#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сокланырлык авыл, ләкин телебез югала

45-3Һичшиксез, Аллаһ һәм аның фәрештәләре Нәбигә (Мөхәммәд с.г.в.) салават әйтәләр. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтләр һәм бәрәкәтләр яудыра, фәрештәләр исә аңа югары теләге белән дога кылып, шәрәф казана һәм аның зикере белән бәрәкәтләнәләр. И, иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм «И, Нәби, сиңа сәлам булсын», - дип сәламләү белән сәлам бирегез.

Коръән тәфсире, (33:56).

Әүвәл әүвәлдән безнең себер якларында Рабигул Әүвәл - сөекле пәйгәмбәребезнең туган ае, көннәре вакыт әби-бабайлар, әти-әниләр җыелышып дини чаралар...

Подробнее...

“Динебезнең асылын яшьләргә тапшырыйк”

45-2Хәтирә Хикмәтулла кызы 1976 елда Яркәү районының Түре авылы балалар бакчасына тәрбияче итеп җибәрелә һәм бер елдан соң авыл егете Кучаров Әбделмәҗит Әбделкәрим улына кияүгә чыга. Балалар бакчасында 23 ел хезмәт итә.

- 1995 елны безнең авылда тантаналы рәвештә мәчет ачылу бәйрәме үткәрелде. Мәчет төзетүченең (төп спонсор) исеме Мәрьям, ул үзе гарәп илләрендә яши. Безнең мәчетнең дә исеме «Мәрьям» дип атала, - дип сөйли Хәтирә апа.

Төзү эшләре барганда Хәтирә ханым читтә булмаган, садака акчалары җыйганда, төрлечә ярдәм итүчеләр арасында актив катнашкан. Мәчет тирәсендә агачлар утырткан вакытта да үз...

Подробнее...

Татар Вагай авылы мәчетендә

Аллаһның сиңа (Мөхәммәд пәйгамбәргә) фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, алардан бер жәмагәть сине (гадел хөкемнән) ялгышлыкка төшерергә карар биргән иде. Хәлбуки, (бу эшнең авыр нәтиҗәсе үзләренә төшәчәге өчен) алар үзләреннән кала беркемне дә юлдан яздырмаслар һәм (моннан соң да) сиңа берни белән дә зарар китерә алмаслар. Чөнки Аллаһ сиңа Китап вә хикмәт иңдерде, сиңа (төрле вәхи белән бүгенгә кадәр) син белмәгән (яшерен) нәрсәләрен өйрәтте. Аллаһның сиңа булган фазылы зур! 

Коръән тәфсире, (4:113)

Рабигул Әүвәл...

Подробнее...

Авырлыкларны бергәләшеп үтик

Аллаһы Тәгалә без елга бер генә үтәргә тиешле һәм без генә үтә алган киртәләрне, авырлыкларны куя...

Безнең мәчетебездә халыкны җыеп, әкренләп эшләр башкарыла. Күптән түгел бергәләшеп аш үткәрдек. Вагай районының Татар Вагай мөселман җирле оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларның җиңеп, исән-сау гаиләләренә кайтуларын теләп, дога укып Коръән ашы үткәрде. Мәчетебезгә күрше авыллардан, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән дә мөселман кардәшләребез килделәр. Оешма җитәкчесе Чәхвәр Кормандаев оештырган чарада халык, балалар күп булды. Чыгыш ясаучылар, бу авыр вакытларны да бердәм булып, бергә...

Подробнее...

Төмәндә хәләл туклану урыннары арта

Төмәндә тагын бер ресторан хәләл сертификаты алды. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков катнашында «Айва» ресторанына Ислам туклану нормаларына туры килү сертификаты тапшырылды.

Сертификатларны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты бирә. Хәләл аш-су белән өлкә башкаласында берничә җирдә тукланырга мөмкин. «Хәләл» стандарты комитетындагы исемлектә хәзер «Гурман» кафесы, KFC фастфуд рестораны (ЦУМ), «Абшерон» кафесы һәм «Айва» рестораны бар.

Моннан тыш, шәһәрдә күп кенә җәмәгать туклануы урыннарында исламда тыелган аш-су...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836