Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңышларыбыз, бәхетебез уртак

40-12Тубыл шәһәрендә кешелекле, игелекле, зәвыклы милләттәшләребез яши. Аларның күпчелеге авылларда туып-үскән. Бүгенге сүзебез милләтебезнең язмышы, мәдәнияте белән кызыксынган, бу юнәлештә егерме елга якын хезмәт иткән Янгуловлар гаиләсе турында.

Туган телләрен, татар мәдәниятен торгызу, күтәрү өчен җан атып хезмәт иткән Янгуловлар – икесе дә авыл балалары. Гөлнара - II Вагай, Зөфәр Вәчир авылында туа. Зөфәр башлангыч классларны тәмамлагач, әти-әнисе Тубылга күченеп киләләр. Мәктәпне тәмамлап, Зөфәр медицина училищесына укырга керә, аннары армия сафларында хезмәт итеп кайткач...

Подробнее...

Балаларга ни диярбез?

40-10Каршымда гади генә татар Бабшановлар гаиләсе. Авыл балалары булуга карамастан, Наилә – Богандинкадан, Раид – Ялутор районы, Күлавылдан табышып-кавышып шәһәргә килеп урнашалар.

Ике яшь йөрәк әле күптән түгел генә туйлар ясап, яши башлаганнар иде. Менә инде 15 ел вакыт узып та киткән. Бу әле гомерләренең уртасына гына якынлашалар дигән сүз. Гаилә тормышлары ныгып, чәчәк аткан мәл. Башка бәхетле гаиләләр кебек, алар тормышын да балалар бизи - Данис белән Алинә исемле мәхәббәт җимешләрен тәрбияләп үстерәләр. Тик гаиләдә балалар туган телләрен белмичә үсүләре әти кешенең эчен пошыра икән...

Подробнее...

Бәхет – үзеңнән тора

34-5Төмән шәһәренең заманча төзелгән, яшәү өчен бөтен уңайлыклары булган “Европейский” микрорайонында Усмановлар гаиләсе яши. Чыннан да, үзебезне чит илдә йөреп кайтандай хис итеп, шәһәребезнең шундый почмаклары булуына куанып кайттык.

Дүртпочмак ясап урнашкан биек йортларның фатирлары зур, әйбәт, аларның балконнары иркен, ишек алдына карый. Ә беренче катта төрле-төрле кибетләр эшләп тора. Ишек алында балалар, олылар, картлар өчен ял итү урыннары, спорт белән шөгыльләнүчеләргә теннис, футбол һәм башка спорт төрләренә мәйданчыклар ясалган. Иң шаккаттырганы - чит илдәгечә  урам каршында зур...

Подробнее...

Адәм баласы ниләр генә күрми

Дөньяда һәркемнең бәхетле буласы килә. Максат бер кебек, ләкин эзләү һәм язмыш юллары төрлечә.

Аллаһы Тәгалә биргән маяк белән үз көче, тырышлыгы, сабырлыгы ярдәмендә тормыш юлларының нужасын үтеп, бәхетле картлыгын хезмәттә тапкан Кайнәт Әхмәтҗан кызы Насыйбуллина хөрмәткә лаеклы, яшьләргә үрнәк шәхес.

Әтисе - Әхмәтҗан Фастулла улы җирле Акъяр кешесе, әнисе Зәйнәп Вәли кызы чибәр, эш сөючән, сүзгә оста, 1912 елларны әнисе Газизә белән Казаннан килгәннәр. Әтисе Утрау урманында сагыз агызып, аны ат белән Төмәнгә китереп сату иткән. Өйләнгәч кладовщик була, соңыннан ирле-хатынлы кибеттә...

Подробнее...

Күңелле балачак

28-8Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең  матурлыгы – йолдызларда, җирдәге тормышның яме – балаларда. Әйе, кайсы гына йортка барып кермә, балалар чыр-чуы  белән тулган йорт иң ямьле, иң бәрәкәтле йорт.

Җәйнең июнь ае. Шигабиевлар гаиләсе шәһәрдә яшәсәләр дә, ишек аллары кош-корт, шаулап үскән бакча җимешләре белән тулган. Капкадан керүгә аллы-гөлле роза чәчәкләре каршы алды. Оныклары Эмиль белән Наил әби-бабайда рәхәтләнеп ял итәләр. Себер җирлегендә нинди җиләк-җимешләр, яшелчәләр үсә, аларның бакчасында барысы да бар - чия, алма, груша, карлыган, кура җиләге һәм башкасы. Озын рәтләр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836