#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мин бабаем белән горурланам”

18-5Бу сүзләр һәм мәгънә белән бабасы турындагы матур язмасын сүрәтләгән Ариана Гайнуллина. Ә аның бабасы – Хәсән Гыйрфан улы Гайнуллин сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы авыр елларда авыл хуҗалыгын күтәрүдә бар тырышлыгын куеп эшләгән, Бөек Ватан сугышы елларында батырларча илне саклаган батыр.

Хәсән Гайнуллин 1911 елда Төмән өязенең Турай авылында туып-үсә. Бала чагында ук әтисез калып, җиде яшеннән әнисенә булышырга туры килә. Акыллы бала була ул, эш белән бергә укырга да өлгерә. Бигрәк тә төгәл фәннәр җиңел бирелә, тик гуманитар юнәлештәге предметларны да ярата. Гарәп графикасында яза, укый...

Подробнее...

Кыткүлнең батыр егетләре

Рядовой Миндубай Шакир улы Шакиров 1908 елда Татарстанның Апас районы, Урсак авылында туа. Хәрби хезмәткә 1941 елның 21 августында чакырыла. 1266нчы укчы полкы 385нче укчы дивизиясе составында Мәскәүне яклауда, Сталинград астындагы сугышларда катнаша. 1943 елның 4 мартында контузия ала. Спас-Деменский һөҗүм итү операциясе барышында 1943 елның 2 сентябрендә аягы үтәдән-үтә яралана. Хәрби-табиб комиссиясе карары буенча хәрби хезмәткә чикләнгән дәрәҗәдә яраклы булып, 104 нче запас укчы полк 39нчы запас укчы дивизиягә җибәрелә. Бик күп медальләр белән бүләкләнә.

1945 елның 7 октябрендә...

Подробнее...

Безнең кататабыз

19-5Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап, барлык кызлары, уллары, оныклары, нәбәрәләре исеменнән картатам турында язарга булдым.

Әсхәт Әбделхәбир улы Айтбаков 1915 елның 7 июнендә Ялутор районы, Яңа-Атьял авылында туа. Быел аңа, Аллаһым боерса, 100 яшь тулачак. Ул Кызыл Армиягә 1941 елда Ялутор хәрби комитеты чакыруы буенча алына.

Картатау Көнчыгышта, рус-япон сугышында, 304 нче артиллерия полкында, танклар дивизиясендә артиллерияче булган.  “Японияне җиңү өчен” медале белән бүләкләнә, японнарны җиңгәч, Кореяда америкалыларга каршы торып, чикне саклыйлар.

“Америкалылар белән...

Подробнее...

Сугыш каһарманы Х.Якин яшәгән йортка мемориал такта куелды

19-4Апрель аенда Төмән районы, Муллаш авылының Октябрьская урамындагы 5 нче йортында шушында туган һәм яшәгән Бөек Ватан сугышы каһарманы, Дан орденының тулы кавалеры, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең хөрмәтле гражданы Хәбибулла Хәйрулла улы Якин истәлегенә мемориал такта ачу тантанасы уздырылды.

Бу чарада Х.Якинның балалары, туганнары, авылдашлары, өлкә Думасы, район һәм өлкә татар милли-мәдәни автономияләре, өлкә татар Конгрессы вәкилләре катнаштылар.

Хәбибулла Хәйрулла улы фронтка 1942 елның җәендә озатыла, ә 1946 елда демобилизацияләнә. Шул чорда ул берничә тапкыр яралана һәм яу кырында...

Подробнее...

Исемнәре газетабыз тарихында саклана

«Яңарыш” газетасының, аның беренче редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның беренче киңәшчеләре, хәбәрчеләре дә ветеран укытучылар – сугыш ветераннары булдылар. Якуб Зәнкиев, Габделхак Шакиров, Шакирҗан Ибраһимов, Хисмәт Корман, Иван Петрович Гаврилов, Әйтмөхәммәт Юсупов, Сәхир Хәбиб, Газиз Әхмәтов, Гыйльман Шукуров, Баһаветдин Наврузов һәрвакыт безнең хәтердә сакланачак. Ә  Альберт...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836