#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь галимнәр конференциясендә

17-519 апрель көнне Төмән дәүләт университетында студентларның 69нчы фәнни конференциясе узды. Конференция кысаларында эшләгән 200 секциядә студентлар гына түгел, югары класс мәктәп укучылары да катнаштылар. Төрки телләргә багышланган бердәнбер секция “Дебют. Мәктәптәге лингвистик тикшеренүләр” дигән тема буенча эшләде. Аның җитәкчесе - филология фәннәре докторы, гомум тел белеме кафедрасы профессоры, тюркология үзәге директоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина: “Без секциябезне Төмән дәүләт университетының ономастик (тел фәненең ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган бүлеге) фәнни мәктәбенә нигез салучы...

Подробнее...

Рәхмәт, укытучы

17-10Безнең илебездә барлык һөнәр ияләре дә зур хөрмәткә ия. Тик алар арасында укытучы аеруча ихтирамлы. Укытучы безне балалык, яшүсмер, яшьлек чорлары аша җитәкләп бара, көн саен сиздермичә генә батырлыклар ясый – безгә үзенең белемен бирә, йөрәк җылысын тапшыра. Ул тормышта юл табарга булыша.

Яхшы укытучы беркайчан да онытылмый. Укучысы аның турындагы истәлекләрне йөрәк түрендә йөртә, җылы хисләр белән искә ала, бала-оныкларына сөйли. Нәкъ менә шундыйлар рәтенә Төмән шәһәренең 62нче мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зөлфия Бикчәнтәеваны да кертергә була.

Башлангыч...

Подробнее...

Габдулла Тукай иҗатына бер караш

Менә быел Г.Тукайның тууына 133 ел тула. Татар халкының бөек шагыйренең дөньядан китүенә 105 ел үтсә дә, аның иҗаты онытылмый һәм искиткеч әсәрләре, шигырьләре бүгенге көндә дә актуаль булып калалар. Шагыйрь халык күңеленә тирән кереп урнашкан һәм татар әдәбиятында бөек урын алып тора. Г.Ибраһимов әйтүенчә: “Әдипне, художникны, халыкның үз итүенең, йөрәгенә якын алуының сере – менә шул йөрәк арасындагы уртак тәэсирнең шул әсәрдә, шул рәсемдә, шул көйдә табигый вә ачык рәвештә гәүдәләвендә, сүз беләнме, рәсем беләнме – шуның гәүдәләнә алуында, тагы ачыграк әйткәндә, сәнгатькәр йөрәгеннән халык...

Подробнее...

Владимир Якушев: работа органов местного самоуправления влияет на мнение людей о власти в целом

Органы местного самоуправления- передовой отряд, который непосредственно находится в ежедневном диалоге с гражданами, занимается решением множества вопросов местного значения, об этом заявил губернатор Владимир Якушев на X съезде Совета муниципальных образований Тюменской области, который состоялся в четверг, 19 апреля, в областной столице. В его работе приняли участие более 300 глав сельских поселений и муниципальных образований.

«Именно от того, как работают органы местного самоуправления у жителей зачастую и складывается впечатление о том, как работает власть. Важно сохранять...

Подробнее...

Укытучым – минем юлдашым

44-3Гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган Россиянең атказанган укытучысы Рәшидә Корман кызы Бакиева Тубыл районының Маслау авылында яши. 7 ноябрьдә кадерле укытучыбызга 80 яшь тула. Күптән инде лаеклы ялда булса да, ул һаман да халык арасында тәрбия эшләре алып бара, концертларда катнаша, төрле әһәмиятле чараларны да калдырмый. Өстәлендә һәрвакыт эремчеге, каймагы, пилмәне, пәрәмәчләре булыр аның, ә каз бәлеше – телеңне йотарлык! Ачык йөзле, киң күңелле, тырыш, энергияле укытучы апабызга карап сокланып туя алмыйбыз.

Рәшидә апа безне рус теле һәм әдәбиятыннан укытты, класс...

Подробнее...

Киң күңелле мөгаллимә

44-2Яркәү районы, Түре авылында яшәүче Мәдинә Вәли кызы Шәхретдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. 40 елдан артык гомерен укучыларына багышлаган башлангыч сыйныфлар укытучысын котларга авыл хакимиятеннән, авыл ветераннар советыннан вәкилләр килеп, РФ президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Мәдинә Вәли кызы 1946 елны Тубыл педучилищесын тәмамлап, кулына таныклык алгач, юллама буенча Карбан мәктәбенә укытучы булып билгеләнә.

Тормышка чыккач, гаиләсе белән Түре авылына яшәргә күчәләр һәм ул биредә 30 елдан артык башлангыч сыйныфлар мөдире вазифасын...

Подробнее...

Һәрвакыт ихтирамлы

Татар Вагай авылы халкы зиратыбызга өмәгә чыкканнар. Бар халык тырышып эшли.

Кая карама – яшьләр... һәм бергә эшләгән кыңгыраулы мәктәп еллары укытучылары. Шулай ялга тукталганда, аларга сәлам биреп, үткәннәрне искә алырга туры килде.

Һәрбер кешенең үз язмышы, үз тормышы. Адәм баласы бу тормышта үз урынын таба: укый, эшли һәм зур дәрәҗәләргә ирешеп, туганнары, дуслары, халык арасында зур ихтирамлы, олы җанлы, рәхимле-шәфкатьле, ачык күңелле, ярдәмчел, кадерле кеше булып күңелгә керә.

Андыйларның берсе Татар Вагай һәм Маслау мәктәпләрендә күп хезмәт иткән, зур хөрмәткә лаеклы...

Подробнее...

90 яшендә дә такмаклар башкара ул

26-8Аслана авылында яшәүче Бибинур апа Бабшанова бу көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Туган көнендә ул бик күп бүләкләр, теләкләр, рәхмәт сүзләре кабул итте. Юбилярны котларга дип килгән Ялутор район халыкны социаль яклау идарәсе белгече Жанна Мойса РФсе Президенты Владимир Путин һәм өлкә губернаторы Владимир Якушевның, район хакимияте башлыгы Андрей Гильгенбергның тәбрикләү хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Изге теләкләрен һәм бүләкләрен авыл хакимият башлыгы Илгиз Хәйруллин, авыл ветераннары оешмасы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова да җиткерделәр.

Ә Аслана татар мәдәният үзәге...

Подробнее...

Дөньяга иминлек теләп яши

26-10Тубыл елгасы ярында урнашкан Сатылган авылында 80 яшенә якынлашып килгән Зәкия Шәйдулла кызы Сәетова яши. Авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган 58 солдат һәм сугыштан кайтып вафат булган 45 сугыш ветеранының якты истәлегенә һәйкәл булдыручыларның инициаторы ул. Үзе турында күп яздырырга теләмәсә дә, ихлас күңелле, ачык йөзле апа безнең игътибарыбызны үзенә җәлеп итте. Зәкия апа: “Мин шушы төбәктә туып, Тубыл елгасы суын эчеп, татар мәктәбендә белем алып үстем. Балачагым авыр сугыш елларына туры килде.

Безнең авыл кешеләре дә ил белән бергә авырлыкларны җитәрлек күрде. Әнием...

Подробнее...

Ислам – яшәү рәвеше

26-9Түбән Тәүде районы, Эске авылы мөселман дини оешмасы җитәкчесе Сөембикә Мисбах кызы Рамазанова өлкә мөселманнары корылтаенда актив эш алып баруы турында сөйләп игътибарны җәлеп итте.

Сөембикә ханым үзе Кырынкүл авылында туып үсә. Мисбах һәм Газизә Рамазановларның зур гаиләсендә бишенче бала була ул. Сугыш кырларында бер кулын калдырып кайткан әтисе 41 яшендә бала тапканда вафат булган әнисеннән соң ялгызы 6 сабыйны тәрбияләп үстерә. Яхшылык, намуслылык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларны сеңдерә ул аларның күңелләренә.

Эске авылы егете Касыйм Мусинга тормышка чыгып, С.Рамазанова...

Подробнее...

Халыкның иҗат мәҗмугасы

40-6Төмән шәһәрендә яшәүче Люция Хәбибуллина төзегән «Туган як әдәбияты» исемле жыентык белен танышып чыгу бәхете эләкте. Нигездә фольклор әсәрләреннән торган китап ул. Себер татарларының иҗат үрнәкләре тәкъдим ителсә дә, кайбер фонетик үзенчәлекләрне «йотып жибәрсәң», барысы да якын, уртак, газиз. Яшәү урыныбыз төрле, ә рухи азыгыбыз уртак икән. Рухи, әдәби, мәдәни мирасыбыз төрле төбәкләрдә туа, алардагы сөйләм һәм фольклор яңа аһәң, сүзләр алып килә.

1926 елда Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Тугыз исемле татар авылында туып-үскән, Тубыл педучилищесын тәмамлаганнан соң югары...

Подробнее...

Тормышыбызга ямь бирүче әниләр

48-3Аромаш районы, Көсәйкүл авылында яшәүче Бибикамал апа Камалиева быел октябрь аенда 90 яшен каршы алды. Авылда туган, гомер кичергән апа 7 баласының таянычы, аларга сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге, эшчәнлеге белән үрнәк  була. Бибикамал апа балалары бәхетле булсын өчен гомер кичергән күп балалы әниләрнең берсе.

Үзенең тормыш юлы да җиңелләрдән булмый аның. Ул кече вакытыннан эшләп үсә. Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмер кызга авыл хатын-кызлары белән бергә төрле кыр эшләрен башкарырга туры килә: печән чаба, җитен суга, утын әзерли.

Бибикамал апа сугыштан исән кайткан авыл егете...

Подробнее...

Кычкырма, кәккүк!

Әни сүзе һәркайсыбызга бик кадерле. Бу язмам да әнием турында. Ул Сатылган авылында туган, узган гасырның 17нче елында ятим үскән өйсез-көнсез егеткә Сүкләмгә килен булып төшә. Әтием сөйләвенчә, Төхвәтулла бабам яшьләргә ярдәм итеп торган. Яшь гаилә йорт сала. Әнием – “Герой-ана”, унике бала анасы.

Әтиемнең хезмәт фронтыннан кайткан елы. Су олы, өебезгә көймә белән тукталабыз. Ачлык, ашарга юк. Маһинур апам Шишкинода хисапчы. Аңа барганбыз, көймә уртасында тулы капчык. Кинәт күке тавышы ишетәм. Әнием ишкәкләрне көймә кырыена куеп җырлап җибәрде.

...

Подробнее...

“Һичкемне игътибарсыз калдырмый”

Кадерле әнием – Рәйсә Тимир кызы Әйтбаева 40 елдан артык мәгариф өлкәсендә эшли. Укытучы гаиләсендә үскән кыз өчен һөнәрне сайлау соравы алдан ук хәл ителгән була. Укытучы вазифасын үтәүче апасы үрнәге дә йогынты ясый. Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаганнан соң, Яркәү районы, Тархан сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1974 елны әтием – Марат Таип улы белән гаилә коралар. Бу чорда әти “Междуреченский” совхозында авыл хуҗалыгы объектлары һәм торак йортлар төзелешендә мастер булып эшли. Үземнең бәхетле, тыныч балачагымны искә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836