#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Соңарган кавышу

Аларны уртак кайгы берләштерде. Ул вакытта инде бар да күптән онытылган, сукмаклар аерылган иде. Кайчандыр бер-берсенә үлеп гашыйк булган, тормышларын башка ярлар белән күз алдына да китерә алмаган Шакир белән Хәниянең гомер көзләренә аяк атлаганда ялгыз каласылары башларына да килмәгәндер. Алда ни көтәсен беребез дә белми. Белсәк, үзебезчә булмаган җирләрен төзәтеп язар идек тә бит... Бер бәхетсез кеше булмас иде дөньяда, мөгаен.

Күз явын алырлык чибәр, озын толымлы Хәниягә күзе төшкәндә Шакирның армия хезмәтеннән кайткан көннәре иде. Акрын гына моңлы көй сузып, чиләк-көянтәләрен...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм...

Авыр чакларда үзеңне «сындырып» төшенкелеккә бирелмә. Нәрсә генә булса да: “Барысы да хәерлегә!” – дигән фикер белән алга таба атла.

Әгәр өйгә шатлык килсә, әкрен генә шатланыгыз: янда бит хөсетлек йөри – йә ишетер... сак булыгыз!

Беркайчан да соң булмый. Гадәттә «инде кирәк түгел» була...

Барлык кешеләргә дә хөрмәт белән карап, яхшы мөнәсәбәттә бул. Алар лаеклы кеше булганга түгел, юк – син лаеклы кеше булганга.

Беркайчан да үзегезнең хәләл җефетегезне башкаларга хурлап сөйләмәгез. Чөнки иртәгә сез аны гафу итәрсез, ләкин бүтәннәрнең күз алдында ул хөрмәтсез кеше булып кала...

Подробнее...

Туң йөрәк

Күңелләр җилкенгән чак! Яз белән ниндидер илаһи хисләр яңара, яратасы, яратыласы килә. Җылы кояш нурларында коенып, бер-берсенә сыенган парлар урамда ешрак очрый. Әнә бит каеннар да талгын гына җилдә бер-берсенә сарылып тирбәлә! Бар җиһан мәхәббәт диңгезендә йөзә сыман. Яраткан кешең булу, аны көн саен яныңда күрү – зур бәхет. Тик адәм баласына үзен дә кемнеңдер кадерлесе итеп тою кирәк. Гүзәл гомер буе назга, кадер-хөрмәткә нәүмиз булып яшәде. Ире Илнур өйләнешкәнче дә «яратам» дигән сүзне еш кабатларга яратмады, бергә тора башлагач, бөтенләй әйтмәс булды. Дус хатыннары бәйрәм саен ирләре...

Подробнее...

Беренче очрашу

(Кызлар колагына)

- Соңга калмагыз! Хатын-кызның соңга калырга яратуы гадәти күренеш саналса да, беренче очрашуда егетне 20 минуттан да озаграк көттерергә ярамый! Ашыгыч эшләрегез килеп чыкса, бу хакта алдан кисәтегез. Бик җитди сәбәпләр булганда, очрашуны башка көнгә күчерсәң яхшырак.

- Һәр нәрсәдән гаеп табу, зарлану. Фәлән салатны биредә тәмле ясамауларын, күршеләрнең акыртып музыка тыңлавыннан гел зарланып торган кеше кемгә ошар икән?!

- Социаль челтәрләрдән, телефоннан аерыла алмау. Егет кеше белән сөйләшеп утырганда әледән-әле телефонга карап алу, ашаган ризыкны, һәр...

Подробнее...

Бәйрәмнәрдән соң ясалган шаян нәтиҗәләр...

* Ир-егетләр белән танышыр өчен иң яхшы көн – 24 нче февраль. Кырынган, тәмле хушбуй исләре килеп тора һәм яңа оекбаштан булалар.

* Бәйрәм алдыннан 22 нче февральдә ире үзенә оекбаш, кырынгыч, күбек сатып алып кайткач, хатыны аптырашта калган.

* Бүләк күтәреп килүче ирләр дә бар, үзләре бүләк булган ирләр дә бар...

* Әгәр ир-ат сезгә 5 март көнне бүләк бирә икән, димәк, сез – аның коллегасы.

* 6-7 март көннәрендә бүләк аласыз икән, димәк, сез – сөяркә.

* 8 мартта, сез – иң сөекле хатын-кыз.

* Әгәр бөтенләй бүләк булмаса, димәк, сез – аның хатыны.

* Хәтта...

Подробнее...

Яратмадым... гомерем буе яратмадым сине...

Мирза карт соңгы сулышын ала иде. Карчыгы моны сизде, йөрәге үрле-кырлы сикерсә дә, тыштан тыныч кына кабул итте. Аннан башка озак яшәмәячәген аңлый иде ул. Ә ничек? Мирзасыннан башка бер көн дә үткәргәне юк бит аның, аннан башка ничек яшәргә?.. Вакыт узу белән хисләр сүрелә дип кем әйтә ала соң? Ышанмагыз, берни дә суынмый.Таныш, шул чаклы күңелгә якын тавыштан башка яшәүне күз алдына да китерү кыен. Гомер буе бергә иңне-иңгә куеп яшәү шаяру түгел. Алтмыш ел буена шатлыгын да, кайгысын да бергә үткәрделәр.

Ничек ул аны ялгызын гына теге дөньяга җибәрә алсын, ди? Монда үзе генә...

Подробнее...

Елмаеп алыйк

-Мин сиңа кияүгә чыкканда сукыр һәм чукрак булганмын! – дип акыра иренә.

- Күрдеңме, мин сине нинди авырулардан дәвалаганмын! – дип әйтә ире.

* * *

Кызы кияүгә чыкканда әнисе бик каты елый икән. Ире аны юатып:

- Ник елыйсың, Рузилә, елама, хәзер инде әнә кодагыйлар еласын, - ди.

* * *

- Доктор, минем хатынымның тавышы бетте. Нишләргә икән?

– Бүген төнге өчтә кайтып карагыз.

* * *

Бер ир иптәшенә:

- Кичә хатын белән кухняга обой эзләдек. Әгәр дә паспортларыбыз янда булса, ЗАГСка кереп аерылышып чыга идек, -...

Подробнее...

Хатын-кызлар фикерләвенчә...

- Бөтен хатын-кызга да кияүгә чыгарга димәгән инде. Кайберләре бәхетле яшәсәләр дә була...

- Кем әйтте әле сезгә бар яктан да килгән хатыннар булмый дип? Була икән шул! Мәсәлән, минем иремнең хатыны менә дигән!!!

- Мин балачагымда: «Кайчан мине берәр принц килеп алыр икән?» - дип хыяллана идем. Хәзер бу турыда ирем хыяллана.

- Өйгә кайттым эштән, кичке ашны пешердем, стеллажны җыйдым, краннан су тама иде, ремонтладым. Кияүгә чыгуның кирәге дә юк, ахрысы...

- Иремә туган көненә нәрсә алыйм икән дип бик озак баш ваттым. Носки, трусы кебек әйберләре буа буарлык. Тәки таптым бит...

Подробнее...

Алдарга хакың юк, Яңа ел!

Барысы да Яңа елга алты ай кала башланды. Whatsapp номерына чит-ят берәүдән: «Әйдә, танышабыз!» – дигән смс килеп төшкәндә, Гөлназның узган атнада гына күрәзәчедә булып, аның: «Озакламый бер ир затын очратачаксың, тормышыңа үзе килеп керә. Тик сак бул, ышанып бетмә», – дигән сүзләреннән иләсләнеп йөргән бер мәле иде. 29 яшендә таянырлык кына тәҗрибәсе бар, шуңа да кыз күрәзәнең беренче өлешен генә күңеленә бикләп, каршындагы җамаякка күпсенмичә генә меңлекне салып куйгач, кош тоткандай өенә кайтып киткән иде.

Зарыккан иде ул ир-ат игътибарына, янәшәсендә үзенеке генә итеп...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм...

Авыр чакларда үзеңне «сындырып» төшенкелеккә бирелмә. Нәрсә генә булса да: «Барысы да хәерлегә!» – дигән фикер белән алга таба атла.

Әгәр өйгә шатлык килсә, әкрен генә шатланыгыз: янда бит хөсетлек йөри – я ишетер... сак булыгыз!

Беркайчан да соң булмый. Гадәттә «инде кирәк түгел» була...

Барлык кешеләргә дә хөрмәт белән карап, яхшы мөнәсәбәттә бул. Алар лаеклы кеше булганга түгел, юк – син лаеклы кеше булганга.

Беркайчан да үзегезнең хәләл җефетегезне башкаларга хурлап сөйләмәгез. Чөнки иртәгә сез аны гафу итәрсез, ләкин бүтәннәрнең күз алдында ул хөрмәтсез кеше булып кала...

Подробнее...

Дөрес сүзгә җавап юк

* Бүре беркайчан да үзенең сөйгәнен ниндидер эт өчен ташламаячак.

* Әгәр кемдер сиңа авырлык китергән икән, аңа шуның белән үк җавап бирмә, ә яхшылык эшлә. Син - башка кеше. Син яхшырак.

* Хатын-кыз ул чәчәк кебек. Ә ир-ат - бакчачы. Бары тәрбия кылып, су сибеп, кайгыртып торганда гына чәчәк хушланыр, күз явын алырдай матурланыр! Иң тырыш бакчачының бакчасында иң гүзәл чәчәк булыр!

* Түземлек - матур хис, тик озак түзәр өчен тормыш бик кыска.

* Бер тамчы су җитә кайчак гөлләргә, бер җылы сүз җитә кайчак кеше күңеленә.

* Югалтмас өчен кадерен белергә...

Подробнее...

Оясында ни күрсә....

Беркөнне кибеттән чыкканда, ире янында чытлыкланып торган кызыл иренне күреп уйга калды.

Розалия белән Әхнәф бик яратышып өйләнештеләр, бер-берсен бер сүздән аңлыйлар кебек иде. Башта Әхнәфнең әти-әниләре янында яшәделәр. Розалия гаиләдә хәлләрнең бик катлаулы булуын шәйләп алды. Әниләре бик көяз, киенеп ясанып кына йөри, әтиләре басынкы аз сүзле, йомшак холыклы, барына риза булып йөрүче.

Бергә тора башлагач, бары да аңлашылды Розалиягә, әниләре тиккә генә көязләнеп йөрми икән, түбән очта сөяркәсе барлыгын белеп алды. Эшләр шәптән түгел, ә ире барын да белеп торса да, көлеп кенә...

Подробнее...

Никахлашырга теләүчеләр нәрсә белергә тиеш?

Гаилә кору һәрбер кеше тормышында гомерлеккә истә кала торган мөһим вакыйга булып санала. Мөселманнарда гаилә тормышы никах укытудан башлана: туйны үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсе ирекле булса, никах укытмыйча егет белән кызның бер түбә астында бер гаилә булып яшәргә хакы юк (шулай эшлиләр икән, Аллаһ каршында зина җинаятен кылучы гөнаһлы бәндәләр хисабыннан язылырлар).

Шәригатьтә каралган дини йола булганлыктан, никах үткәрүнең билгеле бер тәртибе һәм таләпләре бар (аннан тыш гореф-гадәт, җирлек белән бәйле кайбер үзенчәлекләргә дә игътибар итәргә кирәктер). Әлеге таләпләр һәм...

Подробнее...

Өзелеп яратма икән...

Рамилә кызын шулай итеп бер үзе үстерде. Әти-әниләре булышты, әлбәттә. Иске эшеннән китте. Декреттан соң анда чыкмады. Ул эшен Динар белә иде, тапмасын өчен күчте. Динарга эзләсә дә аны табарлык бөтен юлларны кисте. Үзе һаман да өзелеп яратты шуны, үзе үч итеп юлларны кисте. Мендәргә капланып елаган көннәре күп булды. Чөнки ул аны үтереп сагына иде.....

Ярый әле Динарасы аның гел копиясе. Аны ярата, сөя. Икесе өчен дә яратты ул аны. Динар итеп тә, кызы итеп тә.

Шулай бер көнне паркта Динара белән йөргәндә, ул Динарны күрде. Ләкин ерактан гына. Элеккечә матур, матур итеп...

Подробнее...

Яратамы, яратмыймы – гамәленә карап бел!

Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгын «тән теле» (язык тела) аша да белеп була. Менә аларның кайберләре:

- Әгәр сез партнерыгыз янында басып торганда кулларыгызны кесәдә тотасыз, аяклар бер-берсенә кушылган, аркагыз артык бөгелгән икән, бу янәшәдәге кешегезгә карата кызыксыну булмау турында сөйли.

- Әгәр партнерыгыз күзегезгә туры карамый, үзара диалог башланганчы башка берәү белән телефоннан сөйләшә башлый, сез нәрсәдер сөйли башлагач, бүлдерә яки тыңламый икән, бу аның сезгә карата битараф булуын күрсәтә. Уй-фикерләрегез белән уртаклашырга теләмәве дә яныгызда сезгә кирәкле...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836