#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тугыз авылындагы себер татар этнография музее турында

43-8Музей 2014 елда авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән оештырылды. 2021 елда музей өчен электр, җылылык һәм коймалар булмаган бина бүлеп бирелде. Музей фондында 2000 тирәсе экспонат исәпләнә.

Тугыз авыл җирлеге территориясенә өч авыл керә: Тугыз, Кече Уват, Ләмчәй, биредә 1160 кеше яши. Күпләрне татар авылларының гадәти булмаган исемнәре кызыксындыра. Авыздан авызга матур риваятьләр тапшырыла, аларда авыл һәм нәсел исемнәре турындагылары бар.

Авыл җирлеге тарихы турында материаллар җыю белән «Истоки» туган якны өйрәнү түгәрәгендә өлкән сыйныф укучылары шөгыльләнә, үзем -...

Подробнее...

“Төмән өлкәсендә мөселман берләшмәләре һәм дини объектлар”

41-4Сентябрь аенда шул исемдәге иллюстрацияле белешмәлек дөнья күрде. Китапның авторлары - политик фәннәр кандидаты, автоном коммерцияле булмаган «Төбәк социумын үстерү институты»ның эшләр идарәчесе Максим Черепанов һәм өлкәдә танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәлил Кабделвахитов.

Белешмәлектә Төмән өлкәсе территориясендә ислам дине турында мәгълүмат бирелгән. Аның төп өлешен мөселман берләшмәләренең урнашу урыны, саны һәм социаль-демографик составы, лидерлары һәм күренекле кешеләре, дини йолалар һәм берләшмәләрнең иҗтимагый эшчәнлеге турында мәгълүмат тәшкил итә. Төмән төбәгендә ислам...

Подробнее...

Сагау кәвекме, әллә телсезме?

Утыз, утызбиш ел элек авыл урамнарында урысча гәпләшеп йөргән вак балаларны күрсәң, беләсең: “Әһә, шал баваларга ма, пы мамаларгама кунаклар килепте“, - дип. Бүгенге көндә карап торсаң, урамда авыл кешеләре калмаган, бөтенесе дә кунак. Сиксән бишенче елларда туган балалар татарча сөйләшсә, алардан туганнар - гел урыслар. Әгәр, туксанынчы еллар балалары белән анда-санда татар телендә сөйләшергә була икән, алардан биш ел соңга калып туганнардан туганнары урыс телендә генә бер-берсен аңлый ала.

Ә менә инде 2000 елларда туган ата- ананың баласы гына түгел, ата- анасы үзе дә, өендә дә...

Подробнее...

“Тәнәфес”

39-13Шул исемдә Төмән районының Индрәй этномәдәни мәктәбендә газета чыгып килә. Бу бәхеткә алар 2019 елда “Мәктәп базасында күпфункцияле үзәк булдыру” проектын яклап, район грантын откач ирешәләр. “Тәнәфес”не төп булдыручылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова белән башлангыч класслар укытучысы Зәкия Сәитова бу эшне быел да дәвам итәчәкләрен, балаларның да, әти-әниләрнең дә һәр санын яратып кабул итүләре турында сөйләделәр.

- Хөрмәтле укытучыбыз Галия апа Сагидуллина газета чыгарып килә иде. Аннан соң бу эш тукталып калды. Һәм менә яңадан башлап җибәрергә булдык, - дип сөйләп...

Подробнее...

Җирле шагыйрәбезне хөрмәтләп

39-14“Әбием сабаклары” шигырьләр җыентыгы авторы Рәшидә Зәнкиеваның тәрбияви темаларга язылган шигырьләренә багышланган чаралар Тубыл шәһәрендә үтте. Шәһәрнең 15 этномәдәни компонентлы мәктәбендә Рәшидә апаның үзе кичергән хисләрен күңеле аша үткәреп, шигъри юлларга салып иҗат иткән шигырьләре белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова укучыларын таныштырды. Татар шигъриятенә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләгән укытучы укучыларын шигырьләрнең мәгънәсен, эчтәлеген аңларга өйрәтте.

Балаларның игътибарын шигырь укуның матурлыгына юнәлтте. Шигърият – ул җанны дулкынландырган, аның...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836