#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы - һөнәре дә, яшәү мәгьнәсе дә аның

Укытучым! Аның хезмәте хөрмәтле, шул ук вакытта иң авыры.

Балачактагы хыялын дөньяга ашырып, 30 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Гөлшат Тимерхан кызы Турышевага 50 яшь тулды.

Янгутум авылында туып-үскән Гөлшат Тимерхан кызы 1988 нче елда Лаемтамак мәктәбен тәмамлагач, Тубыл педучилищесына укырга керә. Училищены тәмамлап, юллама белән Вәчир авылына укытырга килә. Тыйнак, сабыр кызны авылда яратып, мәктәп коллективы үз итеп кабул итә. Аннары ул Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеген читтән торып тәмамлый. Бу авылда Габдрахман Шәрифулла улы белән гаилә корып, 3 кыз...

Подробнее...

Милли Шура рәисе өлкәбездә татар оешмалары белән танышты

47-6Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсендә эш сәфәре барышында “Яңарыш” татар газетасы редакциясендә дә булды.

Аның белән бергә килгән Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Ришат Гайнанов, Конгрессның өлкәдәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйровны да җылы итеп каршы алдык.

Аңа кадәр хөрмәтле кунаклар “Искер” тарихи-мемориаль комплексы, Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчете, Тубыл һәм Төмән шәһәрләренең...

Подробнее...

Төмәндә «Чинги-Тура» музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк

Урта гасырлар чорында Төмән елгасы ярында Төмән ханлыгы башкаласы Чинги-Тура шәһәре урнашкан була. Аңа Себер ханы Тайбуга нигез сала. Бүген Төмән татар диаспорасы борынгы шәһәрдә яшәүче татарларның мәдәни мирасы объектларын торгызу буенча эш алып бара.

Төмән өлкәсенә визит кысаларында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев булачак «Чинги-Тура» музееның бинасы белән танышты. «Чинги-Тура» музей-агарту үзәгендә монтаж эшләре барышы турында аңа конгрессның Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров...

Подробнее...

“Тюрколог Алишина - Татарстан горурлыгы!”

43-7Өлкәбезнең күренекле профессоры Хәнисә Алишинаны Татарстан Республикасы фәннәр академиясе президенты Мәкъзум Саләхов академия юбилеенда үткән пленар докладында шундый матур исем белән бүләкләде.

Казанда Татарстан Республикасы фәннәр академиясе оешуга 30 ел һәм Республикада академик фәннең 100 еллыгына багышланган чаралар уздырылды. Анда хөрмәтле Хәнисә Чәүдәт кызы да катнашты. Ул безгә әлеге ихтирамга лаек бәйрәм турында сөйләде:

- ТР фәннәр академиясе Россиядә глобаль тикшеренүләр, дөнья сәясәте, икътисад, тел, тарих, татар халкының мәдәнияте өлкәсендә әйдәп баручы академик, эксперт, белем бирү үзәге буларак...

Подробнее...

Методик берләшмә җыелышы

13 октябрь көнне ZOOM белем бирү платформасында Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Белем бирү сыйфаты белән идарә итү коралы буларак инновацион технологияләр» дигән темага чираттагы җыелышы узды. Биредә Акъяр, Индрәй, Каскара, Муллаш, Талымхан, Шыкча, Ямбай мәктәпләреннән 12 укытучы катнашты.

Беренче чыгышны “Әдәби уку дәресләрендә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру” дигән темага үзенең эш тәҗрибәсеннән Акъяр мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Чулпан Качаева ясады. Чыгышының төп максаты: балаларны китап укуга кызыксындыру ысулларын табып, туган телне...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836