#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Этнос”та корбан бәйрәме

40-4Төмән “Этнос” иҗади һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә үзәккә йөрүче балалар һәм 52, 39нчы мәктәпләрдән башлангыч сыйныф укучылары килгәннәр. Кичәне Әлфинур Шамил кызы Касыймова башлап җибәрде. Корбан бәйрәме тарихын һәм аның үзенчәлекләрен сөйләп китте. Шулай ук үзәк директоры А.Градусов, радиоспорт буенча дөнья чемпионы З.Низамов, Яңавылның хөрмәтле кешесе С.Мингазеев балаларны бәйрәм белән котладылар. Әгәр дә Мөнирә ханым Хөснетдинова булмаса, бу бәйрәм уздырылмаган да булыр иде, диделәр.

Ул спонсорлар табып, оештырып, балаларга...

Подробнее...

Бүген ул хөрмәтле авыл имамы

Бу көннәрдә Төмән районы, Талмы авылында яшәүче Мансур Колчак улы Биктимеров туганнары белән 80 яшен бәйрәм итте. Гаиләдә 8нче бала булып дөньяга килгән малай хезмәт юлын 16 яшеннән “Коммунизмга” колхозында гади эшче буларак башлап җибәреп, Тубыл зоотехникумында белем алып, баш зоотехник дәрәҗәсенә җитешә. Шыкча авыл советы территориясендә сөт-тауар юнәлешле “Туринский” совхозы барлыкка килгәч, 4 елга авыл советы рәисе итеп билгеләнә. Аннары 1967 елда совхозның Явызбы бүлегенә идарәче итеп куялар. Эшләгән 5 ел дәверендә ул Төмән авыл хуҗалыгы институтында югары белем алырга да вакыт...

Подробнее...

Сорау - җавап

- Аллаһы Тәгалә намаз укыган кешенең гомерен озайта, дигән гыйбарә бар. Бу дөресме?

- Аллаһы Тәгалә Кадер кичәсендә адәм балаларының тәкъдирен үзгәртә. Тәкъдир үзгәрүнең исә ике сәбәбе бар: дога һәм изге гамәл керә. Иншалла, әлеге гыйбадәтне үтәгән кешенең, әгәр ул гөнаһлардан сакланса, әти-әнисенә итагать итсә, туганнары белән араны өзмәсә, гомере озынаер. Ә инде әлеге шартларны үтәмәсә, гомере, киресенчә, кыскарырга да мөмкин.

- Зиратта кырык ел элек мәет күмелгән урынга янә кеше җирләргә ярыймы?

Ярый.

- Аракыдан үлгәннәр, үз-үзләренә кул салучылар була...

Подробнее...

Талмы мәчете

31-6Талмы мәчетенең тарихы

Төмән районы, Талмы авылында бай тарихлы мәчет. Еллар шаукымына карамастан, ул үзенең нигезен, стеналарын саклап кала алган. Ниләр күргәнен, нинди язмышка дучар булганын сөйләргә аның теле генә юк. Алай да әз-мәз булса да, мәчет язмышын бәян итәрлек авылда олы кешеләр бар әле. Аларның әйтүе буенча, үз нигезендә нык басып торучы әлеге мәчет 1870 елда төзелгән. Давыллы елларда, мәчетләрне тар-мар итү башлангач, Талмы мәчете дә читтә калмый. Аның манарасын да кисәргә килеп җитәләр. Нигәдер шул кешеләр бу кара эшне үзләре эшләмичә, авылда яшәүче халыкны мәҗбүр...

Подробнее...

Кыштунлыда иман йорты ачылды

31-7Төмән районының Кыштунлы мәчетен ачу тантанасына районның Муллаш, Явызбы, Талмы, Индрәй, Боровский, Шыкча, Акъяр мәчетләреннән һәм башка төбәкләрдән йөзләгән кеше килгән иде.

Бик матур, кояшлы көндә урамда урнаштырылган сәхнәдә бәйрәмне әнисе Кыштунлы авылында туып-үскән Ләйлә Әфләтунова алып барды. Акъяр мәдәният һәм ял үзәге коллективы белән бергәләшеп оештырылган, мөселман һәм халык җырлары белән күркәмләндерелгән программа кунаклар күңеленә хуш килде.

- Кыштунлыга авыр репрессия елларында мулла булып Югары Егәнледән Әбделхак Рафиков җибәрелә. Ул төньяк Уралга сөргенгә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836