#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәт турында уйланулар...

- И мәхәббәт, илаһи мәхәббәт. Күзлене - күзсез, теллене - телсез иткән мәхәббәт! Кемнәрне генә үз алдыңда тезләндермисең, кемнәрне генә сарыларга сабыштырып, өзгәләндермисең! Син булмасаң, дөньяда яшәүнең яме дә, тәме дә булмас иде. Йөрәгендә актан-ак, сафтан-саф сөю җыры агымында гына бәхетледер ул кеше.

- Яратасы килә, мәхәббәт телим. Әмма ул кояш кебек булмасын – ул бата... Ай кебек тә булмасын – ул җылытмый. Җил кебек булмасын – ул йөри... Ә менә Күк кебек булсын – ул чиксез!

- Мәхәббәт - кешенең тормышын төбе-тамыры белән үзгәртергә сәләтле бер хис. Ул килдеме, дөньяга караш...

Подробнее...

Мәхәббәткә тел кирәкме?

Нигәдер кызлар белән эш пешми әле.

Бер кыз белән танышкан идем. Чибәр генә үзе. Акыллы да шикелле. Мәхәббәт турындагы шигырьләрне яттан белә. Икебезнекен бергә кушкач, өчкә тулды шундый шигырьләребез саны.

Беркөнне шулай, кояш баеганда, Идел буенда йөрибез. Чын гашыйклар кебек кулга кул тотынышып. Телдә юк-бар юләр сүзләр. Сөйгәнем болай ди:

- Әгәр дә син мине башка егет белән күрсәң, мәсәлән… кинода, нишләр идең?

- Нишләр идем… – мин әйтәм, – берни дә эшләмәс идем, син бит минем колым түгел, кемне телисең, шуны сайлыйсың.

Сөйгәнем туктап калды.

- Ничек...

Подробнее...

Салаватның улы өйләнә

10-8Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Чаллы шәһәрендә узган автоузышлар алдыннан сөйгәне Рүзия Бәшировага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу турыда үзенең фикерен белдереп:

- Улым минем белән киңәшләште, әлбәттә. Мондый җитди адымны хоккейчылар хоккей вакытында, футболчылар футбол ярышларында ясый. Рөстәм - олы хәрефтән язардай автоузышчы, ул Россия чемпионы һәм мондый тәкъдимне дә бөтен кеше җыелган автоярышлар вакытында ясарга теләге булуын белдерде.

Мин: «Яхшылап уйладыңмы?» дип сорадым. «Әйе», - диде ул миңа. Шуннан сөйләштек аның белән. Улыма: “Ярата белү...

Подробнее...

Халык әйтсә, хак әйтер

- Тыйнаклык – кызлар бизәге, ә тыйнак кыз – теләсә кайсы егет бизәге.

- Ир бозылса – гаилә бозыла. Хатын бозылса – халык бозыла.

- Кулына чәчәк бәйләме тоткан кыз кулына тәмәке тоткан кыздан матуррак.

- Күрше тавыгы каз кебек, ә хатыны – кыз кебек.

- Мәхәббәтең бакага төшсә, күл буеннан китмәссең.

- Әгәр грелка комачаулый икән – димәк, син инде җылынгансың. Әгәр хатының комачаулый икән - димәк, син инде суынгансың.

- Хатын-кыз – мәхәббәт, ә ир кеше диван өчен яратылган...

- Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт.

- Аерылышуның төп сәбәбе –...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла...

Борынгы Кытайда бер кыз кияүгә чыгып, ире йортында яши башлый. Алар белән ирнең әнисе дә гомер итә. Тик ул киленне гел битәрли. Беркөнне исә килен базарда үләннәр сатучыдан агу бирүен сорый. «Ни өчен?» - дигән сорауга ул, каенанамнан котыласым килә, дип җавап бирә. Үләнче уйлап-уйлап тора да:

- Мин сиңа булышам, тик иң элек ике нәрсәне аңларга тиешсең, - ди. - Беренчедән, каенанаңны хәзер үк агулый алмыйсың, чөнки кешеләр бу эштә синең кулың уйнаганын аңлап алачаклар. Шуңа мин сиңа аны акрынлап үтерә торган агулы үлән бирәм. Икенчедән, шикләнерлек булмасын өчен, син ачуыңны йота, аны...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836