#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәктәп тарихының дәвамы

(Башы 2019 елның 43 санында).

1941 елда урта мәктәп статусында эшли башлап, 1944 елда аның беренче чыгарылышы була. Мәктәпне кызлар гына тәмамлый, егетләр илебез азатлыгы өчен сугыш кырында көрәшәләр. 8 кыз Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Уку тизләтелгән программа белән алып барыла, укытучылар җитешми. Бер елдан белемле укытучылардан Хәлимә Кучукова, Зафира Магжанова, Зөһрә Сәләмова туган мәктәпләренә әйләнеп кайталар.

1941 елның җәендә Ялутор район башкарма комитеты карары белән укытучылар һәм укучылар уңышны җыеп алуда булышалар: башак җыялар, бәрәңге, яшелчә алуда...

Подробнее...

Хатирәләрне искә алып

Минем Киндерлегә килеп яши башлавыма быел 58 ел тула. Шушы ел эчендә шактый вакыйгалар булды. Мине 6 нчы классның класс җитәкчесе итеп билгеләделәр. Ул вакытта тормыш алып барулары авыр булган. Авырлыкларга карамастан, балаларына белем бирергә тырышканнар. Укытучыларның да, укучыларның да җыелышып шәһәрләргә культпоходлар оештырылмаган.

Килгән елны ук 6 классымны кышкы каникулда Свердловск шәһәренә экскурсиягә алып бардым. Тукталырга алдан мәктәп белән сөйләшеп, 6 көн мәктәптә яшәдек. Экскурсовод ялларга акча кирәк, ә без иптәшемнең энесе Шәгәрәйне сорадык, чөнки ул Свердловскта укый...

Подробнее...

Тату гаиләдә тәрбияләнгән балалар

Декабрь аенда мәчеттә Зарифҗан Нигъмәтҗан улының рухына багышланган Коръән ашы уздырылды. Зарифҗан абый белән Зәйтүнә апа 2 егет, 5 кыз тәрбияләп, тормыш авырлыкларына карамастан, укытып тормыш юлына бастырдылар. Кайберсе техникум белеме белән чикләнмичә, читтән торып югары белем алдылар. Һәркайсы яраткан һөнәрләре белән хезмәт итеп, лаеклы ялга китеп ял итәләр, тик иң кечкенәләре Әскәр генә пенсия яшенә җитмәгән, эшен дәвам итә. Барсы да җитеш, хәлле тормышта яшиләр, бер-беренә ярдәм кулларын сузарга әзер торалар. Аларның әти-әниләре авылыбызның хөрмәткә лаек кешеләре иде, күпләр алардан...

Подробнее...

Көмеш туйлары белән котладылар

12-10Венера белән РифхәтБасыйровларның беренче очрашулары элекке кинофильмнарны хәтерләтә. 1992нче елда студент егет әнисенең үтенече буенча Каскара поселогыннан чебешләр сатып алып кайтыр өчен 22нче автобуска кереп утыра. Ә Венераның укудан соң авылга кайтып баруы була. Шул чак кыз Төмән авыл хуҗалыгы институтында үзеннән югары курсларда укучы егетнең җылы карашын сизә. Ул карашны Венера бүгенгә хәтле хәтерли. Шул көнне егет белән кыз танышып, очраша башлыйлар һәм 1993 елның 6 февралендә гөрләтеп туй ясыйлар, матур гаилә корып җибәрәләр.

Тиздән Ялутор районы, Рауды авылында төпләнгән...

Подробнее...

Инәкәм истәлегенә

“Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең - каберен бел”, дигән мәкаль һәркемгә мәгълүм. Шуннан чыгып, мин дә 4 ел элек вафат булган инәкәм турында язмакчы булдым.

Бөек Ватан сугышы башланганда инәкәм Бибисара Якуповага 28 яшь була. Иптәшен сугышка озатып, 3 яшьлек малае һәм ярым сукыр әтисе белән кала. - Ару-талуны белмичә, көне-төне эшләргә туры килде, - дип сөйли иде. 1942 ел башында аңа фронттан “кара кәгазь” килеп төшә, аннан озак калмый кечкенә баласы да үлеп китә. – Ирем үлгәнне көч-хәл белән кичергән идем, баланы югалтасы тагын да авыр икән. Хәсрәтемнән кычкырып җырлап, җирдә ятып аунап...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836