Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Себер татарларының әдәбияты 20 нче гасыр уртасында үсә башлады. Укытучылар арасыннан себер татар прозасына нигез салучы - күренекле язучыбыз Якуб Зәнкиев, поэзия атасы - Булат Сөләйманов, “тел сакчысы” - Галия Абайдуллина чыктылар.
Галия апа Абайдуллина Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбендә 35 ел эшләп югары дәрәжәләргә иреште – хезмәт ветераны, РФнең гомуми мәгарифинең мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек булды. Лаеклы ялга чыккач, Галия апаның икенче хезмәт юлы башланды, ул 30 ел гомерен иҗат эшенә багышлады.
2003 ел ахырында Галия апаның “Гафу итәрсезме, чәчәкләр?” дип исемләнгән...
Апрель башында Казан шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау туры уздырылды. Анда Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова катнашты. Ул икенче урынны яулады. Конкурс чыгышлары графигы нык киеренке булды. Якташыбыз сынауларны намус белән үтеп чыкты, педагогик осталыгы югары дәрәҗәдә бәяләнде.
Чын күңелдән Банисә Ниязованы шушы казанышы белән котлыйбыз.
Без Банисә Сөнгатулла кызы белән очрашып, бәйге турында сораштык.
- Конкурс Казанның 2 нче гимназиясендә уздырылды. Монда бөтен фәннәр...
Күптән түгел Казан шәһәрендә Бөтенроссия “Туган тел” бәйгесенең финал этабы узды. Бу бәйгедә Татарстан Республикасыннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән килгән 50ләп туган тел укытучысы ярышты. Регионнардан 10 татар теле һәм укытучысы финалга чыкты. Шулар арасында Төмән өлкәсе вәкиле булып, Түбән Тәүде урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы Киндерле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Алеева да катнашты.
- Һәр бәйге ул – үзенә күрә, сынау. Үз-үзеңне, һөнәри мөмкинлекләреңне сынап карау. Мондый бәйгеләр бер-берең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм үз...
“Аромаш районының ел укытучысы” бәйгесендә Көсәйкүл төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Тимеркәева “Ел укытучысы” номинациясендә җиңеп чыкты. Узган һөнәри осталык бәйгесенең шартлары, сынаулары турында: ”Быел бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 12 укытучы катнашты. Без дистанцион форматта эссе яздык, “Ачык дәрес” бирдек, методик семинар үткәрдек, актив катнаштык. Мәктәптә укучыларга белем бирүдә интернет-ресурсларны куллану үзенчәлекләрен күрсәттек.
Татар теле дәресләрендә компьютерда эшләү укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. Безнең мәктәп укучылары да...
Төмән районы, Индрәй авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чара башында балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар. Китапханәче үзенең кайчан һәм кайда тууы, әти-әнисенең кем булуы, балалык чоры, нинди белем алуы һәм кайда эшләве турында сөйләде.
Шулай ук балалар Габдулла Тукайның «Шүрәле» һәм «Су анасы» әсәрләре белән таныштылар, әлеге әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Китапханәдә «Безнең күңелләрдә син, Тукай» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Сабыйлар хәтерендә бөек шагыйребез...