#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңүче билгеләнде

16-216 февральдә Төмән районы хакимиятенең зур залында «Педагогик калейдоскоп» XI һөнәри осталык конкурсы старт алды. Россия Президенты Указы буенча 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Ел миссиясе - педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану. Шуңа бәйле рәвештә, безнең район өчен юбилейлы елда аерым номинация - «Иң яхшы остаз» ачылды. Һөнәри осталык конкурсы мәгариф, мәдәният һәм спорт тармагының 38 белгечен җиде номинациядә берләштерде.

Тантанага яшь һәм тәҗрибәле укытучылар, тәрбиячеләр, сыйныф җитәкчеләре, тренерлар, психологлар һәм...

Подробнее...

Хуҗайлан мәктәбе традицияләре

16-3Хуҗайлан мәктәбендә кыскартулар булганнан соң, укытучыларның күпчелеге Ябалак мәктәбенә күчерелә. Монда Хуҗайлан мәктәбе традицияләрен дәвам итеп хезмәт итүче укытучылар уңышлары белән уртаклаштылар. Прииртышский мәктәбе филиалы Ябалак урта мәктәбе мөдире Альбина Азисова җитәкчелегендә эшләүче Ябалак мәктәбендә «Креатив» балалар театры коллективы оештырыла. Үзешчән театр танылган язучы, РФнең атказанган укытучысы, педагогик хезмәт һәм сугыш ветераны, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевнең якты истәлегенә багышлап «Үги ана» спектакле премьерасына тамашачыларын җыйды.

Якуб...

Подробнее...

Янабаевлар династиясен дәвам итүчеләр

16-4Күптән түгел фермер Рушан Янабаев Казан шәһәрендә узган XI Бөтендөнья татар авыллары эшкуарлары корылтаенда катнашып кайтты. Өч көн буена барган әлеге җыенның пленар утырышында Рушан Хәсим улы Тубыл районын тәкъдим итеп, 500дән артык катнашучыга үзләренең шәхси мисалда, ничек итеп Себернең кырыс шартларында авыл хуҗалыгын уңышлы алып барырга һәм нинди юллар белән керем алырга мөмкин булуы турында сөйләде.

Янабаевлар династиясе хезмәт сөючәнлеге һәм гүзәл табигатьле туган авылларын яратулары, авылдашларын эш белән тәэмин итүләре белән дан тота. Тубыл районы, Өстамак авылында ярты гасырга якын...

Подробнее...

Алтын куллы токарь

6-6Күптән түгел Төмән шәһәренең «Транснефть-Сибирь» акционер оешмасында олы хезмәт юлын үтүче Рәшит Таймасов компания президентының Мактау кәгазенә лаек булды, аның фоторәсеме Мактау тактасына куелды. Бу турыда безгә «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы рәисе Нуретдин Ибраһимов хәбәр итте. «Рәшит Фәрит улы бик тыйнак кеше. Үзенең казанышлары турында беркемгә дә сөйләмәячәк.

Без аның уңышларына чын күңелдән сөенеп, олы мактауларга лаек дустыбызның төп эшендә генә түгел, җәмәгать эшендә дә бик актив булуын билгеләп үтәсебез килә. Рәшит югары разрядлы токарь буларак, аның...

Подробнее...

Китапханәче эше

6-5Буранлы февраль аен ямьләндереп, Төмән районы, Талымхан авылы китапханәчесе Рауза Азанова үзенең матур юбилеен билгели. Хезмәт ветераны менә 28 елга якын туган авылында белем, мәдәният учагында эшли.

Бүгенге көндә информацион технологияләр заманында ул авылдашларын китап уку белән кызыксындыра, моның өчен төрле эш формалары алып бара: түгәрәк өстәл, шигырьләр, иншалар конкурслары оештыру, конференцияләрдә катнашу, китаплар күргәзмәсе булдыру, юбиляр язучылар турында әңгәмәләр һәм башка чаралар.

Мәктәп укучылары, ата-аналар, авыл халкы ике катлы клуб бинасында урнашкан китапханәгә бик теләп...

Подробнее...

«Себер мирасы» күргәзмәсе ачылды

6-72 февраль көнне өлкәдә барган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәренең «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараенда татар мәдәниятен саклау һәм үстерү бүлеге тырышлыгы белән «Себер мирасы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә якташларыбызның иҗади кул эшләре, себер татарларының көнкүреш әйберләре, татар һәм башкорт халкының әкият һәм легендалары персонажлары – Шүрәле, Су анасы, Сөмбеләнең костюмнары тәкъдим ителгән иде.

Килгән кунакларны «Төзүче» милләтләр мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Дарья Чехомова сәламләп, бәйрәм белән котлады. Аннары «Ихлас» (җитәкчесе Гөлсифа...

Подробнее...

Ветеран укытучыга 90 яшь

52-3Тубыл шәһәрендә яшәүче педагогик хезмәт ветераны Сәкинә Абайдуллина 90 яшен каршы алды. Ветеран укытучыны шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Күп еллар 15 нче мәктәптә хезмәт куйган ветеран укытучыга мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова да котлау теләкләрен җиткерделәр.

Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронтында катнашкан ветеран укытучы Сәкинә Ибраһим кызының педагогик хезмәт стажы 42 ел. Ул Татарстан Республикасының Алабуга дәүләт...

Подробнее...

Хөрмәтнең иң зурысына лаеклылар

52-2Тубылның Сумкино микрорайонында яшәүче Ихсановлар быел 65 ел бергә яшәүләрен билгелиләр. 85 яшьләренә якынлашып килгән, сугыш чорында туып-үскән, сынауларга бирешмәгән, тормыштан ямь табып яшәгән милләттәшләребезнең әти-әниләре Тубыл районының Шаңшы авылыннан. Хәннән абый белән Хәтирә апаның балачак һәм яшүсмер еллары да бу авылда уза. Авыр чорда үскән булсалар да, алар ул елларны, узган гомернең онытылмаслык хатирәләре белән уртаклаштылар.

Сугыш чоры афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән Хәтирә Хисмәтулла кызы: «Без гаиләдә 5 бала үстек. Балачак елларыбыз бәхетле булмады. Әтием Бөек Ватан...

Подробнее...

Челтәрләрне контрольдә тотучы егет

52-4“Җитәкче үзенең һәр хезмәткәрен, аның көчле якларын яхшы белергә тиеш. Бу энергия компаниясендә бүлекчәнең уңышлы эшләве өчен, аеруча һава торышы катаклизмнары аркасында массалы сүндерүләрдә зарури шарт, - дип раслады Төмән шәһәре электр челтәре (ТГЭС) филиалы - Боровский поселогы участогы начальнигы Альберт Ганиев.

Альберт Хазук улы Боровский» поселогы участогы белән 2019 елдан бирле идарә итә.

Төмән шәһәре электр челтәрендә егетне челтәрләрдә тиз арада авария-торгызу эшләрен оештыра белүе, бригадаларның бердәм гамәлләре өчен хөрмәтлиләр.

Милләттәш егет-кызларыбыз өчен ихлас күңелдән...

Подробнее...

“Үтеләсе юллар үтелмәгән”

47-5Өлкәбездә иҗади, актив кешеләр күп. Әледән әле яңа китаплар бастырыла. Соңгы елларда дисклар яздыру да еш күзәтелә. Алар арасында төрле дәрәҗәдәгеләре бар, әлбәттә. Ләкин сүз ул турыда түгел. Быел өр-яңа тупланма - 2 диск чыгарган якташыбыз - филология фәннәре кандидаты, фольклор белгече Луиза Сөрмәтова иҗатын, себер фольклорын яратучыларны 19 ноябрьдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә күркәм бәйрәмгә: тәкъдим итү кичәсенә җыя. Галимә булу белән бергә җырчы да Луиза Рәис кызы. Бала вакытыннан сәхнәдә инде ул! Зур, күркәм «Себер татарларының йырлары, пәйет-мөнәчәтләре» җыентыгының редакторы-җыючысы...

Подробнее...

Һәркайда алдынгы ханым

Халкыбыз булган һәм тырыш кызлары белән танылган. Закирә Хәбибулина 1957 нче елда 25 март көнне Тубыл районы, Тубылтора авылында зур-тату гаиләдә - Уразбикә Рәхимҗан кызы һәм Садыйр Уркнетдин улы Әбсәләмовлар гаиләсендә дөньяга килә. Акыллы, бик зирәк, һәрвакыт җылысын, мәхәббәтен туганнарына, якыннарына бирергә тырышучы кыз булып үсеп җитә ул. Аңа тапшырылган йөкләмәләрне тулысынча җиренә җиткереп башкара белә. Закирә Садыйр кызы югары әхлаклы, хәйләсез, тугрылыклы һәм авыр хәлдә калган кешене юата белү, шулай ук мөмкин хәлдә ярдәм кулын сузу – аның күңеле кушкан сыйфатлар. Күңелендә югары...

Подробнее...

Тубылда “Солдатка җылылык бүләк ит” акциясе

47-6Тубыл шәһәрендә мобилизацияләнгән якташларына ярдәм итү максаты белән 30 нчы сентябрьдә «Солдатка җылылык бүләк ит» акциясе башланды. «Себер энҗесе» сәүдә үзәгендә үткән чарада шәһәрнең 15 нче мәктәп укучылары, әти-әниләр, әби-бабайлар дә катнаштылар. Лаеклы ялда булган Вәгыйзә Пантелеева, Фәридә Локманова да бар иделәр. Фәридә апа : «Мин мәктәпнең әти-әниләр комитетында. Солдатларыбызга нәрсә бирсәләр дә, артыгы булмас дип, акциядә катнашырга булдык.

Ярдәмнең зуры-вагы булмый, без бергә булсак кына кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, Алла кушса. Авыр чаклар безне берләштерергә тиеш. Чын күңел белән...

Подробнее...

“Әнием - һәркемебез өчен үрнәк”

41-91 нче октябрьдә Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында яшәүче әнием - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Вәлия Әнвәрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның тормышы гаилә бәхете, намуслы хезмәт һәм якыннарына мәхәббәт белән тулган. Киң күңелле, эш сөючән әнием язмышына – сугыш, ачлык, ялангачлык, авыр физик хезмәт төшсә дә, ул беркайчан да зарланмыйча, төшенкелеккә бирелмичә, шат күңелле, тормыш сөючән хатын-кыз булып яши, авыруларга да бирешмәскә тырыша.

Озын гомерлелек серен ул, балачакларын сугыш юк иткән яшьтәшләренең кебек үк, Аллаһыга чиксез ышану, ярату, сабырлык һәм түзә белү...

Подробнее...

Оста, уңган бакчачылар

41-10Авылларда яшәүче лаеклы ялда булган якташларыбызның тырыш хезмәте күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Бар көчен, тырышлыгын куеп үз хуҗалыгында хезмәт иткән якташларыбыз көзге уңышларга сөенеп, шатлыклары белән уртаклаштылар. Тубыл районы, Маслау авылында яшәүче Фәүсия Мәмәтова: “Авылда бакча утыртмаган кеше юктыр. Без тормыш иптәшем Ибәтулла белән күп итеп бәрәңге, кишер, чөгендер, борыч, кыяр, суган, сарымсак утыртабыз.

...

Подробнее...

Чәчәкле, җиләк-җимешле бакча

41-8Тубыл районы, Сүклем авылында яшәүче Нәфыйковларның йорт- бакчалары “Яхшы сакланган ишегалды” дип аталган Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Гөлбану апа йортларының ишегалдын тутырып күптөрле гөлләр үстерә. Бакчаларында бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, җиләк-җимеш үсә. “Җәй һәм көз буе капка яны хуш ис белән тула, көндез безнең йортыбыз янына килүчеләр сокланып карыйлар. Күп яшелчә, җиләк-җимешләрне җыеп алып, урнаштырдык.

Яраткан җәйге чәчәкләребез дә киләсе язларга, җәйләргә кадәр “йокыда”. Бакчада кышларга калганнары да бар”, - дип сөйләде. Авылга күчкәннән бирле...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836