#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Икесе дә пар килгән

17-14Төмән районы, Ямбай авылында яшәүче Вәлимә һәм Рафаэль Хәлидуллиннар 8 апрель көнне Алтын туйларын билгеләп үттеләр.

50 ел элек аларның никахлары тантаналы рәвештә теркәлгән. Шуннан бирле Хәлидуллиннар гаиләсенең җылы учагы балаларын һәм туганнарын җылытып, сүнми яна. Рафаэль һәм Вәлимә ике егет тәрбияләп үстергәннәр, аларның бүгенге көндә инде үз гаиләләре бар. Бүген безнең юбилярлар оныклары өчен иң яхшы дәү әти һәм дәү әни булып яшиләр.

Гаилә башлыгы Рафаэль Рәшит улы Ямбай авылында крестьян гаиләсендә туа. Балачак еллары авылдагы башка балаларныкыннан бер ягы белән дә аерылып...

Подробнее...

Озын-озак балачак

Талымхан авылында яшәүче Сөлхәрнәевлар гаиләсенә кергәндә Илнат өйдә үзе генә иде. Ата-анасы хайваннарга аш алырга киткәннәр икән. Унынчы класста укучы Илнат минем сорауларыма тиешлечә җавап бирә, энесе һәм сеңелләре белән мине таныштырды.

Илшат Сөлхәрнәев һәм Мәриям Ривал кызы гаиләсе - авылда күп балалы гаиләләрнең берсе. Северная урамында урнашкан ике бүлмәле агач йортта яшиләр. Кайчандыр монда картаталары белән картинәләре яшәгән, дүрт кыз, дүрт малай тәрбияләп үстергәннәр. Ә соңыннан бу йортта олы кызлары Халыстан апа үзенең өч малаен үстергән. Үз өйләрендә янгын чыкканнан соң, алар...

Подробнее...

Төмәндә бергә яшәү юбилейларын билгеләп үтүче парлар бер тапкыр бирелә торган акчалар алачак

Төбәк хөкүмәтенең тиешле карарына Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор кул куйды. Гаилә парына түләүләр күләме түбәндәгечә:

50 еллык юбилей уңаеннан - 20 мең сум;

55 яшьлек юбилейга - 25 мең сум;

60 ел бергә яшәүчеләргә - 30 мең сум;

65 ел өчен - 35 мең сум;

70 ел өчен - 40 мең сум;

75 ел гомер итүчеләр - 45 мең сум алачак.

Ир белән хатын Россия гражданнары булырга һәм Төмән өлкәсендә кимендә 5 ел яшәргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, мондый түләүләрне кертү турындагы тәкъдим белән Александр Моор төбәктә яшәүчеләргә 2021 елның декабрендә туры линия вакытында мөрәҗәгать иткән иде.

Подробнее...

Күп балалы гаилә

12-13Октябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан Татарстан җырчылары Себер ягына килеп, татар авылларында концерт куеп китүләре күпләрнең күңелләрендә якты мизгел буларак сакланадыр. Алар белән бергә миңа да йөрергә туры килде. Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы мәдәният йортына килеп җиткәч, мөлаем йөзле клуб мөдире Лариса Абдразакова үзенең хезмәткәрләре белән кунакларны бик җылы каршыладылар.

Әнисе янында бөтерелгән кечкенә балага һәркем сөеп карады, ләкин ул таныш булмаган кешеләрдән качып, әнисенең артына яшеренде. Әнисе аны кочагына кысып күтәреп йөртте: “Бу көннәрдә...

Подробнее...

Тагын да күбрәк тату гаиләләр туды

Узган ел Төмән районының гражданлык актларын теркәү бүлегендә 1342 никах теркәлгән – бу узган елдагыга караганда күбрәк. 2021 елда рәсми рәвештә 1342 пар гаилә статусын алды. Бу 2019 яки 2020 еллардагыга караганда күбрәк. Никахны күчмә теркәү өчен - «Премьера» (Богандинский поселогы) һәм «Вернисаж» (Винзили поселогы) мәдәният үзәкләренә дүрт пар мөрәҗәгать иткән.

Быел 162 гаилә корылган. Яшь парлар арасында «2» санлы даталар аеруча популяр. Әйтик, бер көнне генә, 2022 елның 22 февралендә Төмән районында 10 никах теркәлгән.

Белгечләр шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836