#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

3 майда – мигъраҗ кичәсе

Пәйгамбәр (с.г.в.)нең мигъраҗга ашуы

Мөхәммәд (с.г.в.) барча пәйгамбәрләрнең артыграгыдыр. Аллаһы Тәгалә аңа мигъраҗ кичәсен бирде. Мигъраҗ бу урында күккә ашмак мәгънәсендәдер. Әйтмешләр, бу мигъраҗ кичәсе рабигүл әүвәл аенда. Вә бәгъзеләр әйтте: “Рәҗәб аенда иде”, - дип. Ләкин дөресрәге булыр: Пәйгамбәр (с.г.в.) туды, мигъраҗга ашты, Мәккәдән Мәдинәгә күчте вә  вафат булды – барчасы рабигүл әүвәл аеның уникенче кичәсендә иде, диделәр. Әйтмешләр, бу мигъраҗ кичәсе кайсы айда булса да, дүшәмбе кич иде. Мәккәдән Мәдинәгә күчмәс борын бер ел элгәре иде.

...

Подробнее...

Хәдисләр

Аралашканда кайсы кавем сүзләрен күбрәк куллансаң, димәк син шул кавемнән.

Кеше нинди кавем һәм милләтне сөйсә, Аллаһы Тәгалә аны шул милләт белән бер итәр.

Әгәр мөселман башка бер милләткә охшарга тели икән, димәк, ул алардан.

Үз милләтенә кияүгә чыккан хатыннарны гына Аллаһы Тәгалә сөя.

Кем телен сата – шул иманын сата.

Гыйсәвиләрне сөйгәннәр кыямәт көнендә гыйсәвирләр белән бергә булырлар.

Аллаһы Тәгалә үз өммәтен арттырганнарны гына сөя.

Мөселманга кияүгә чыккан хатыннарның җәннәткә керәчәкләре шөбһәсез.

Ике мөселман очрашканда үз телләрендә аралашмау бик зур...

Подробнее...

Кеше йөрмәгәч, мәчетнең ни хикмәте бар?

14-5Яркәү мәчетендә имам вазифасын үтәүче Фәрхәт хәзрәт Мәҗитов белән әңгәмә кордык. Яшь, белемле имам. Тормыш иптәше Гөлфәния белән Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итәләр. Якшәмбе көнне Фәрхәт хәзрәт балалар укыта, шулай ук хатын-кызлар да киләләр икән.

- Фәрхәт хәзрәт, сездә хәлләр ничек?

Бу сорауга җирле халык яисә татарлар: “Аллага шөкер”, ә дини мөселманнар “Әлхәмдүлиллә”, - дип җавап бирәләр.

Әлбәттә, безне мәчетләрнең ничек эшләп килүе һәм җомга намазларына йөрүчеләр кызыксындыра. Җомга көнне Яркәү мәчетенә 20ләп кеше килсә, аларның күбесе кавказ ягы мөселманнары...

Подробнее...

Алла куәт бирсен

Дин юлына басыр өчен һәркемнең күңелендә ниндидер этәргеч була. Советлар чорында Алланы да, мулланы да белмичә үстек дисәк, дөрес булмас, бик күп гаиләләрдә  бала тугач, ата-аналары яшертен генә бала күңеленә дини орлык салып калдыра алдылар. Кайберәүләр урта, кайберәүләр өлкән яшькә чыккач, шул орлыклар шытып чыга башладылар. Әйе, нәкъ яз көне кар астыннан шытып чыккан умырзаялар төсле.

Яркәү районы, Сәет авылында туып-үскән Нәфисә Наил кызы Тузмөхәммәтованың күңелендә дә олыгайгач, шундый үзгәрешләр булды. Моңа әле тумаган оныгы сәбәпче булуын исбат итә ул. Табиблар...

Подробнее...

Тылсымлы намаз

Кеше авырса, аның баш мие ярымшарлары эшчәнлеге дискординациягә дучар була, ягъни үзара яраклашу бозыла. Менә шул авыруга китерә дә инде, аларның координациясе, үзара яраклашу нәтиҗәсендә исә кеше савыга. Кешенең сәламәтләнүе менә шушындый гади фактка нигезләнгән. Коръән “тавышы” исә нервларны тынычландыра, баш миенең уң һәм сул ярамшарларының эшчәнлеген к өйли.

Пәйгамбәребез М өхәммәд Хәдис Шәрифендә: “М өселман намаз укый башлагач, аның алдында оҗмах капкасы ачылыр, Аллаһы Тәгалә белән кешене аерып торган пәрдә күтәрелер. Бу намаз тәмамланганчы дәвам итәр”, – ди. Икенче сүз...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836