#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Спорт буенча иң яхшы инструкторлар дип танылдылар

9-11“Спорт – тормыш нормасы” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Тубыл районы мәктәпләренең физкультура укытучылары һәм спорт буенча инструкторлары арасында «Яшәү урыны буенча иң яхшы спорт инструкторы» конкурсы уздырылды. Беренче тапкыр үткәрелгән әлеге бәйгедә районның 15 авыл хакимиятеннән спорт буенча 17 инструктор катнашты. Конкурс таләпләре буенча алар 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча аналитик белешмәләр бирергә тиеш булдылар.

Конкурс комиссиясе катнашучыларны 9 күләм һәм сыйфат күрсәткечләре буенча бәяләде. Авыл җирлегендә даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр өлеше, шул исәптән балалар һәм яшьләрнең...

Подробнее...

Яркәү районы кыю егетләре

Кеше гомере өчен үзләрен аямый миһербанлы якташларыбыз сугышларда, катастрофаларда, пандемияләрдә алгы сафта булып җиңү китергәннәр. Яркәү районы, Бурбар авылының Мәүлекәй, Сәйбүкәй дә шундыйлардан булганнар. Алар өсләреннән эш киемнәрен салмаганнар да. Шушы якташларыбызның киләчәк буыннары да яшьли Ватан өчен гомерләрен биргәннәр.

Алар Россиядә генә түгел, Польшада, Венгриядә, Австриядә, Финляндиядә һәм башка чит ил туфрагында яталар. Алар: Бәшировлар, Ательшиннар, Мамасалеевлар, Иске һәм Яңа Кәешкүлдән Мөхәммәтчиннар. Кайберләре кайнар нокталар - Әфганстан, Кавказ җирләрендә...

Подробнее...

Танылган “Туган тел” ансамбле

8-8Тубыл районындагы Байкалово авылында туып-үскән Асия Сиаутдинованы өлкә күләмендә генә түгел, ә илебездә танылган, Ирек авылы клубы каршында эшләп килгән “Туган тел” фольклор-этнография ансамбленең җитәкчесе буларак беләләр.

Хәтта аларны “Россия-1”, “Мәдәният” үзәк каналларыннан, “Дөнья” программасында күрсәттеләр, Төмән төбәгендә чыгып килүче тапшырулар авторлары сюжетлар әзерләделәр. “Туган тел” ансамбле турында яңалыклар өлкә газетабыз “Яңарыш”та да яктыртылып бара.

22 ел татар юнәлешендә эшләгән, тормышы, яшәү рәвеше татар мәдәнияте белән бәйле булган Асия апа авыл клубында эшли башлаган елларны...

Подробнее...

Спорт белән шөгыльләнүгә түләүнең салымын кире кайтару хокукы бирелде

Үткән ел ук инде Россия Дәүләт Думасы өченче укылышта Россия Салым кодексына төзәтмәләр кабул итте. 2022 елдан башлап гражданнар физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен социаль салым тотып калынган акчаны ала алачак.

Аңлашылганча, НДФЛ буенча салым базасын билгеләгәндә гражданин оешма яки шәхси эшмәкәр күрсәткән физкультура-савыктыру хезмәтләре өчен түләгән акчадан салым кайтара ала. Салымны 18 яшькәчә балалар өчен дә алырга мөмкин. Оешма һәм шәхси эшмәкәр өчен физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү төп эшчәнлек булырга тиеш.

Салым акчасы чыгымнар күләмендә биреләчәк, әмма...

Подробнее...

Ветеран укытучы язмышы

7-91942 нче елны Башкурды авылында гаиләдә дүртенче бала булып туган Тимербикә Фәйзулла кызына әтисен күрергә насыйп булмый. Сугышка кадәр Фәйзулла Мәхмүт улы авылда сатучы булып эшли. 1941 нче елны ул Бөек Ватан сугышына китә һәм туган якларына әйләнеп кайтмый. Әнисе Хатыйбә Әбүсәгыйть кызы ул елларда Башкурды авылындагы колхозда эшли. Сугыш елларында Тимербикәнең бертуганнары Булат белән Люция вафат булалар.

Тимербикә апа Әхмәтҗанова балачак елларын искә алып: “Әнием исемемне көчле булсын, сынауларга бирешмәсен дип биргән. Авылыбызда Бөек Ватан сугышы елларны авыл хатын-кызлары...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836