#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Интернат тарихыннан

17-9Мин 1964-1976 елларда Мөхәммәтулла абый Урамаев ялга киткәч, Тубылның 15нче мәктәбенең егетләр торагында тәрбияче булып эшләдем. Монда 10-11 сыйныфларда укырга Аромаш, Уват, Яркәү, Вагай, Дубровное, Тубыл районнарыннан сазлар эчендә урнашкан авыллардан белемгә зур теләкләре булган үсмерләр килделәр. Өй, хуҗалык хезмәтен белүләре белән таң калдырырлык тәрбияле балалар укыдылар. Аларның укуларын, яшәү кагыйдәләрен үтәүләрен, ашау-эчү өчен алып килгән акчаларын урынлы тотуларын, үзара ярдәмләшеп дус яшәүләрен тикшерү, киңәш бирү белән бергә булачак ил сакчылары, патриотлар тәрбияләү, физик яктан...

Подробнее...

Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре

Язмам Канчәбер егете Закирҗан абый белән Һәдия улы – Гомәр Сәмәрханов турында. Гомәрнең Киндерледә яшәвенә 38 ел тула. Тормыш иптәше Рузалия белән 2 кыз, 1 егет тәрбияләп тормыш юлына чыгардылар. Өчесе дә гаиләле. Гомәр үз йортының эчен, тышын матурлап, шәһәр фатирлары кебек эшләтеп куйды. Узганда йортының тышына карап, җәен тәрәзә алларындагы төрле чәчәкләрнең тирә-якка тәмле хуш исләрен таратып, үсеп утыруларына сокланып үтәсең.

Гомәр кайчан ял итә булыр, белмим, һаман эштә. Аракы, тәмәке белән булмый, тыңлаулы, кешеләр белән әрләшеп йөрми, ярдәмчел. Кышын мәчет, җәмәгать...

Подробнее...

Һәркем бик рәхмәтле

Түбән Тәүде районының Эске авылында үткән Корбан бәйрәмен 4 гаилә бергәләшеп оештырдылар. Мостафа-Халисә Буберджи, Винарис-Ләмига Кәримовлар, Шәйхулла-Наилә Айдуллиннар, Касыйм-Сөембикә Мусиннар өйдә барысын да әзерләп алып килеп, ун метр озынлыгындагы өстәлләрне тутырып, тәмле шулпа һәм пылау пешереп кунакларны сыйладылар. Аларның кызларына кушылып, Надя Корбаналиева, Наилә Айдуллина, Гүзәл-Ирек Зөлбухаровлар, Басыйр Девятьяров, Мурат Сирачев һәм башкалар булыштылар. Төмәннән, тирә-як авыллардан кунаклар күп килделәр. Тарман авылыннан Гөлсем Туйчикова һәм мулла палас бүләк...

Подробнее...

Октябрьдә бакча эшләре

Бу айда да көзге эшләр дәвам итә эле. Әгәр суыклар башланмаса, айның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була.

Җиләк һәм җимеш бирә торган үсемлекләрнең төпләренә органик ашламалар салып, тамырларына зарар китермичә, казыйлар һәм туфракны йомшарталар.

Торбалардан су килү тукталганчы җимеш бирә торган агачларга кәүсә тирәли мул итеп су сибәләр. Бакча җиләкләре түтәлләрен, яшь үсентеләр тирәсен дә тиреслиләр.

Ботак кискеч белән агачтагы коры үсентеләрне кисәләр һәм яндыралар. Вакытлыча урынга 10нчы октябрьдән соң да үсентеләр...

Подробнее...

Әни үлеме һәрвакыт ачы

“Миңҗамал әби вафат булган”, – дигән хәбәр Төмән шәһәре янындагы Яңавылда бик тиз таралды. 86 яшенә баскан әбине хөрмәтләмәгән, белмәгән кеше юк иде. Яше-карты, күрше-күлән белән аралашучан, озак еллар мәчеткә йөреп, намазларын укыган дини әби иде ул. Ерак китәсе юк, безнең күршедә яшәүче Рафаил Гыйльфановның әнисе була Миңҗамал Сәләхетдин кызы. Күршемнең: “Әни янына керсәм, чәйләр куеп, минем белән сөйләшеп утырыр иде”, – дип сөйләгәндә күзләреннән мөлдерәп яшьләр аккач, аптырап калдым да, озак кына уйланып йөрдем.

Инде бит ул үзе дә җитмеш ягына баскан бабай. Шулай олыгайгач та...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836