Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бормалы шул язмыш юллары

13-4Күптән түгел үзенең 70 яшьлек юбилеен каршылаган Яркәү районы, Тархан авылында яшәүче Әмирхан Бәширов өлкә депутаты Александр Анохин исеменнән: «Туган авылыгызның иҗтимагый тормышында актив катнашкан һәм күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Урманчы вазыйфасында сезнең һөнәри эшчәнлегегез, тормыш тәҗрибәгез һәм авыл халкы арасында абруегыз яшь буынны тәрбияләүдә зур файда китерә. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, озын гомер телибез», - дип язылган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ә бу көннәрдә хатыны Рауза Касыйм кызы белән гаилә корып яшәүләренә 50 ел булган булыр иде...

Подробнее...

Җирле авторның яңа китаплары

13-7Төмән өлкәсе “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе, публицист, педагогик хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы Альберт Урамаевның исән чагында чыккан “Аккан сулар кире кайтмый” беренче китабы белән күпчелек укучыларыбыз таныш. Китап 100 данә белән Төмән дәүләт университетының редакция-нәшрият бүлеге типографиясендә басылып чыкты. Бу китапның редакторы педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков авторның икенче китабын чыгаруда да ярдәм күрсәтә.

Яңалыклары белән таныштырып: “Аккан сулар кире кайтмый” дип аталган беренче әсәрдә Альберт Урамаев үзенең нәселе белән бәйләп, себер...

Подробнее...

Тырыш хезмәтегез мул уңышлар китерсен

13-8Тубыл районы, Хуҗайлан авылында абзар тутырып мал асраучы, булдыклы, тырыш яшь гаиләләр яши. Илнара белән Рушан Казыймовларның гаилә корып гомер итүләренә 6 ел булган. Бердәм, тату гаиләдә әти-әниләрен сөендереп өч кызлары һәм уллары Хәсән үсеп килә. Кече кызлары Алиягә әле ике генә ай. Балаларына яшәү рәвешләре белән үрнәк булган Рушан белән Илнара бөтен эшне бергәләп эшлиләр, бер-берләренә ярдәмләшеп яшиләр.

Аларның хуҗалыкларында җәен-кышын эш кайнап тора. Илнара: “Мин тумышым белән Ваңгы авылыннан. Авыл хезмәтенә кече яшемнән өйрәнеп үстем. Хуҗайлан егете Рушанга тормышка чыкканда аның үз...

Подробнее...

“Дуслык” ансамбле 35 еллыгына әзерләнә

12-1011 март көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараенда өлкәдә генә түгел, чит төбәкләрдә узган абруйлы конкурс-фестивальләрдә югары исемнәр алган, 2011 нче елда Казан шәһәрендә махсус чакыру белән “Яңа гасыр” телеканалында “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашкан “Дуслык” халык җыр ансамбле матур концерт куйды. Тамаша күрергә килүчеләр саны күп булды. Матур милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып баскан ханымнарны, ансамбльне 34 ел җитәкләүче Хәким Мирхәйдәровны тамашачылар көчле алкышлар белән каршыладылар.

Концерт программасын, гадәттәгечә, көр тавышлы нәфис сүз остасы Мөнирә Җәмәлетдинова югары...

Подробнее...

Әниләре аларга үрнәк

Яркәү районы, Бурбарның апалы-сеңелле Гөлнура Руеваны, Дания Закированы авылдашлары хөрмәт итәләр, яраталар. Шәфкать туташы Гөлнура Винарис кызына күптән түгел 60 яшь тулса да, Яркәү район шифаханәсенә көн саен машинасы белән эшкә йөрүен дәвам итә. Аның нык, түземле булуына сокланырга гына кала.

Дания Винарис кызы Төмәндә икътисадчы-менеджер булып эшли. Уңышлы хезмәтен үти, коллегаларына булыша. Дания ханым белән тормыш иптәше хәзерге авыр чорда туганнарына, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә зур терәк. Балалары белән бергә булышырга һәрчак әзер торалар. Үзләренең шәхси йортларын тәртипкә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836