#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер яши

Бөек Ватан сугышында күпме туганнарым һәлак булганын исәпли дә алмыйм. Илдә хәбәрсез югалганнар миллионнар. Эзләнү отрядларына рәхмәт, вафат булган батырларның исемнәрен кайтаралар. Бурбар авылыннан гына да яу кырында 100дән артык кеше ятып калды. Мәстүрә мамам Сәйбукаева: “Кайда минем Шакирым?” дип үлгәненче кайгырды. Тол хатыннар, әтиләре сугыштан кайтмаган балалар еладылар. Дәүләтбакова фамилияле әби гомере буе авыл читенә чыгып 5 улын көтте. Әби кече улы Әпләсиснең Сталинград янында әсирлеккә төшүен, җәзалар кичерүен, вафат булуын белми.

Минем әкәм Яркәү районы “Хәтер” китабында...

Подробнее...

Горурланып сөйләрлек тормыш

3-5Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев бу көннәрдә Калмаклар авылында яшәүче хөрмәтле хезмәт ветераны Сәкинә Латыйпованы 80 яшьлек гомер бәйрәме белән котлаулары турында хәбәр итте. “Сәкинә апаның бу тормышта җыйган бар байлыгы - өлкән яшь, зирәк акыл һәм тормыш тәҗрибәсе. Әмма аның төп казанышы – балалары. Алар Мидхәт абый белән 60 елга якын тату гомер кичереп, 5 бала - 2 егет һәм 3 кыз тәрбияләп үстерделәр.

Балалары әти–әниләре үрнәгендә эшчән, тәртипле булып үсеп җиттеләр, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, үзара булышып, дус яшиләр. Барысының да гаиләләре нык...

Подробнее...

Өлкәннәребез алдында без бурычлы

3-6Менә инде 2021 нче ел да артта калды. Пандемия сәбәпле, Җиңү бәйрәме, Өлкәннәр көнен дә сиздермичә генә үткәреп җибәрдек. Кемгә дә сер түгел, еллар узган саен әби-бабайлар рәте сирәгәя бара. Мәсәлән, Исәт районы, Югары Егәнле авылында хәзер бер сугыш ветераны да калмады. Тыл ветераннары - Зиннур Ихсанов белән Муридә Ихсанова, 1970 елларда Төмән шәһәренә күчеп киткән Фәриха Галеева һәм Шәймә Булатова гына исән-саулар.

Хәтта сугыш чоры балаларына да инде 80 яшьтән арткан. Алар – Нәгыймә Аплатонова, Галия Мөхәммәтшина, Сабирә Рафикова, Мәликә Нәҗметдинова, Гөлфара Камалова, Майкамал...

Подробнее...

Югалмасын җирдә эзләре

Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булуы билгеле. Сугышның беренче көннәреннән үк бар халык туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде. Миллионнарны ятим һәм тол иткән ул канлы сугыш турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Архивларда сакланган чынбарлык ачылганнан ачыла бара. Сугышка беренче булып Ялутор районының Сәел авылыннан алты кеше китә – Бари Нигъмәтуллин, Бикбулат һәм Калбай Латыйповлар, Исмәгыйль Рафиков, Мухипбулла Сафиев һәм Мөхәммәдьяр абый Ханнанов.

Ә барысы сугышка 154 кеше китеп, бары тик 65 кеше генә исән-имин авылга кайталар. Кызганычка...

Подробнее...

Сала авылына - 100 ел

Яркәү районында урнашкан Сала авылына 1921 нче елны нигез салына. Беренче булып Мәчит Кәримов килеп урнаша. 10 ел эчендә авылда 70ләгән йорт төзелә. 1930 нчы елда «Калинин» исемендәге колхоз оештырыла. Урманнарны кисеп иген-кырлар ясыйлар. 1936 нчы ел беренче йөк машинасы бирелә, йөртүче Хәкимчан Рябиков була. Шул ук елны мәктәп, балалар бакчасы эшли башлый. Беренче мәктәп директоры Бәдретдин абый Гарифуллин була. Халык дус, бердәм, эшчән була, ачлык күрмиләр.

1941 елны Бөек Ватан сугышы башланды. 111 кеше сугышка китә, шулардан 76сы яу кырында ятып кала. Авылда хатын-кызлар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836