#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бу сезнең Ватаныгыз…”

21-3“Ямьле яз килү белән безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн – Җиңү бәйрәме җитә. Без барыбыз да тыныч тормыш өчен ачлык-салкыннарга карамыйча, куркыныч сугышларда батырларча көрәшкән, тылда хезмәт иткән һәркемгә хөрмәт хисен саклыйбыз”, - дип яза Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылыннан Кафия Балдашова.

Ул бу хатны Бөек Җиңүне якынайткан әти-әнисе – Гыйльминур һәм Әйтмөхәммәт Нигъмәтуллиннарга багышлый.

Әймөхәммәт Нигъмәтуллин - Урта Тарман авылында туган. Сугыш башланганда малайга нибары 17 яшь кенә була. Тик балалар ул елларда бик иртә олыгайган. Гаиләдә биш бала, ә иң өлкәне ул...

Подробнее...

Юбиляр апа

21-4Талымхан авылы күле гади түгел. Төмән тирәсендә ул иң тирән күлләрнең берсе. 12-18 метр тирәнлектәге җирләре бар. Күлне икегә бүлсәң, көньягы – авыл урнашкан ягы – Төмән районы, ә төньягы – Түбән Тәүде районы җирләре. Күлебез элек-электән кеше язмышларына тәэсир иткән.

Кышлар җитеп, чаналар юл салгач, авыл егетләре күрше Эске, Саз, Киндерле, Ваңгы, Канчәбер һәм башка авыллардан үзләренә кәләш сайларга барганнар.

1960 нчы елның беренче январенда Талымхан авылында өч туй булды. Беренче кияү, гармунчы егет - Айнатулла Сабиров изге Канчәбер җиреннән иң уңган кызларның берсе - Фәимә Зәйнетдин...

Подробнее...

Хөрмәткә лаеклы ветеран укытучы

21-2Төмән районы, Салаирка авылында туып-үскән Мәүзия Бикчәнтәева (Назыйрова) мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга керә. Авыр, катлаулы чорга туры килә аның балачак һәм яшүсмер еллары. Тормыш, көнкүреш җиңелләрдән булмаса да, ул тырышып укый. 1957 нче елны педучилищены тәмамлагач, юллама буенча, август аенда Ялутор районы, Кактамак авылы мәктәбенә эшкә урнаша. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән беренче укучыларына белем, тәрбия биргән Мәүзия апа 39 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Таләпчән укытучы укучыларына тирән белем бирә.

Бала күңелен аңларга тырышып эшләгән укытучы дәресләрен кызыклы...

Подробнее...

Чәчәкләргә гашыйк Рәхилә апа

20-6Ялутор районы, Аслана күчмә мәдәният комплексы Кулик авылында яшәүче Рәхилә Галееваны 80 яшьлек юбилее белән котлап, бүләкләрен тапшырдылар.

Галиевлар гаиләсе үзләренең кунакчыллык, мәрхәмәтлелек, хезмәт сөючәнлек, тырышлыклары белән якташларының хөрмәтен яулаган. Рәшит хәзрәт авылда мәчет ачылганнан бирле мулла вазифасын башкара. Ә Рәхилә апа гыйбадәт йортын чисталыкта, тәртиптә тота.

Дини бәйрәмнәрне алар мәчеттә бергәләшеп бик зурлап уздырып торалар. Мәчеткә халык йөрсен өчен, бар уңайлыкларны булдырырга тырышалар. Яз җитүгә алар халыкны оештырып зиратны, мәчет тирәсен чистарталар...

Подробнее...

Геройның әнисеннән килгән хат

1959 елның январь аенда мин, ул вакытта Аслана мәктәбенең унынчы класс укучысы, авыл клубында «Партизанская искра» исемле нәфис фильм карадым. Ул фильм Украинаның Николаев өлкәсе, Крымка авылындагы яшерен оешмага багышланган иде. Яшерен оешма турындагы «Партизанская искра» фильмын Киевтагы Довженко киностудиясе 1957 нче елда төшерә. Фильм миңа бик нык тәэсир итте. Анда минем шикелле унынчы класс укучылары немец фашистларына каршы көрәшкә чыгалар. Оешманың җитәкчесе мәктәп директоры Владимир Моргуненко була. Аяусыз көрәштә күп кенә яшь геройлар һәлак була. Фильмны карагач, мин Советлар Союзы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836