#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иң олугъ хезмәт иясе

42-12“Табиб һөнәре – батырлык – ул фидакарьлек, күңел чисталыгы һәм чиста уй-фикерләр таләп итә”.

А.П.Чехов.

Башкалар гомере өчен җаваплылык хисе, авырлыклардан курыкмаска, проблемаларны тиз хәл итәргә – болар барысы да авыр хезмәт.

Без Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы фельдшер-акушер пунктында 40 елдан артык мөдир, акушер булып эшләгән хезмәт ветераны - ачык йөзле, сабыр, тыйнак Фәния Сабир кызы Хәмидуллина белән очрашып, үзе, хезмәте турында сораштык.

- Татарстан Республикасының Баулы районы, Шалты авылында 1946 елның октябрендә туганмын. Әнием – Фәйрүзә Кашап кызы, әтием – Сабир...

Подробнее...

Әремзәннең ветеран укытучысы

42-15Түбән Әремзән авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, РФнең мәгариф отличнигы Галия Закир кызы Хучашеваның хезмәт стажы 40 ел. Бүген ул авылда актив җәмәгать эшлеклесе. Әремзән клубында узган мәдәни чараларда теләп катнаша, авыл клубы каршында оештырылган «Березка» җыр ансамблендә җырлый, кул эшләре белән мавыга. Үзе белән таныштырып: “Мин Лайтамак авылында тудым. Кызыл Яр авылында үстем, укыдым. Анда татар теле әдәбиятын укыттылар. Бик яратып өлкә газетабыз “Яңарыш”ны яздырам, һәр санын көтеп алам, укыйм.

Үзем 1973 нче елны Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт пединститутын...

Подробнее...

Укучылар 70 тонна чүп җыйганнар

42-14“Ил буенча экодежурный” Бөтенроссия акциясе тәмамланды. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең экологик юнәлешен оештырган проект 10 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр дәвам итте. Шул вакыт эчендә илнең 80 төбәгендә массакүләм шимбә өмәләре узды, анда 70 тоннадан артык чүп-чар җыелган иде.

Экология министрлыгы тарафыннан билгеләнмәгән төбәкләр дә актив катнашты, шул исәптән Төмән өлкәсе дә читтә калмады. Шулай итеп, сентябрь ахырында укучылар шәһәр паркларында һәм ишегалларында өмәләр үткәрделәр. Аларга гади үтеп баручылар да кушылдылар.

Экологик хәлне яхшырту өчен Шыкча урта мәктәбе укучылары...

Подробнее...

Туган якны өйрәнүчеләр форумы узды

38-114-10 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы, Омск һәм Свердловск өлкә, шәһәр оешмалары тырышлыгы белән Омск шәһәрендә VI бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләр форумы булып узды. Биредә 22 төбәктән 150гә якын татар тарихын өйрәнүче галим, белгечләр, музей белгечләре, укытучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, туристик структуралар вәкилләре, җирле һәм региональ хакимият органнары җитәкчеләре, татар иҗтимагый оешмалары активистлары, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре катнашты.

Башка елларда форум Казан, Уфа, Томск шәһәрләрендә уздырылган булса, быел аның Омск шәһәрендә үткәрелү...

Подробнее...

“Ватанны сөю, диннең бер өлеше”

38-12Туган илеңне саклау - мөселманның бурычы.

Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдисләре.

Сугыш кырларында батырларча көрәшкән, безнең өчен иң кадерле - Бөек Жиңү көнен булдыруда катнашкан ветеран бабайлар, абыйлар турында язмаларыбызны дәвам итәбез.

Салихулла Хисмәтулла улы Нигъмәтуллин Төмән өлкәсе, Вагай районы, Абаул авылында туып-үскән. 1943 елның 10 нче ноябрендә хәрби хезмәткә алына һәм аны Красноярск крае, Ачинск шәһәренә 2 айлык курсларга жибәрәләр. Хәрби әзерлек тәмамлангач, яшь сугышчыларны эшелонга утыртып фронтка озаталар. Белоруссияне азат итүдә катнаша, алда – Балтыйк буе, Литваны фашист...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836