#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәтенә күрә – нәтиҗәсе

37-4Ватан сугышы елларында туып-үсеп, авыр, әмма бәхетле тормыш кичерүче Җәүһәрия Лотфулла кызы Колмәмәтова бу көннәрдә үзенең 75 яшьлеген бәйрәм итәргә әзерләнә. Тубыл районындагы Юршак дигән авылда яңа гына гаилә корып яши башлаган парларның бәхетләре озакка сузылмый - 1941 елда Ватан сугышы башлана. Гаилә башлыгы фронтка китә, ә хатыны беренче баласының дөньяга килүен көтеп кала. Озакламый, 10 сентябрьдә, кызлары туа. Яшь ана ябык, авыручан кызын хәленнән килгәнчә зур саклык белән, бик кадерләп үстерә. Көне-төне колхоз эшендә булуга карамастан, ул балык тотарга йөри, җәен төрле җиләк-җимешләр...

Подробнее...

“Музыкага мәхәббәт өстенлек ала”

Һәр кеше дә 80 яшьлек юбилеемны билгеләдем, дип мактана алмый, чөнки бу яшькәчә җитәргә җиңел түгел, аеруча, тормыш сине иркәләмәсә.

Әнием – Майрави Чаппар кызы Нигъмәтуллинаның (Садыйкова) язмышын җиңел дип әйтеп булмый. Ул 1936 елның май аенда ишле гаиләдә унынчы бала булып туа. Шундый кешеләр бар: алар белән сөйләшүнең беренче минутларында ук үзеңне уңайлы сизәсең. Нәкъ менә андый иде әбием – әниемнең әнисе Кадыйрә Хәким кызы Садыйкова (Усманова). Уртача буйлы, тыйнак, шуның кадәр сөйкемле, аннан килгән җылылык шунда ук күңелне били. Тормыш иптәше Чаппар Ваһап улы белән бергә авыр елларда...

Подробнее...

Искә алып сугыш елларын

Кызганычка каршы, бүгенге көндә безнең Сәел авылыннан сугышка киткән 143 авылдашыбызның, тол калган хатыннарның берсе дә юк. Сугыш чоры балалары да исәпле - унау гына, алар да картаештылар, сәламәтлекләре дә артта калды. Менә алар: Наил Хәким улы Латыйпов, Абзал Сәйфетдин улы, Талип Шәрәфетдин улы, Калбай һәм Сабит Айматдин уллары. Миннебанат - Хәчи абыйның бердәнбер кызы. Закирә, Сачитә, Хәкимә, Минзифа апаларның әтиләре дә сугышта һәлак булдылар. Хәчи абый Мәскәү янында, Шәүкәт – Украинада, Калиевларның җиде кешедән өчесе әйләнеп кайтмадылар. Хәлиуллиннардан сигез кешедән икесе...

Подробнее...

Изил абый Гарифуллин тырышлыгы белән

1970 елдан бирле Төмән районының үзебез күченеп килгән Индрәй авылы, кешеләре тарихы белән кызыксына башладым. Һәр әһәмиятле вакыйганы теркәп бардым. Шул уңайдан архивларда йөргәндә, 1820 нче елда басылган документ белән таныштым. Бу документта Индрәйдә “домов 11, общественных зданий  1” дип күрсәтелгән. Бу “общественное здание” дигәне мәчет урынына файдаланылгандыр дигән фикер бар иде. Бу чынлап та шулай булып чыкты: Изил абыйның “Листая архивные документы” дигән исем астында “Из истории мусульманских культовых учреждений Тюменского округа 1828 год” материалы (“Яңарыш” газетасының 33...

Подробнее...

Сугыштан хат

Хөрмәтле якташыбыз Әнвәр Гаитовның Бөек Ватан сугышында язган хатын кызы Миләүшә Тушакова җибәрде (язу стиле сакланды):

“Кадерле әнием, туганнарым, әтием һ.б. Миннән сезгә, минем өчен дөньяда иң кадерле булган җаннарга, бик күп сагынычлы сәламнәр (аерып язып торырга вакыт юк иде). Сез, бәлки, миннән хат алмавыгызга борчыласыз булыр. Ышанам, булырга мөмкин, чөнки мин хәзер ата-ана йөрәген тагын да ныграк аңладым.

Мин хәзер фронтта. Хат язмавымның сәбәбе – инде күп вакыт үтте, немец фашистларын көне-төне куабыз. Кайвакыт машина белән, ә күбрәк җәяү. Авыр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836