#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Пуховик юу буенча киңәшләр

Пуховикны юар алдыннан төймәләрен, молниясен каптырабыз, тискәре ягы белән әйләндереп куябыз, мехы булса, аны алабыз. Кер юу машинасына пуховик янына башка бер әйбер дә салмагыз.

Теннис туплары яки юганда кулланыла торган махсус шарлар булса, машинага аны да тыгыгыз. Суның температурасы 30 градустан артырга тиеш түгел. Режимын «кул белән юа торган», «деликат юу», «одеяло» дигәнен сайлагыз. Керне сыгар өчен 400-600 әйләнешлесенә куе­гыз, иң күбе – 800, әмма ул бик сирәк очракта гына.

Пуховикны бер тапкыр чайкату гына җитми, өстәмә тагын ике-өч тапкыр чайкатыгыз. Югыйсә порошогы...

Подробнее...

Сөмбелә бәйрәме

46-7Сөмбелә – башак дигән сүз. Ул өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигәнне аңлата. Менә шул чорда көзге муллыкта бәйрәм ителә торган уңыш бәйрәме ул – Сөмбелә. Чама белән көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә. Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөмбелә дип атаганнар, башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар.

Күптән түгел Төмәннең “Этнос” иҗади һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында Сөмбелә бәйрәме...

Подробнее...

Гаилә һәм йорт салу йолалары

Кеше гомеренең иң җитди вакыйгалары – туй үткәрү, бала табу, үлгән кешене соңгы юлга озату. Шулай ук өй салу, аның өчен нигез урынын сайлау, шул урынның тыныч, пакъ булуын тәэмин итүче ышануларга нигезләнгән йолаларны үтәү – кеше тормышында бик әһәмиятле һәм зарури бурыч булып тора. Әүвәл нигез казыгы кагыласы урынны җентекләп сайлыйлар иде. Әлбәттә, хәзерге заманда андый мөмкинлекләр чикле.

Йорт саласы көнне авылның бөтен балта осталары җыела, хатын-кызлар зур казаннарда аш пешерәләр. Күмәкләшеп йорт күтәрү - өмә дип атала. Борынгылар, нигез ташын, нигез ашын таратма, дигәннәр. Яңа...

Подробнее...

Минем гаиләм

42-8Минем гаиләм бик зур. Ул биш кешедән тора: әтием, әнием, сеңлем Вероника, энем Тимур hәм мин. Минем исемем Диана. Тагын да минем ике әбием, ике бабаем бар. Кечкенәдән кунакка йөрергә яратам мин. Бигрәк тә әбиләргә hәм бабайларга. Менә шулар - кадерле кешеләрем турында бүген сүз алып барам.

Минем әни ягыннан әбием белән бабаем шәhәрдә яшиләр. Мин, алар якынрак яшәгәч, күп вакыт аларда кунакта булам. Аларның исеме Әнвәр hәм Зәкия. Әнвәр бабаем һәм Зәкия әбием икәүләп яшелчәләрдән, җимешләрдән кышкыга төрлесен ясыйлар. Мине дә өйрәтәләр. Тагын да Зәкия әбием тәмле камыр ашлары...

Подробнее...

Килде-китте булмагыз

Күп кенә ир-атларның гаиләләрен ташлап, бүтән хатынга китүләрен “ирләргә игътибар җитмәүдән ул” дип, ялгыш фикер йөртәләр, минемчә. Хатыны йөгереп эшләп йөри, балалары исән-сау икән, тагын ни кирәк аларга? Гел-гел кочаклашып, сөешеп кенә дә яшәп булмый тормышта, бигрәк тә безнең илдә.

Гыйбрәтле бер хәл турында языйм әле. Ярыйсы гына акча эшләүче берәү хатынын, ике баласын ташлап, яшь хатынга китеп бара. Тиз арада ул хатынга ике бүлмәле фатир алып бирә, җиһазлый. Матур гына яшәп ятканда бу ир коенырга барган җирдән суга батып үлә. Шунысы гаҗәп, беренче хатыны да, икенчесе дә,“кирәкми ул...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836