#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәчет урынын хөрмәтләп

30-4Төмән шәһәренең Яңавылында элекке традицияне кире кайтарырга уйлыйлар. Монда бүген Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу эшне «Әл-Манар» мөселман волонтерлык хәрәкәте башлап җибәргән.

- Ниятләп куйган идек, менә тормышка ашырдык, - диде хәрәкәтнең, шулай ук «Яңавыл» мөселман дини оешмасының җитәкчесе Әмир хәзрәт Галеев. – Элекке елларда яңгыр сорап корбан чалу, Корбан гаетен үткәрүләр Түре яр буенда оештырыла иде.

Ул елларны хәтерләрендә саклаучылар бар әле. Корбан ашы үткәрү турында хәбәр чыккач, барысы да шул елларны искә төшереп булышырга теләк белдерделәр. Бергәләшеп бу эшне башкарып чыктык...

Подробнее...

Корбан бәйрәме – Бәектә

30-5Тубыл районы, Бәек авылы мәчетендә Корбан гаетен зурлап билгеләп үттеләр. Авыл халкы өчен Корбан гаете күркәм, көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе булды. 9 нчы июльдә Бәек мәчетендә тәкъбир әйтеп, вәгазь сөйләп алганнан соң, гает намазын авыл мөселманнары белән Вәлиулла хәзрәт Кучубаев укыды.

10 нчы июльдә мәчеттә Корбан гаете хөрмәтенә, авылда яшәп мәрхүм булган авылдашлары рухына багышлап Коръән ашы үткәрелде.

Аллаһының ризалыгы, рәхмәте өчен оештырылган дини чара турында авылда яшәүче хезмәт ветераны Флора апа Апсатарова сөйләде. «Мәчетебезгә кеше кышын йөрми. Авылда өлкән яшьтәге...

Подробнее...

Талымханда

30-3Төмән районы, Талымхан авылында 9 июль көнне һәр мөселман кешесе түземсезлек белән көтеп алган Корбан бәйрәме үтте.

Июнь аенда курслар вакытында Мактау хаты белән бүләкләнгән мәчетебезнең имам-хатыйбы Данил хәзрәт Низямов бәйрәм үтәчәк көнне билгеләгәч, авылдашларыбыз атна буена садакалар җибәрде.

Мәчет курасында табын әзерләүче Мөслимә апа Сагутдинова бирегә сәгать җидедә килгән. «Җиденче яртыда азан тавышын ишетчәк, тәрәзәләрне ачтым, туп-туры монда йөгердем», - диде ул.

Дин әһелләре, килгән кунаклар, мөселман авылдашларыбыз бәйрәм намазына кереп киткәндә, ике казан корбан ашы...

Подробнее...

Хәлилә ханымны президент тәбрикләде

29-52022 елда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Анда 5 чит ил һәм Россиянең 76 төбәгеннән дин эшлеклеләре килде. Төмән өлкәсеннән барган зур делегация составында Тубыл районының Олы Юршак җирле мөселман дини оешмасы җитәкчесе Хәлилә Шамакова да бар иде. Җыенның пленар утырышында Хәлилә ханымны Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

- Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдиннәр белән бергә ерак Төмән өлкәсеннән килгән гади хатын-кызны зур бүләк белән...

Подробнее...

К истории ислама в Западной Сибири

Историографический аспект

Несмотря на значительно возросшее в последнее время число работ по истории ислама в Сибири, интерес исследователей к этой теме не ослабевает. Во многом это связано с тем, что вопрос об исламизации Западной Сибири долгое время оставался слабоизученным, а также с тем, что ведется поиск новых подходов к рассмотрению данной темы из-за довольно слабой источниковой базе.

Одной из важных задач, стоящих на сегодняшний день перед исследователями, является необходимость выработки общей схемы процесса исламизации тюркского населения на территории Западной Сибири...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836