#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ватанны саклаучылар көнендә уздырылган чаралар

12-9Ел саен 23 февраль алдыннан Аслана күчмә мәдәният комплексы “Импульс” волонтерлар отряды белән берлектә Ватаныбыз иминлеген саклаучы авылдашларына посылка әзерләү акциясе уздыралар. Мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев әйтүенчә, әлеге чарада Ялутор районының Аслана авыл хакимиятенә караган авылларда яшәүче якташлары көтеп алып, бик теләп катнашалар. Быел да әлеге традициягә тугры калып һәр авылда солдатларга посылкалар һәм бәйрәмчә концерт программасы әзер иде.

Бумаер авылында

Бумаер авылы кибете территориясендә “Россия...

Подробнее...

Бердәмлектә көч бар

Быел мәктәпне тәмамлаучылар очрашуына иске агач мәктәптә укыганнар белән кирпечтән төзелгән 2 катлы белем йортын тәмамлаучылар җыелдылар. Укытучылар коллективы зур көч куеп, оста итеп әзерләнгәннәр. Шушы очрашуны оештыручылар – мәктәп мөдире Мөнирә Калиевага, укытучыларга, техник персоналга зур рәхмәт.

Мәктәп бик матур, җылы, якты, классларда, коридорда стеналарда төрле темаларга карата стендлар эленеп тора.

Шушындый мәктәпне төзеп калдыручы Фәһим Хәмидуллинга зур рәхмәт, аңа Аллаһы сәламәтлекләрен бирсен. Хәзерге көндә эшләүче укытучылар коллективы белән без эшләгән замандагы...

Подробнее...

Өй туен уздырдылар

Күптән түгел Ялутор районының Күлавылда Рәүфә һәм Рамил Вагитовлар үзләренең күпсанлы туганнары, дуслары, авылдашлары белән күптән көтеп алган өй туен уздырдылар. Яңа йортка күчү – зур һәм шатлыклы бәйрәм ул, чөнки яңа йортта тормыш та яңача булачак. Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе И.Бакиев) бу хәбәрне дә игътибарсыз калдырмады. Зур, матур яңа йортта гаилә башлыклары үзләренең кече уллары Реналь белән кунакларны якты йөз белән каршылап, алардан котлау сүзләре белән бергә бүләкләр һәм музыкаль номерлар да кабул иттеләр. Бай табын артына килүчеләр урнашып беткәч, Рамил Закирҗан улы...

Подробнее...

Борһановлар

Шәйхетдин Борһан улы Борһанов 1894 елны туган, Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында ОГПУ исемендәге колхозда хисапчы вазифасын үти. Ул грамоталы, тәҗрибәле, хезмәт сөюче кеше була. Кыткүл авылының, колхозның оешуларына зур өлеш кертә. Коллективлаштыру, кулакларга каршы көрәшү елларында аның баш өстендә болытлар аз куермый, чөнки үз көче белән туплаган милке була. Моннан тыш, барган вакыйгаларга үз бәясен бирергә, үз фикерен әйтергә курыкмый. Колхозның, авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Төмән өлкәсе дәүләт архивы документлары дәлилләвенчә, ОГПУ исемендәге колхоз әгъзалары гомуми...

Подробнее...

Минем каенатам

Мин үземнең өч сугыш ветераны, ягымлы, сүзчән, эчкерсез кайнатам Кәлимулла Нәбиуллин турында язам. Форсат булган саен ул үзенең башыннан кичергән вакыйгаларны сөйли иде, күбесе Бөек Ватан сугышында кичергәннәренә кайтып кала иде.

Алар гаиләләре белән – әтисе Нәбиулла, уллары Кәлимулла, Зиннәтулла, кызлары Халисә, Нәфисә – Татарстаннан күчеп килгәч, башта Югары Тәүде белән чиктәш Каран (Каранино), Камайда, соңыннан Түбән Тәүде районы, Яңа Уфимгә күчеп килеп, гаилә корып балалар тәрбиялиләр.

Әткәй бала чагыннан ук балта, чүкеч белән эшли, соңга таба оста тимерчегә әйләнә, күрше...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836