Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Гүзәл Уразова 1982 елның 8 январенда Пермь өлкәсенең Барда авылында туа. Ире Илдар Хәкимов белән дүрт балага гомер биргән җырчыбыз үзе дә күп балалы гаиләдә үсә – энесе һәм сеңлесенә апа ул.
Туу таныклыгында милләте башкорт дип язылган булса да, Гүзәл үзен чын татар кызы дип саный, бар талантын татар халкына багышлый.
Җырлаудан һәм фортепианода уйнаудан тыш, аның тагын бер яраткан хоббие – зур теннис. Хәтта берничә тапкыр районнарда узган ярышларда катнашып, җиңү дә яулый. Хәзер дә үзе укыган мәктәптә ел да теннис ярышлары уздыра.
Гүзәл Уразованың журналистлык тәҗрибәсе дә булуын...
Ялуторда кунакларны мөселман ашлары белән генә сыйлаучы кафеда шәһәрнең урта мәктәбен тәмамлаган Луиза Шакирова белән Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәрендә үскән Дамир Аппаковның никахлы туйлары узды.
Коръән-Кәримнең никах сурәләрен Ялутор мәчете имам-хатибы Раил хәзрәт Мәхмүтов укыды, вәгазь сөйләде һәм яшьләргә изге теләкләр теләде.
Никах туеның дөньяви өлешендә әти-әни, иң якын туганнар гына түгел, ә кияү белән киленнең дуслары, сабакташлары, дус, тирә-күршеләре дә шатланышып катнаштылар. Җырладылар-биеделәр, яңа туганнар бер-берләре белән якыннан таныштылар. Егет якныкылар Казанда, Мамадышта узачак...
Бер-береңнең аз гына күңелен күрү, ниндидер игътибар күрсәтү суына башлаган мөнәсәбәтләрне җылытып җибәрә ала.
Икегез бергә берәр кичне гаилә альбомын карауга багышлагыз әле. Фотоларга бәйле күңелле хәлләрне искә алыгыз. Күрерсез дә торырсыз, күңелегезгә шул чакларда дөрләгән мәхәббәттән бер чаткы төшәчәк.
Көтмәгәндә ниндидер яхшы сюрприз ясасалар, кемнең дә кәефе күтәрелә. Ирегез тирләп-пешеп нәрсәдер ремонтлап ятамы? Ә сез аңа – нәкъ менә эш урынына бер чынаяк хуш исле кофе белән ул яраткан кабартмаларны алып килегез. Сезнең бу кайгыртуыгыз тиешле ноктасына барып җитми...
Аромаш районында урнашкан Чумык авылында милләттәшләребез гомер-гомергә совхоз-фермаларда эшләп, иген игеп, терлек асрап көн күргәннәр. Әбүбакировлар «Новопетровский» совхозында лаеклы ялга чыкканчы эшлиләр. Бу елларны күпчелек эш кул хезмәте белән башкарылган: мал-туарны ашату, су ташу, печән чабу, утын кисү, кыр эшләре. Фермада эш иртәнге 5тән башланган. Салкын кышларда юлларны буран сыра, язын-көзен яңгыр яуса да кеше эшенә ат җигеп барган. Һәркем эшенә җаваплы караган, планын үтәгән. Аларның яшьлек еллары нәкъ бу чорга туры килә.
Фәрит абый белән Фәүзия апа икесе дә Чумык авылында...
Гөлсара һәм Габдулла Әбдебаковлар ярты гасыр бергә яшәп, күптән түгел алтын туйларын билгеләп үттеләр. Авыл хуҗалыгында хезмәт итеп, авырлыкларны бергә җиңеп, озак еллар бергә матур гомер кичереп, җылы хисләрен саклап, бер-берсен кайгыртып, аннан балалары турында, ә хәзер инде оныклары турында да кайгыртып яшиләр. Бүгенге көндә дә аларның Ирек авылындагы туган йортларында кеше өзелми, инде үсеп җиткән балалары гаиләләре белән бергә анда еш кунак булалар.
Гөлсара Хатыйп кызы бу җирдә яшәгән борынгы Юмашевлар нәселеннән. Элек бу авыл урынында Түбән Бехтеревский дигән авыл булган. Билгеле...