#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Театр яктылыкка, нурга илтә”

15-5Танылган шагыйребез Габдулла Тукай әйтеп калдырган бу сүзләр театрның девизы булып торалар. 27 март – театр көне уңаеннан татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре буенча курсларда катнашучылар татар телендә спектакль әзерләргә уйлаганнар. Остазлары Рафаэль хаҗи Гадеев татар халкының “Ике кыз” әкияте белән таныштырган. Әкиятнең тирән эчтәлекле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуы да күңелләренә хуш килә.

Өйрәнелгән сүзләрне практикада кулланыр өчен дә бик уңай ул спектакль кую.

Кунакка өлкә Диния нәзарәте әгъзалары, мәчетләрнең якшәмбе мәктәпләре укытучылары һәм мәчетләргә йөрүчеләр килделәр.

Идея авторы...

Подробнее...

Укытуда яңа технологияләр файдалану

12-9Февраль аенда чираттагы җыелышта Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Интеграцияләнгән укыту ярдәмендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү» дигән темага ZOOM белем бирү платформасын файдаланып семинар үткәрделәр. Биредә өч чыгыш һәм ике дәрес күрсәтелде. Беренче чыгышта мин методик берләшмә җитәкчесе буларак, семинар темасына бәйле теоретик материаллар турында сөйләдем.

Шулай ук Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Флера Зөлбохарова «Төп, өстәмә белем бирү һәм класстан тыш эш ярдәмендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү» дигән тема белән таныштырды. “Укучыларның...

Подробнее...

И туган тел, и матур тел...

Туган теле, гореф-гадәтләре һәр милләтнең зур байлыгы булып санала. Әгәр дә туган телне белмәсәң, ул милләт халкының тарихын, башлангыч чорын һәм мәдәни казанышларын тулысынча белеп булмый. Һәркемнең иң беренче ана теле укытучылары – аның әти-әнисе. Ә инде алдагы, киләчәк көннәрдә телне камилләштерүчеләр - мәктәп һәм мәктәп укытучылары, бигрәк тә тел белгечләре. Агымдагы 2022 елны дәүләтебез Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан итте.

Бу зур эш чишелмәслек мәсьәлә булмас, дип өмет итәм. Бу бурычны тормышка ашыру юлында “Яңарыш” газетасы да туган көненнән үк алдынгылар...

Подробнее...

Өлкәбез укучылары сынатмадылар

8-5Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада Төмән өлкәсе укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Икенче февральдән алып бишенче февральгә кадәр Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Әлеге бәйгедә Россиянең 28 төбәгеннән (7 төбәк дистанцион рәвештә) туган тел серләрен яхшы белүче 155 укучы көч сынашты.

Безнең өлкәбездән олимпиадада быел Төмәндә узган төбәк олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары -13 укучы катнашты. Шунысы сөенечле, укучыларыбыз Казанда да югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Менә алар: татар теленнән призерлар -...

Подробнее...

Туган телем – иркә гөлем

Тел - ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге, дигән халык мәкале бар. Габдулла Тукай поэтикасының матурлыгын, Муса Җәлил җырларының батырлыгын безгә, авыл малайлары һәм кызларына күрсәткән укытучы Мәүлидә апа Сәитова булды. 50 ел элек Ялутор якларыннан Төмән районы, Талымхан авылына күчеп килгән Сәитовлар гаиләсе авылдашлары өчен иң кадерле, иң якын кешеләргә әйләнделәр. Ветеран укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәүлидә апа Сәитованы Халыкара туган тел көнендә искә төшермичә ярамас. Явыз авыру кешене юк итте - Мәүлидә Нәзир кызының 89 яше тулуга бер ай чамасы гына калган...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836