#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер күрешү – ул үзе бер гомер

9-1612 нче февральдә туган авылыбыз - Яркәү районы, Сәет авылына кайтып, туганнар белән җыелышып, мәчетебездә хәтем-ашы уздырып алдык. Авылдашлар: «Без сезне көттек, ел да январь аенда килеп әрвахларыгыз рухына аш уздырып торасыз», – дип әйтүләре күңелләрне тутырып җибәрде. Хәзрәтебез Мәлик абый Биктагировка, барлык туганнарыбызга, авылдашларыбызга рәхмәт сүзләрен белдереп, газетага язарга булдым. Бер күрешү – ул үзе бер гомер бит. Елдан ел авыл кечерәя кебек, күп өйләр буш утыра, яшьләр китә.

Ә Сәет заманында зур авыл булган, мәктәптә күренекле шәхесләр эшләгән: Якуб Зәнкиев (1935-36...

Подробнее...

Мин һәм хиҗаб

Мине хиҗабта күрү һәркем өчен дә гадәти түгел, бигрәк тә мине күп еллар яулыксыз күргән яисә минем белән мәктәптә яки университетта укыган кешеләр өчен.

Ә бит мөселманнар бөтен дөньяда, төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә күп. Әле Исламда гына түгел, ә һәр диндә диярлек, хатын-кызларның башын ябып йөрүе - гадәти күренеш.

Мин һәрвакыт яулыклар һәм палантиннар киеп йөрдем, озын юбка һәм күлмәкләр яраттым. Ә инде аңлы рәвештә 2019 нчы елда бәйли башладым.

Әкренләп намаз укырга теләк туды. Ул елларда миннән: «Гөлназ, хәзер шулай йөрерсеңме?» – дип сорыйлар иде. Хиҗаб өчен мин беркайчан да...

Подробнее...

Зыян күрүчеләргә ярдәм иттеләр

Төмән өлкәсе мөселманнары Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәү корбаннары өчен өч йөз мең сум акча җыйдылар.

Фаҗигадән соң беренче тәүлектә Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте президиумы әгъзалары Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү тәкъдиме белән чыктылар. Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән акча җыю игълан ителде.

«Без, иманлы кешеләр буларак, бөтен кешелекне яралткан Раббыбыз безне сыный дип ышанабыз. Төркиядә һәм Сүриядә булган фаҗига бу илләрнең халыклары өчен дә, бөтен дөнья өчен дә зур сынау. Чыннан да, без Себер кешеләре бу илләрдән...

Подробнее...

«Ешьмясо» кибете продукциясе өлкә диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитет сертификатын узды

Ит продукциясен сатучы «Ешьмясо» кибете диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетында Хәләл сертификацияләү процедурасын узды. Җитештерү эшчәнлеген комитет контроленә кую турындагы таныклыкны Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков тапшырды.

Кибет клиентларга ит продуктларының киң ассортиментын тәкъдим итә. Төмәнлеләр һәм шәһәр кунаклары сертификацияләнгән продукцияне Төмән шәһәре, Молодежная урамы, 80 йорт (ТЗБ), «Ешьмясо» кибете адресы буенча сатып ала алалар.

«Хәләл» комитеты хәләл продукция җитештерүне һәм сатуны контрольдә тоту, сертификацияләү белән шөгыльләнә, шулай ук...

Подробнее...

Рәгаиб киче

Ел саен Рәҗәп аеның беренче җомга киченә туры килә торган бик бәрәкәтле изге кичә ул. Ягъни Пәйгамбәребезнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре. Шушы никах нәтиҗәсендә дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килгән.

Бу төнне гыйбадәттә үткәрү бик саваплы. Әнәс ибн Мәлик китергән хәдистә: «Раҗәб аеның беренче пәнҗешәмбесендә ураза тотарга, ә җомга төне җиткәч, кичке (ястү) һәм төнге (витр) намазлар арасында 12 рәкәгать намаз укырга кирәк. Һәр рәкәгатьтә «Фәтихә» сүрәсе, өч тапкыр «Кадер» сүрәсе һәм унике тапкыр «Ихлас»...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836