Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Зәйтүнә апа Фәхретдинова белән Яңавылда Корбан бәйрәмендә таныштым. Дөресрәге, бу мөлаем әби белән районның тарихын өйрәнүдә күп эшләр башкаручы Әлмирә ханым Гомәрова очраштырды. 92 яшьтә булуына карамастан, иске мәчет урынында үткән изге чарага килеп, Яңавыл халкы белән бергә Коръән сүрәләрен тыңлады, рәхәтләнеп танышлары белән аралашып утырды ул. Әлбәттә, Зәйтүнә Гыйлаҗетдин кызыннан яшь вакытында яр буенда үткән бәйрәмнәр, үзенең тормышы турында сораштык.
Ә ул ялындырып тормады: тиз арада бер гасырга якын гомерен барлап та үтте. Фикер төгәллеге булган, яхшы хәтерле өлкән затларга сокланып бетә...
Агымдагы елның 2 августында Төмән ЦУМында урнашкан KFC ресторанына Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков юридик зат эшчәнлеген Төмән өлкәсе Диния нәзарәтенең «Хәләл стандарты комитеты» контроленә кую турында таныклык тапшырды. Әлеге документ предприятие продукциясенең, чыннан да, ислам нормаларына һәм хәләл продукция җитештерү һәм сату буенча билгеләнгән кагыйдәләргә туры килүен раслый.
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Төмән халкына һәм шәһәр кунакларына хәләл продукция чыгаручы предприятиеләргә таныклык бирү вәкаләте булган төбәктәге бердәнбер органның - өлкә мөселман...
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:
“Сүз аркасында кеше үпкә саклый, ара бозыла. Чынлыкта, сүз бернәрсә түгел. Әйтик, шар кабартабыз һәм ул зур булып күренеп тора. Чынлыкта, аның эче буш. Сүз дә шундый. Без сүзгә артык игътибар итәбез. Хурласыннар, сүксеннәр, теләсә нәрсә әйтсеннәр, әгәр син гаепсез икән, сине нихәтле сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап кына килә. Гөнаһың сине сөйләүчеләргә күчә, ә аларның эшләгән игелекләре сиңа күчә. Әле кайберәүләр ачуын чыгарыйм дип махсус юкны сөйли.
Вулканнар атылырга, йолдызлар сибелергә, диңгезләр шауларга, кыялар ярылырга мөмкин, әмма...
23 июльдә Төмән районының Муллаш авылы мөселман оешмасы мәчет ачылуның 30 еллыгын билгеләп үтте. Тантанага кечедән олыга кадәр авылдашлар җыелган, төбәк хакимият органнары вәкилләре, өлкә дини идарәләре, татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре, күрше авыллар имамнары чакырылган иде.
Бәйрәмне алып баручылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәнисә Зиннәтуллина һәм Азалия Габдрәхимова барлык катнашучыларны тарих фәннәре кандидаты Гөлүсә Зиннәтуллинаның архив документларына таянып башкарган фәнни хезмәтеннән алынган мәчетнең тарихы белән таныштырдылар.
Муллашның мөселман оешмасы рәсми рәвештә...
Ата-бабаларыбыз яшәгән туган авылларны сагынып искә алмаган кеше бармы икән? Ни дисәң дә, моннан 50-60 еллар элек үзенең мәктәпләре, клублары, балалар бакчалары, күп балалы гаиләләре белән гөрләп торган татар авыллары бүгенге көндә сүнделәр яисә күпләре юкка чыктылар. Мәсәлән, Түбән Тәүде районы, Бухтал хакимиятенә керүче Камышлы, Камай, Усман, Муллин авыллары юк инде. Яңа Казанлы авылы, аллага шөкер, яшәп килә әлегә.
1911-1920 елларда Столыпин карары буенча Татарстаннан күчеп килүче татарларга җирләр бүлеп бирелгән. Алар үз көчләре белән урманнарны ачып кырлар ясап, иген игеп яши башлаганнар. Җиңел...