#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сыналган, әмма сынмаган буын

20-6Гөлфара Шиһап кызы Кашапова 1938нче елны Көмешле авылында туа. Әнисе Айникамал апа 1940нчы елны дөнья куя. Бөек Ватан сугышы башланган 1941нче елны Гөлфараның әтисе Шиһап абый фронтка китә. Өч яшендәге кыз өлкән яшьтәге Гөлсем әбисе кулында кала. Балачак елларын искә алып: ”Сугыш чоры балалары күп михнәт күрде. Әбием авыл хатын-кызлары белән көне-төне колхозда эшләде. Мине, күз алдында булсын өчендер, эшкә бергә алып бара иде. Авыр хезмәтне безнең буын кече вакытларыннан белеп үстеләр. Без сугыш чорын җиңеп, авырлыкларга бирешмичә үскән кешеләр”, - дип әңгәмәбезне башлады...

Подробнее...

Тарихны онытырга ярамый

Кулга “Яңарыш” газетасын алсам, Азат абыйны искә алмый булмый. Якуб абый Зәнкиевның “Иртеш таңнары” китабы басылып чыккан вакыт. Газетада аның “Кайчыколак” китабы редакциядә сатыла, дигән белдерү күреп, кызыксынып алырга киттем. Азат абый җылы йөз белән, елмаеп каршы алды. Исәнлек-саулыкны, авыл хәлләрен сорашты, газетаны яздыруыбызны белеште. Өйгә кайтсам, инәкәү дә, хатыным да язылып куйган – ике газета килде. Барыбыз да бик яратып укыйбыз.

Минем бер үпкәм бар: мәкаләләрдә авылларның тарихын белмәүдән исемнәрен язганда ялгышлыклар китә. Гел безнең авыл “Түреавыл” дип языла, ә...

Подробнее...

Кыю күлнең суы ага торыр

18-5Һәр авылның истәлекле урыннары, сагынып сөйләрлек мөхтәрәм кешеләре була. Тубыл районының куе урманнар, сазлык, күл-елгалар белән камалып алынган Күкрәнде авылының да тарихы кызыксынырлык. Авылдан ерак түгел сары табан балыгына бай күлне, мәсәлән, “Сары балыклы” дип атаганнар, усак агачлары белән уратып алынган, юлчыларның юлын бүлеп интектергән түбән җирне “Аусак уй” дип йөрткәннәр, ә авылны “олы җир” белән бәйләгән зур булмаган төпсез һәм ләмле күлне “Кыю күл” дип әйткәннәр. Аннан авыл халкы су эчкән, балык тоткан. Тормыш шулай күлнең суы кебек әкрен генә ага торыр иде, әгәр Ватан сугышы...

Подробнее...

Балаларым бәете

18-6Тагын да Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Шыкча халкы да бәйрәмгә әзерләнә: урамнарны чистарталар, мәктәп балалары яңа җырлар, шигырьләр өйрәнәләр. Ә өлкәннәр, бәйрәм турында сүз чыкса, үзләренең бакыйга күчкән яшьтәшләрен юксына башлыйлар. Шыкчада хәзер сугышта катнашкан бер ветеран да калмады, тыл хезмәткәрләре рәте дә кимегәннән-кими бара.

Шундыйларның берсе  - Наилә апа Шәрипова. Аның да балачак еллары авыр сугыш чорына туры килә. Әтисе Бакый Кәримов авыр яраланып сугыштан кайтканда, Наилә апага нибары 7 яшь була.

“Мине, әниемнең иске киемнәреннән теккән...

Подробнее...

Бәрәңгене кайчан, ничек утыртырга?

Бәрәңгене белеп игәргә кирәк. Туфрак җитлеккәч кенә утыртырга, 120 көннән дә иртә казымаска. Иртә казып алсаң, файдалы матдәләр тупланып өлгерми. Шәхси бакча тотучылар “икенче икмәк”не ел саен бер урынга утырта. Менә шуңа күрә дә дистә еллар утыртылган кишәрлектә чүп үләннәре күпләп үсә. Туфракта бәрәңге авырулары да туплана.

Ә бит алардан котылу юлы бар, дип аңлата белгечләр. Моны бары тик белергә генә кирәк. Кишәрлекне икегә бүлеп, бер өлешенә - бәрәңге, икенчесенә люцерна белән солы кушылмасы чәчәргә киңәш итәләр. Башка күпьеллык печән культураларын да кулланырга була. Шулай ук бер...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836