#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әбиемнең сөйләгәннәре дәвамлы

Әңгәмәдәшем Сафура Атаева белән Канчәбер авылында яшәгән әбисе Майбадәр Янбаева турында язабыз. Ул бала вакытында Татарстан якларыннан Себергә җәяүләп килгән кешеләрнең берсе. Аның тормыш юлы меңләгән милләттәшләренең язмышы белән аваздаш, илебезнең күпьеллык тарихы белән үрелгән.

Майбадәр апа балаларына, оныкларына башларыннан үткән вакыйгаларга мөнәсәбәтләре турында сөйләп калдырган.

Яңа тормыш

Шул ук елны безне елга буендагы ике катлы сап-сары нараттан салынган өйгә чыгардылар. Якты, күп тәрәзәле, җылы. Өебезне...

Подробнее...

Туфрак начар булса...

Помидор үсентеләрегез тишелеп үсеп киткәндә яфраклары аксыл-яшел, тимгеллерәк була башлый икән, димәк, кибеттән алган җирнең әчелеге күп. Ә җир әче булгач, фосфор, кальций үзләштерелми. Үсемлек тиешле ашламаны алмый. Җирнең әчелеген киметү өчен 300 гр суга 2 аш кашыгы доломит оны кушып, яхшылап болгатырга һәм бер төпкә 3-4 аш кашыгы сибәргә кирәк.

Интернеттан

«Дуслык»ка - 10 яшь

10-921 февраль көнне Винзили поселогының «Вернисаж» ял итү йортында «Дуслык» татар клубының юбилей кичәсен үткәрдек.

2013 нче елда мин Винзили китапханәсендә эшли идем. Шул вакыт китапханә мөдире Надежда Рожицына миңа шундый киңәш бирде: «Винира Мусиевна, үзегезнең татар клубын оештырып җибәрсәгез бик әйбәт булыр иде», - диде.

Менә шулай итеп без үзебезнең клубны оештырдык, «Дуслык» дип исем куштык. Безгә китапханәдә үзебезгә эш бүлмәсе бирделәр. Клубның бурычы: бердәмлек, дуслык, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, киләсе яшь буынга җиткерү.

2013 нче елдан 2021 нче елга кадәр безнең...

Подробнее...

Себер Болгары

Кайчандыр рус патшасына баш күтәргәннәрне сөргенгә җибәргән кебек, безне дә Себергә җибәрделәр. Талчыккан, хәлсезләнгән, йөзләгән чакрымнар үтеп, яңа җирләргә килеп җиттек без, күкрәк иркен сулыш алды, аяклар җиңеләеп китте. “Алтын” балыклы күл, җиләк, гөмбә, җәнлек тулы урман безне каршы алды.

Эчемнән ниндидер тавыш: “Үсәр, очар канатлар кабат үсәр, элеккедән дә көчлерәк, себер салкыннарыннан курыкмый торганнары, ачы җилләргә бирешми торганнары».

Язмышның миңа мәхәббәт хисе, ана шатлыгын, ак чәчле әби булганчы бер гасыр гомер, тыныч картлык, тагын бик күп нигъмәтләр әзерләп...

Подробнее...

Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт

10-11Төмән районында халыкара туган тел көненә багышланган чараларның берсе – Талымхан авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды. Сугышчы язучы, Муса Җәлилнең фикердәше, иптәше булган Абдулла Алиш әкиятләре буенча сәяхәтне тәрбияче Тәнзилә Хәмитова белән олы тәрбияче Олеся Низямова үткәрделәр. Балалар бакчасында бу көн бәйрәм кебек үтте. Олы группа балалары балалар язучысы А.Алишның әкиятләренә йомгак ясады.

Өйрәнелгән һәр әкиятнең эчтәлеген, төп геройларын, тәрбияви әһәмиятен тагын кабатлап чыктылар. Сабыйларның психологик, физиологик үзенчәлекләрен күздә тотып, апалар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836