#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомеренең өченче туе

48-14Авылдашыбыз, хөрмәтле коллегабыз, балаларыбызның хезмәт укытучысы Мидхәт Хәлим улы Хәлилов 19 ноябрь көнне бакыйга күчте.

Искитәрлек үлем! Әкияттәгедәй яхшы үлем! Үлемне дә мактыйбыз икән.

Хатыны Разия ханым сөйләвенчә, иртә белән уянып, өе белән хушлашкандай, бүлмәләр буйлап йөреп ала да, чалбарын чишеп, диванга ята. “Аһ” да итми, күзен йома һәм шуннан тормый. Саф, чиста күңелле хәләл җефете иртәнге 7.30 да гомеренең өченче туен менә шулай каршылый.

84 яшенә аяк басып өлгергән Мидхәт абыйны сәламәт ир-зат дип әйтә алмыйм, ул күптән инде астма белән интегә иде. Шулай да хатынының...

Подробнее...

Мәүлетне зурлап бәйрәм иттеләр

21 ноябрь көнне Рауды авылы мәчетендә бик зурлап Мәүлет бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә оештыручылар күрше авыллардан мөселманнарны һәм районның иң яхшы үзешчән артистларын да чакырганнар иде. Мәҗлес Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтовның вәгазе белән башланып китте. Аннары кунакларны бәйрәм белән котлап, дөньяларга тынычлык-иминлек теләп, авыл мәчетен төзүгә күп көч куйган Мансура Нурмөхәммәтова, Сәел авылы имамы Әнис хәзрәт Латыйпов чыгыш ясадылар. Авыл мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Калиев үзенең чыгышында бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүчеләрне билгеләп үтте.

Бүгенге көндә...

Подробнее...

Курсташым Мидхәт белән саубуллаштык

Мидхәт Хәлим улы Хәлилов 83 яшен тутырып, авырып-сызлап ятмыйча, бакыйга күчте.

Хуҗайлан авылында һәм мәктәптә ул хөрмәткә лаеклы укытучы-тәрбияче була. Укучыларны хезмәт дәресләрен алып барып, кул эшләренә өйрәтә, тормыш-көнкүрешкә әзерли алган һәм үзе дә тыйнак, матур тормыш кичергән укытучы булган. Көчле математик һәм спорт белән шөгыльләнә иде, дип искә ала аны курсташлары. 2016 елда училищены тәмамлауның 60 еллыгына багышланган очрашу кичәсенә Тубылга Мидхәтне улы алып килгән иде. Бу очрашу аның өчен соңгысы булган икән. Нишләтәсең, фанидан матур китү дә үзе бер бәхет, чөнки Мидхәт...

Подробнее...

Каһарманыбыз юбилее уңаеннан

40-9Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан орденнарының тулы кавалеры, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең мактаулы кешесе Хәбибулла Хәйрулла улы Якин Төмән районының Шыкча урта мәктәбендә ике дистәләп еллар укытучылык хезмәтен башкара. 2010 елда бу мәктәпкә Х.Х.Якин исеме бирелә. Быел 25 сентябрь көнне хөрмәтле милләттәшебезгә 95 яшь тулган булыр иде. Районда бу уңайдан төрле чаралар үткәрелде. Ә инде Шыкча мәктәбендә атна буена каһарманның исеме яңгырады. Аның данлы тормыш юлы турында класс сәгатьләрендә, мәктәп музеенда сөйләнде, эчтәлекле стендлар әзерләнде, ачык дәресләр үткәрелде.

Бер көнне...

Подробнее...

Онытырлык түгел

Барган авылым минем, куеныңда синең,
Гөрләп үтте яшьлек елларым.

Һаман синдә күңел, онытырлык түгел

Сайрар кошларыңның моңнарын.

Бу җырны Юрмы мәктәбе ашханәсендә кичәләр, туган көннәр үткәрсәк, Закир Фәтхетдин улы Закиров (мәктәп директоры иде) ихлас күңеленнән, моңлы итеп, бик матур җырлый иде. Без барыбыз да кушылабыз. Бүген “Яңарыш”та хезмәт ветераны Сәкинә Нотфуллинаның “Туган авылым” дигән мәкаләсен берничә мәртәбә укып, туган Кече Уват авылыма яңадан кайткан кебек булдым.

Авылымда озак яшәмәдем. Тугыз җидееллык мәктәбендә 3 ел башлангыч белемне алгач, Тубылга йөререгә туры...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836