#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Узган елның соңгы көнендә 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре игълан ителде

Ике җанисәп арасында Россиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән. (2002-2010 елгы җанисәпләр арасында татарлар 240 меңгә кимегән иде). 2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669.

2010 һәм 2020 (чынлыкта 2021 елда үткәрелде) елгы җанисәпләр арасында татар телен белүчеләр 1 019 563 кешегә кимегән.

Башкортостанда башкортлар санының шактый артуы, татарлар саны кимүе күзәтелә. 2010 елда 1 172 287 кеше милләтен «башкорт» дип күрсәткән булса, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 96 519 кешегә арткан – 1 268 806. Татарлар саны 34 762 гә...

Подробнее...

Традицияләрне саклап

44-619 октябрьдә Муллаш урта мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Гуманитар цикл предметларының дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруга яңа карашлар» дигән темага район семинары булып узды. Семинарда Төмән районының барлык этномәдәни мәктәпләре катнашты, программасы бик тыгыз иде. Муллаш мәктәбе укытучылары Айна Бәширова һәм Азалия Габдрәхимова бик оста итеп 4 нче сыйныф укучылары белән «Минем гаиләм» дигән темага дәрес үткәрделәр.

Интегратив формада төзелгән татар теле һәм ОРКСЭ (Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре) ачык дәресе карадык. Дәреснең максаты...

Подробнее...

Сезнең кунак - безнең кунак

44-5Балачактан татар гаиләләрендә кунакчыллыкка өйрәтәләр.

«Татар кунакчыллыгы чикләрне белми!» - дип шатланып язды Франциядән килгән бер журналист татар авылында булып кайтканнан соң. Татар кунакчыллыгында французны нәрсә гаҗәпләндергәнен беләсегез киләме? «Кунакны, гадәттәгечә, бөтен авыл кабул итә. Бер атна дәвам итсә дә, ул гаиләдән гаиләгә чакырыла!», - дип Андре Ремакль гаҗәпләнеп һәм сокланып язды.

Авылда әби-бабайлар һәр ялда кунаклар көтәләр иде. Балалары һәм оныклары хуҗалыкта ярдәм итәргә киләләр. Әби безне көтеп, таягына таянып урман юлына чыгып та куя иде. Ә өйдә инде яңа пешкән ипи...

Подробнее...

Өлкәбез, Муллаш мәктәбе исеме әлеге мәртәбәле бәйгедә яңгырады

40-9Быел Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсын оештырды. Бәйгенең максаты - туган тел һәм туган әдәбият укытучыларына ярдәм итү, бу фәннәрне укытуның алдынгы тәҗрибәсен тарату.

80нән артык укытучы читтән торып ярышларда катнашты. Сайлап алынган иң яхшылары 12-18 сентябрьдә Ставрополь краена юл алдылар. Методик остаханәләр, ачык дәресләр, класс сәгатьләре һәм мастер-класслар — конкурс программасында тәкъдим ителгән сынаулар иде.

Бу бәхетлеләр арасында Төмән районының Муллаш урта мәктәбендә 11 ел татар теле һәм...

Подробнее...

Ай белән Кояш

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.

Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:

— Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.

— Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836