#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Елан кабыгы

(Хикәя)

Кайнар һава сулаганыгыз бардыр? Борынны кыздырып, үпкәне яндырып үзәккә үтә ул. Җәй уртасының бер галәмәте менә. Үпкәләр кысыла, йөрәк җәфалана. Челлә... Әле таң беленеп кенә килгәндә дә бик эссе. Шуңа да карамастан көтүгә чыгарга кирәк. Көне буе мичтәге ут кебек кыздырган кояштан беркая кача алмаячагыңны аңласаң да, бернишли ал­мыйсың. Көтү көн саен чыга. Безгә дә көтү чираты килеп җитте.

Әни «әле өлгерерсең, үзе­без генә чыгарбыз» дисә дә, киреләндем. Миңа да көтү көтәргә вакыттыр. Сыерларны яхшылап карап, күп итеп ашатып, башыңны горур чөеп кичке шәфәкъ белән генә авылга...

Подробнее...

“Тел сагында торам”

25-13Мин себер татарымын,
Яфрагы туган җирнең.
Тынгы белмәс йөрәкле,
Вәкиле ярсу илнең.

Галия Абайдуллина   

Олы яшьтәге апалар белән очрашып сөйләшкәндә, алар халыкның киләчәгенә, татар теле көндәлектә югалып баруын әйтеп: «Татар теле торада бөтенләй ишетелмәйте. Ник аны беркем дә уйламайты», - дип зарланалар.

1950-1960 еллар. Татар авылларында безнең күренекле укытучылар, мәктәп директорлары җаваплы, намуслы эшләре белән, бик күп көч түгеп, мәктәпләрне югары дәрәҗәгә күтәрделәр. Тубыл шәһәрендә 15 нче мәктәпнең югары белемле укытучылары Төмән өлкәсенең татар мәктәпләреннән килгән балаларга...

Подробнее...

Җиде буынгача тикшергәннәр

25-12Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә I региональ «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале үтте. Ул Зәйтүнә Тычинских җитәкчелегендә Тубыл шәһәренең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештырылды. Тәбрикләү сүзе белән бәйрәмне Зәйтүнә Әбдерәшит кызы ачты. Киң колачлы, бай эчтәлекле фестиваль өч юнәлештән торды: минем нәсел агачым, минем токымымның горурлыгы, гаилә ядъкаре.

Яркәү районы, Тархан авылыннан Наилә Вагапова видеоязма җибәрде, Тубылдан Фирдәүс Мәчитова, Тубыл районы, Маслаудан Рәшидә Бакиева катнаштылар, Төмән районы, Турайдан Тубыл педагогия институты студенты Арианна Гайнулина...

Подробнее...

Татар кинолары Төмәндә

Өлкәбездә татар киноларын күрсәтеп алдылар. Бу эшне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы башкарды. «Сөмбел», «Исәнмесез», «Әпипә» фильмнарын Төмән шәһәренең шәп кинотеатрларында карарга мөмкинлек туды.

«Тимерюлчы» мәдәният сараенда миңа «Сөмбел»не тамаша кылырга туры килде. Ул Зифа Кадыйрова романы буенча төшерелгән. Өч телдә барды. Кино төшерүдә Үзбәкстан да катнашкан.

Шаян, чибәр авыл кызы Сөмбелгә абыйлы-энеле егетләр гашыйк булалар. Эне кеше буларак, кечесе араларына керми, ләкин абыйсының Сөмбелгә карата карашын хупламый. Ул аны үзенеке итү өчен генә тырыша. Намуслы әти-әни...

Подробнее...

“Милләтебез киләчәге – сезнең кулда”

20-926 апрель – Г.Тукайның туган көне уңаеннан, Төмән шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге, «Бәрәкәт» өлкә хәйрия фонды, “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы ярдәме белән «Туган тел көне» уздырылды. Бирегә өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан укытучылар һәм татар теленә гашыйк булган укучылар чакырылган иде.

Бәйрәм чарасының программасы тыгыз һәм кызыклы булды. Кунаклар башта заманча төзелгән яңа мәктәп буенча экскурсия ясадылар. Аннары шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары һәм 52...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836