#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер әдәбияты яңа китап белән тулыланды

20-5Яңа китап - «Көлсәң көл» диеп исемләнгән мемуарлар (баштан үткән, күргән һәм ишеткән вакыйгалар турында язылган әдәби әсәр), димәк истәлекнамә җыентыгының презентациясе 23 мартта Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көнендә 18 нче Төмән шәһәре китапханәсендә Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысалары уңаеннан узды.

Әлеге китапханә мөдире Луиза Сөрмәтова - музыка белгече, фольклорчы, себер-татар халык һәм эстрада җырларын башкаручы, җәмәгать эшлеклесе һәм чараның алып баручысы да булды. Шуңа күрә очрашу кызыклы һәм күңелле генә түгел, музыкаль да үтте.

Китап авторы Фәүсия Марганова - юрист, өлкә себер...

Подробнее...

Гадәттәгечә форматта үткән бәйрәм

20-7Коронавирус пандемиясе аркасында 2 ел буена иң изге, иң якты, иң көтеп алган 9 май – Җиңү көнендә парадка һәм «Үлемсез полк» акциясенә чыга алмадык, алар онлайн форматта узды.

Быел, ниһаять, Бөек Ватан сугышы тәмамлануының 77 еллыгын элеккечә гади форматта үткәрдек. Һава торышы шушы олугъ бәйрәм уңаеннан безгә зур бүләк ясады: көн искиткеч җылы торды, кояш көнозын кыздырды.

Иртәнге сәгать унда Төмәннең Республика урамы буйлап парадта, «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар җыелды. Парадта ТВВИКу курсантлары, кадетлары, гадәттән тыш хәлләр, эчке эшләр министрлыклары хезмәткәрләре...

Подробнее...

Татлы Төмән балы

19-15Төмәннең «Медовый крае» турында күптән ишетеп беләбез, мәкаләләрдә дә бу атама билгеләнеп үтелә. Ләкин ныклап, җентекләп бу оешма турында язылмаган әле. Ниһаять, «Медовый край» оешмасын булдыручы һәм аның директоры Рият Фәйзуллин белән сөйләшү мөмкин булды. Балны, гадәттә, Татарстан, Башкортостан якларыннан алып киләләр, Ялутор районында да бал кортлары асраучылар барын беләм. Ә менә Рият Рәис улы бу авыр, катлаулы, четерекле эшне ничек башлап җибәргән икән? Үзеннән сөйләтик әле бу турыда:

- Институтны тәмамлап, инде «Төмән моторлар төзү» заводында инженер булып эшләп йөрим, кулыма...

Подробнее...

Хәләл хезмәт белән көн иттеләр

19-14Авыл йөзен анда яшәүчеләр билгели. Аның төп байлыгы - тырыш, уңган, хезмәт сөючән кешеләре. Бай тарихлы Тархан авылын данлаган балта осталары, тегүчеләр, бәйләүчеләр, келәм сугучылар, пойма басучылар, балык тотучылар, бакчачылык һәм бал кортлары белән шөгыльләнүчеләр – безнең горурлыгыбыз! Ә менә алар белән беррәттән совхоз терлекчеләре арасында да тирә-юньдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп танылган кешеләребез күп булды. Шулар арасында мин Шәүкыя апа Камалованы әйтер идем.

1942 елны илебездә каты сугыш барганда, матур Ялутор районының Атьял авылында бишенче бала булып Шәүкыя апа дөньяга килә...

Подробнее...

Нәрсә ул бәхет?

14-8Бу язманың герое яшь буынга белем биргән, авыл халкының хөрмәтен, рәхмәтен яулаган - Равилә Корманбакиева. Ул Олы Каскара авылында туып-үскән. Ямбай мәктәбендә укып, белем алган. Мәктәптә укыганда апабыз төгәл фәннәргә сәләтле булган. Укытучы һөнәрен сайлаганчы, ул үзен бик күп төрле һөнәрләрдә сынап карый. Аннары Төмән дәүләт университетының химия-биология факультетына укырга керә. Матур, гамьсез студент тормышы белән яшәп ятканда, кинәт, 49 яшендә генә әнисе үлеп китә.

Бу хәл Равилә апага бик тирән тәэсир ясый. Иң кече энесенә әле 12 яшь кенә була. Ярый әле әбисе исән булып, аларга ярдәмләшеп...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836