#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өметле егет

49-3Дин әһелләренең өлкә семинарында Тубыл районы, Ләчек авылыннан килгән Фәрхат Хафиз улы Сәитов белән таныштык. Ул дин әһелләре арасында иң яшь булганга күрә, әллә каян күзгә ташланды. Дәрес вакытында игътибар белән тыңлап, тырыша-тырыша язып баручы әлеге түбәтәйле егет нурлы йөзе белән безнең күңелләрне үзенә җәлеп итте. Тиздән егет булып килүче Фәрхат 8нче сыйныфта укый. Тырышлыгын, бөтен күңеле белән дингә тартылуын күреп, авылдашлары Фәрхатне семинарга җибәргәннәр.

Аның дингә басуына ике ел инде. Яшьләр арасында саф күңелле чын муллалар үсеп килүе куандыра, әлбәттә...

Подробнее...

Дога җанга дәва

“Яңарыш”ның 46нчы санында “Күлләр кеше гомерен ала” дигән мәкаләбез чыккан иде. Хәзер газета укучыларыбыз редакциягә хат язып азапланмыйлар, тоталар да шалтыраталар. Анысы да яхшы, димәк газетаны укыйлар. Бөтен бәла-казалардан саклану өчен махсус догалар бар һәм газета укучыларыбыз “Суга батудан дога бармы”,  дип мөрәҗәгать итәләр. Әйе, һичшиксез, бар. Динебездә дога – рәхмәт ачкычы, тәһарәт – намаз ачкычы, намаз – җәннәт ачкычы. Дога җанга дәва да әле.

Хәтта урмандагы ерткычлардан, урамдагы усал этләрдән, юлга чыксак һәм туганнан алып үлгәнгә кадәр укыла торган догаларны...

Подробнее...

Багучыга бармагыз, башка бәла алмагыз

“Багучыга бармагыз, башка бәла алмагыз”, - дип китап-журналларда дин әһелләре кисәтеп килсәләр дә, соңгы елларда халык ябырылып алар сукмагын таптый. Телетапшырулардан ачыктан-ачык “кемгәдер ирен, кемгәдер сөяркәсен кайтарып бирәчәкләр”, дигән эчтәлекле рекламалар бер-бер артлы яңгырап кына тора. Акчаңны гына түлә, Советлар чорында кычкырып әйтү түгел, уйларга да ярамаган әйберләрне ишетәбез.

Мәсәлән, фәлән хатын сөяркәсеннән ирен аерып, үзенә кайтаруларын үтенеп багучыга бара, акчасын түләгәч, әлбәттә, ул аның файдасына эшли. Аннары ирнең сөяркәсе шул багучыга әлеге хатыннан...

Подробнее...

Карбан мәчетенә килгәч

45-324 сентябрьдә Яркәү районы, Карбан авылында мәчет ачылганы турында газетада язган идек инде. Бу көннәрдә шул якларга юл чыккач, вакыт тар булуга карамастан, машина хуҗасы – күренекле җәмәгать эшлеклесе  Әхтәм Хәмит улы Каюмов мәчеткә садака салмыйча китүне хуп күрмичә, безне шунда алып барды. Биредә безне авыл мулласы Ильяс Тимергали улы Ярмөхәммәтов хәләл җефете Хавия апа белән җылы каршыладылар. Алар белән аралашкан арада, яңа мәчет бинасында Раяна апа Каюмова намаз укып, рәхәтлек һәм күңел тынычлыгы алды.

...

Подробнее...

Уртак шатлыгыбыз

“Яңарыш”ыбызда “авылларда яңа мәчет төзелә башлады”, яисә “бездә яңа мәчет ачылу тантанасы” дип шатлыклары белән уртаклашып язалар якташларыбыз.

Кайчандыр мәчетле, динле булган Кече Уват авылында нигә мәчет юк, дигән сорау күптән инде мине борчый иде. Без кечкенә чакта ике мәчет бинасы бар иде. “Кичен йөрмәгез, мәчеттә мулла пәрие яши”, - дип әби-бабайлар безне куркыталар иде. Күпме торгандыр инде ул мәчет бинасы безне куркыту чыганагы булып, ачык кына хәтерләмим. Аннары шул бинаны сүтеп, авыл уртасына клуб итеп салып куйдылар. Күпме парларны таныштырган, ярларны кавыштырган шушы авыл клубы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836