#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Акыллы фикерләр

Һәркемнең дә тормышта ялгышлары җитәрлек була:

- Үзебезне яратмаган кешеләрне яратабыз;

- Бездән башка яши алмаган кешеләрне ташлыйбыз;

- Үзебезне саткан кешеләр белән дуслашабыз һәм гомер буе шулай ялгышып яшибез....Үз ялгышын исә хөрмәткә лаеклы кеше генә таный ала.

- Үз ялгышы өчен тик кыю кеше генә гафу үтенә.

- Үз ялгышын бары көчле кеше генә төзәтә.

* * *

Әгәр синең күңелеңне төшерергә, яраларга теләп авыр сүзләр әйткәннәр икән, игътибар итмәгез. Беләм, авыр сүзләр ишетү җанны яралый. Ләкин, әйткән кеше аны сезне сындыру...

Подробнее...

“Зәңгәрлек” каннан киләме?

Зур күләмдә үткәрелгән генетик тикшеренүләр гадәти булмаган ориентациягә тартылуның аерым кешеләрнең ДНКсына салынуын ачыклаган. Әмма ләкин нәселдәнлекнең йогынтысы бу очракта чагыштырмача зур түгел.

Америка галимнәре 500 мең европалының геннарын тикшергәннәр һәм чынлап та бу гадәти булмаган тартылуларда нәселдәнлек турында сүз алып барырга мөмкин, ләкин аның тәэсире фаразлаганга караганда зур түгел дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Бер төрле җенес вәкилләре белән кушылып яшәү очракларының 8-25% гына геннар гаепле, калганнары - тышкы факторлар, мәсәлән, социаль һәм экологик сәбәпләр...

Подробнее...

Үкенечле ялгыш

«Эх, шул вакытта әнкәй сүзен тыңласам! Әнкәй киңәшен тотсам, бу хәлгә төшмәс тә идем!» – Үз гомеренә ничә кат кабатлады икән бу сүзләрне Галия. Үкенү, чарасызлык белән әйтелгән шушы ике җөмлә һәрвакыт ачы күз яшьләре белән сугарыла килде. Әнкәй әйткән һәр үгет сүзенең алтын бәясенә торганын, кызганычка, без үкенерлек хәлгә төшкәч кенә аңлыйбыз. Әнкәйләрнең һәр кисәтүе баласына изге теләк белән өртелгән.

Әнкәйләрнең күңел күзе киләчәкне күрә ала – баласы өчен нәрсә яхшы, нәрсә яман булачагын әнкәй күп еллар алдан белә. Әйтеп тә карады әнкәсе Галиягә: «Балам, иртәгә үкенәсе эшне...

Подробнее...

Онытырмын, димә

Таныш-белешләрнең җиткерүе буенча, «чыбыксыз радио» аша ул кызның безгә килеп эшкә урнашканлыгын ишетеп, мин берничә көн көллият хезмәткәрләренә кызыксынып күз ташлап йөрдем. Алты ел буена үзем биредә җыештыручы булып эшләгәч, яңа килгәннәреннән башка барлык укытучыларны һәм хезмәткә өйрәтү мастерларын яхшы беләм. Лаеклы ялга киткәннәр урынына быел көз укытырга өч яңа кыз килде.

Кайсысы икән Вилдан белән Нәзирәнең кызы? Исемен дә охшаш бирүләрен әйт әле син аларның! Нәзирә – Вәзирә! Тапмаганнар башка исем. Вилданның кызы белән эшләргә туры килер дип кем уйласын! Ул – белгеч, мин...

Подробнее...

Талчыгу, йокы килү билгеләре

Хәлсезлек күзәтелә, күзне озак ачып торып булмый, аяк-куллар авырая, юлдагы билгеләр күзгә күренми, радиода нәрсә сөйләгәнне аңламыйсың, ишетмисең, юлдагы кайбер предметлар күзгә ике булып күренә, авыз ачыла. Нишләргә?

1. 14.00-16.00; 21.00-22.00; 2.00-4.00; 9.00-10.00 сәгать аралыгында кешенең уяулыгы аеруча кими. Шул сәгатьләрдә туктап ял итсәгез яхшырак.

2. Эссе көннәрдә битне салкын су белән юып алырга була.

3. Сагыз чәйнәү йокыны ача.

4. Йоклап баручы пассажир арткы урындыкта утырса яхшырак.

5. Салкын вакытта тәрәзәне ачып, кулыгызны суытып алыгыз.

«Манзара»

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836