#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Чүп пакетларын зират коймасы аша ташлау кимеде”

23-5Рәсүлебез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи уә сәлләм): «Каберлекләрне зиярат кылыгыз, ул сезгә мәңгелек тормыш турында искә төшерәчәк», - дип боерды. Шуңа күрә зиратка бару динебездә сөннәт булган бик күркәм изге гамәлләрнең берсе булып тора.

Өлкәбездә зиратларга игътибар зур дип беләм. Чөнки төрле яклардан каберлекләрдә өмәләр үткәрү турында хәбәрләр килеп тора.

Бу юлы «Ахирәт» җирләү эше мәсьәләләре буенча муниципаль казна учреждениесе караучысы, Төмән шәһәрендәге Кугалы (Матмасс) поселогы мөселман оешмасы җитәкчесе Сөләйман хәзрәт Садретдинов безгә Яңавыл зиратында өмә үткәрәчәкләрен, волонтерлар, җирле...

Подробнее...

Изгелек таратучылар

«Әл-Манар» волонтерлары Төмән өлкәсенең Вагай районы Сөләймән авылындагы янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм күрсәттеләр.

Май башында коточкыч янгын Хәлитовлар гаиләсенең йортын һәм мөлкәтен тулысынча юкка чыгарды. Гаиләдә ике балигъ булмаган бала бар, кече кызларына биш яшь.

Янгын вакытында балалар һәм ата-аналар зыян күрмиләр, әмма йорт яшәү өчен тулысынча яраксыз хәлгә килә. Гаилә вакытлыча туганнарында урнашкан.

Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтенең «Әл-Манар» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар аларга кием-салым, беренче кирәк-яраклар, мебель җыйганнар.

Идрис...

Подробнее...

Дини идарәдә Тукай шигырьләре яңгырады

19-4Төмән шәһәрендә өлкә диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүчеләр җитәкчеләре - педагогия фәннәре кандидаты, хаҗи Рафаэль Гадиев тырышлыгы белән төрле бәйрәм оештырып кына торалар. Бу юлы алар бөек Тукайның туган көне – Туган тел көне алдыннан аңа багышланган кичә үткәрделәр. Монда курска йөрүчеләр генә түгел, барлык дини идарә әгъзалары җәлеп ителде. Дога белән башланган чараны Габдулла Тукай тормышына багышланган чыгышлар дәвам итте.

Мөфтиебез Зиннәт хәзрәт Садыйков «Тукай һәм дин аерылгысыз бер агачның ботагы һәм тамыры», аннары...

Подробнее...

Тубыл мәчетләрендә Ураза гаете намазлары

19-5Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм вәгазьләрен тыңларга Ураза гаете намазларына килгән мөселманнар белән мәчетләребез шыгрым тулы булды. Ай дәвамында мөселман кардәшләребез шәһәр мәчетләрендә, өйләрендә мул табыннар әзерләп ифтар ашларын уздырдылар. Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә һәм тарихи мәчетебездә Ураза гаете намазын мөселманнар җәмәгать белән укыдылар.

Төбәк диния нәзарәте мөфтие Ибраһим Сухов: «Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын! Барчабызга хәерле имин тормыш, игелекле гамәлләр телик», - дип, шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның Котлау хатын укыды...

Подробнее...

Киндерледә

19-6Түбән Тәүде районы, Киндерледә Ураза бәйрәменә иртәнге сигезенче яртыда беренче булып аксакал – авылның иң өлкән кешесе, мәчетне төзүне җитәкләүче, озак еллар иман йорты рәисе вазифасын башкаручы 93 яшьлек Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин килде. Мөселманнар мәчеттә иртән гает намазын укыганнан соң, беренче катка янкормага бәйрәм ашына төштеләр. Мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов авылдашларны, күрше авыллардан килгән кунакларны хуш күреп каршы алды. Мул өстәлләр артында утырган халыкны бәйрәм белән котлап вәгазь сөйләде.

- Ай буе сынатмый ураза тоттык. Дөньялар тыныч торсын, күпмилләтле халык дус-тату...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836