#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Синеке бер генә булсын!

Шагыйрьләр, язучылар белән бер очрашуда миңа берәү: “Олы яшьтә мәхәббәт турында язу килешер микән?” - дигән иде. Гаҗәпкә калдым, тик күпне күргән һәм дәрәҗәле кешеләр алдында бу сорауга үземнең җавабымны бирергә һәм аңлатырга килештермәдем. Без, нигездә, яшьләр - улларыбыз вә кызларыбыз да укысын дип тырышабыз түгелмени?! Икенчедән, күрәсең, мәхәббәтнең яше юк икәнен белми бу бичара. Сүз бит ...70, 80 яшьтә өйләнешкәннәр турында түгел ләбаса!

Ир кешеме ул, хатын-кызмы, берәү дә “салам арасыннан” чыкмаган... Һәркемнең дә яшьлеге, беренче саф хисләре, парланышып тормыш корулары, йөрәк...

Подробнее...

Кайсы парлар бергә озак яши алмый?

1-4Астрологлар, кайсы йолдызлыкта тууларына карап, аерылышу ихтималы зур булган парларны атаган.

Капма-каршы әйберләр үзара тартыла дигән принцип һәрвакытта да эшләми. Киноларда, әкиятләрдә бер-беренә бөтенләй дә охшамаган ир белән хатын-кызның гаилә корып матур итеп яшәве турында күп языла, ә менә чын тормышта бу күпкә катлаулырак. Астрологлар әйтүенчә, парларның бергә озак яши алу-алмавын кайсы йолдызлыкта туган булуларына карап та билгеләп була.

Кучкар белән Арысланның ныклы гаилә кору шансы азрак. Алар арасындагы мәхәббәт беренче конфликтка кадәр генә яши...

Подробнее...

Ике ут арасында

- Сөйгәнем белән берничә ел очрашып йөргәч, мин аның өйләнгән кеше икәнен, кызы үсеп килгәнен белдем, - дип башлады сүзен Гөлия. - Авырлы икәнем ачыкланмаса, бу хакта, бәлки, белмәгән дә булыр идем әле. Илсур аны шул хәтле яхшы яшерә алган, үзем дә шаккаттым. Алданрак белгән булсам, ул кадәр тирәнгә кермәс идем дә бит, шундук араларны өзгән булыр идем. Ә йөрәк астымда яңа җан тибенгәч, нишләргә дә белмәдем. Баланы төшертәм дип баргач, табиблар кире борды. Сәламәтлегемә куркыныч яный, диделәр. Шулай итеп, баланы табарга карар кылдым.

Илсур белән мөнәсәбәтләребез яңа төс алды. Ул...

Подробнее...

“Уйнаштан тапкан идең бит син аны!”...

Гомере буе ялгыз яшәгән кешеләргә карыйм да, бүгенге көнемә шөкер итәм. Әле дә ярый янәшәмдә сөйгән ирем, ике балам, күрше йортта гына яшәүче әнием бар дим...

Ялгызлык белән көрәшеп яшәүдән дә бигрәк парлы ялгыз булып яшәү кыендыр ул. Алар кебек. Хәер, яшиләр бит әле! Авыл халкы тел-теш тидерсә дә, үз көннәрен үзләре күрәләр...

Авыл тормышы шундый бит инде ул, синең турында берәр сүз чыкса, авылның бер башыннан икенче очына кадәр барып җитә дә, кибеттәге гайбәтче апаларың телендә туктала. Ә икенче көнне тагын да күпертелеп, шул сүз синең үзеңә килеп җитә. Шаклар катасың!.. «Матур яшибез...

Подробнее...

Саклана күр үбешкәндә, саклана күр...

Пандемия чорында үбешү дә бик куркыныч. Икенче ел инде пандемия һәм аңа бәйле чикләүле тормыш дәвам итә. Әлеге афәт бөтен өлкәләргә дә үтеп кереп, тормыш агышын башка төрлегә үзгәртеп, үзенең эзен калдыра бара. Тагын нәрсәләр булып бетәсе әлегә билгесез.

Кулларны ешрак юа башладык инде ансы, адәм баласы әзрәк җыйнаклана төште. Теләсә нәрсәне тотып-капшап карау теләге дә юк, кулга-кул бирешмичә генә исәнләшеп, кыргыйларча борын очларын тидерешеп кенә үбешә дә башласак... Саклану чаралары һәр очракта, бөтен җирдә булырга тиеш. Интим өлкәсе элек тә төрле чирне тарату өчен иң кулае иде, ә ишек...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836