#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Себер мирасы» күргәзмәсе ачылды

6-72 февраль көнне өлкәдә барган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәренең «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараенда татар мәдәниятен саклау һәм үстерү бүлеге тырышлыгы белән «Себер мирасы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә якташларыбызның иҗади кул эшләре, себер татарларының көнкүреш әйберләре, татар һәм башкорт халкының әкият һәм легендалары персонажлары – Шүрәле, Су анасы, Сөмбеләнең костюмнары тәкъдим ителгән иде.

Килгән кунакларны «Төзүче» милләтләр мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Дарья Чехомова сәламләп, бәйрәм белән котлады. Аннары «Ихлас» (җитәкчесе Гөлсифа...

Подробнее...

Ветеран укытучыга 90 яшь

52-3Тубыл шәһәрендә яшәүче педагогик хезмәт ветераны Сәкинә Абайдуллина 90 яшен каршы алды. Ветеран укытучыны шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Күп еллар 15 нче мәктәптә хезмәт куйган ветеран укытучыга мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова да котлау теләкләрен җиткерделәр.

Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронтында катнашкан ветеран укытучы Сәкинә Ибраһим кызының педагогик хезмәт стажы 42 ел. Ул Татарстан Республикасының Алабуга дәүләт...

Подробнее...

Хөрмәтнең иң зурысына лаеклылар

52-2Тубылның Сумкино микрорайонында яшәүче Ихсановлар быел 65 ел бергә яшәүләрен билгелиләр. 85 яшьләренә якынлашып килгән, сугыш чорында туып-үскән, сынауларга бирешмәгән, тормыштан ямь табып яшәгән милләттәшләребезнең әти-әниләре Тубыл районының Шаңшы авылыннан. Хәннән абый белән Хәтирә апаның балачак һәм яшүсмер еллары да бу авылда уза. Авыр чорда үскән булсалар да, алар ул елларны, узган гомернең онытылмаслык хатирәләре белән уртаклаштылар.

Сугыш чоры афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән Хәтирә Хисмәтулла кызы: «Без гаиләдә 5 бала үстек. Балачак елларыбыз бәхетле булмады. Әтием Бөек Ватан...

Подробнее...

Челтәрләрне контрольдә тотучы егет

52-4“Җитәкче үзенең һәр хезмәткәрен, аның көчле якларын яхшы белергә тиеш. Бу энергия компаниясендә бүлекчәнең уңышлы эшләве өчен, аеруча һава торышы катаклизмнары аркасында массалы сүндерүләрдә зарури шарт, - дип раслады Төмән шәһәре электр челтәре (ТГЭС) филиалы - Боровский поселогы участогы начальнигы Альберт Ганиев.

Альберт Хазук улы Боровский» поселогы участогы белән 2019 елдан бирле идарә итә.

Төмән шәһәре электр челтәрендә егетне челтәрләрдә тиз арада авария-торгызу эшләрен оештыра белүе, бригадаларның бердәм гамәлләре өчен хөрмәтлиләр.

Милләттәш егет-кызларыбыз өчен ихлас күңелдән...

Подробнее...

“Үтеләсе юллар үтелмәгән”

47-5Өлкәбездә иҗади, актив кешеләр күп. Әледән әле яңа китаплар бастырыла. Соңгы елларда дисклар яздыру да еш күзәтелә. Алар арасында төрле дәрәҗәдәгеләре бар, әлбәттә. Ләкин сүз ул турыда түгел. Быел өр-яңа тупланма - 2 диск чыгарган якташыбыз - филология фәннәре кандидаты, фольклор белгече Луиза Сөрмәтова иҗатын, себер фольклорын яратучыларны 19 ноябрьдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә күркәм бәйрәмгә: тәкъдим итү кичәсенә җыя. Галимә булу белән бергә җырчы да Луиза Рәис кызы. Бала вакытыннан сәхнәдә инде ул! Зур, күркәм «Себер татарларының йырлары, пәйет-мөнәчәтләре» җыентыгының редакторы-җыючысы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836