Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
24 яшь тулган көнебезне газетабызның иң якын дуслары, киңәштәшләре – “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары белән билгеләп үттек.
“Әдәби Төмән”дә өлкәбезнең танылган профессорлары, шагыйрьләре, язучылары, алдынгы мәгариф, мәдәният эшлеклеләре тупланган. Алар, һәрвакыттагыча, бу юлы да үз иҗатлары белән таныштырдылар, иҗат җимешләре белән уртаклаштылар. Утырышның көн темасына куелган иң төп мәсьәлә – “Яңарыш”ның 25 еллыгына әзерлек иде. Монда һәркем үз фикерен белдерде, тәкъдимнәрен кертте. Киләсе ел газета коллективы һәм аның укучылары өчен аеруча җанлы, тыгыз булачак.
- 25...
Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең эше укытучыныкыннан да авыррак. Моның шулай булуын бер генә мисалдан да күреп була. Кайчакта бала-чага әллә нинди кызыклар эшләп ташлый. Бер тәрбияче белән булган хәл турында укыгыз әле. Миңа бу турыда кемдер сөйләдеме, әллә берәр кайдан укыдыммы – оныттым инде. Шулай да исемдә калганнарны хикәя итеп язып, сезгә дә җиткерәсем килде.
Балалар урамга чыгарга җыеналар иде. Тәрбияче алар ягына карап алды да аягын ботинкага яртылаш тыккан көе мыш-мыш килеп утыручы Айдарга...
«Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә шөгыльләнүче Алия Батталова бер кичәдә Габдулла Тукайның “Шүрәле”сеннән өзек сөйләгәндә игътибарымны җәлеп итте. Шулкадәр сәнгатьле, сүзләрне дөрес әйтеп башкарды ул чыгышын. Соңыннан сөйләшү вакытында аның үзәккә 2 яшеннән йөрүе ачыкланды. 5 яшеннән Наисә Гайнельянова җитәкчелегендә шундый матур шигырьләр дә өйрәнә башлаган. Туган телен ныклап үзләштерергә дәү әнисе Саймә Гали кызы да булыша.
Хәзер бу тырыш кыз шәһәрнең 9 мәктәбендә 9 класста гел бишле билгеләренә генә укый. Тагын да музыка, театр түгәрәкләрендә белем дәрәҗәсен...