#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шахтер егетенә 80 яшь

Җир-анабыз балаларыннан нигъмәтләрен жәлләми. Суын, тозын, газын, кара маен, ташкүмеренме мулдан бирә. Төмән районында урнашкан Талымхан авылыбызда шахтер егетебез бар. Ул күп еллар дәвамында Пермь якларында шахтада эшләгән, җир куеныннан кара таш чыгарган.

Фатыйх абый Мөхәммәдьяров сугыш башланганда, әле тумаган да була. Әхмәталый Хәнәфи улы 1941 елның җәендә хәрби комиссариат чакыруы буенча фронтка җибәрелә. 1942 нче елның 23 апрелендә алтынчы бала булып Фатыйх дөньяга килә. Бераздан Нурулла белән Нургали абыйлары сугышка китәләр. Күз ачып йомганчы, дүрт ел үтеп тә китә. Гаилә...

Подробнее...

Педагогик хезмәт ветераны юбилее уңаеннан

5-8Тубыл районының Якуб Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан авылы мәктәбе музеенда кем генә булмаган! Монда истәлекле әйберләр, фото һәм тарихи документлар, экспозицияләр, 1000гә якын экспонат җыелган. Аларның тарихын белгән, музейның алыштыргысыз җитәкчесе булып күп еллар эшләгән, музейны бизәүче, рәсмиләштерүче, мәктәптә 45 ел хезмәт иткән ветеран укытучы Галия Мөслимова быел 75 яшен каршылый.

Башлангыч сыйныф укытучысы, пионервожатый, педагог оештыручы, завуч вазыйфасын башкарган мөгаллимә мәктәп музеенда эшләгән чорны, беренче остазы, мәктәп директоры Якуб Зәнкиевны җылы сүзләр белән искә...

Подробнее...

Тегүче әбием безгә һәрвакыт үрнәк!

5-7Хәсениза Ибраһимова Төмән районының Талмы авылында 1922 елның 21 январенда туа. Әтисе Колчак һәм әнисе Хәлимәнең олы кызы була ул. Әбием сөйләвенчә, зур гаиләдә эне һәм сеңелләренә булышып үскән, хезмәт күп эләккән. Ике сыйныфны тәмамлагач (латин алфавиты белән укыган), алга таба укырга мөмкинлеге булмаган. 1942 елның 5 февралендә ул Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлитулла Зөлбохаровка кияүгә чыга. Колхозда басуда эшли, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә, гаиләдә алар 9ау була. Аннан оныкларны үстерергә дә ярдәм итә, хәзер 18 оныгы, 24 оныкчыгы һәм бер оныкчык баласы бар.

Әбинең куллары алтын безнең...

Подробнее...

Гасырга якын гомер

5-6Матур әдәбиятта ана образын гәүдәләндергән әсәрләр бик күп. Шагыйрьләребез, язучыларыбыз үлемсез әсәрләрендә Аналарга дан җырлаган. “Мәхәббәт тәүбәсе” исемле поэмасында Һади Такташ:

“Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!

Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – ана булуда”
, - дигән.

Безнең Талымхан авылында күпне күргән, тормышның ачысын-төчесен татыган әби-бабайларыбыз күп. Дөньяда гасырга якын – 95 яшь гомер иткән Мохупчамал әби Хәнәфиева шундыйларның берсе.

Берзаман иптәшем белән бергә Яркәү районының Карагай авылында кунакта булдык. Ерак җирне якын итеп килеп, Талымхан авылыннан...

Подробнее...

Олы йөрәкле Фәйрүзә

2-10Ерак 1986 елда тыйнак кыз Фәйрүзә Урозаева Уват районына килә. Шунда ук биредәге урыннарның әкияти табигате, текә ярлы чал Иртеш, күпсанлы елгалар һәм күлләр, гөмбә һәм җиләк-җимешләргә бай урман аның күңелен яулап алалар. Бигрәк тә аңа биредә яшәгән ачык йөзле һәм хезмәт сөючән кешеләр ошый. Авылның төп байлыгы-күп балалы гаиләләр. Балалар яхшы укырга тырышалар, белемгә тартылалар. Киләчәктә алардан төрле һөнәр ияләре, белемле кешеләр үсеп чыга. Хәзер Төмән өлкәсенең һәм илебезнең төрле почмакларында хезмәт итәләр. Алар белән авыл горурлана.

Героебызның язмышына бераз күз салыйк. Тубыл педагогия...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836