аның әтисе 1938нче елны репрессияләнә, озакламый аны атып үтерәләр. Илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгаларны искә алу Сәлиха апага авыр. Кыерсытылган гаилә күп еллар мохтаҗлыкта көн күрә. Ятимлек ачысын, сугыш фаҗигасен белеп үскән кыз яшьли колхозда эшли.  Сатылган мәктәбендә укып, аннары Тубылның 15 мәктәбен тәмамлагач, зур хыяллар белән рухланып, татар педучилищесына укырга керә. Бер ел укып, җәйге каникул вакытында...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836